Википедия:Бәхәслек/Архив/2011/гыйнвар-июнь

кайвакыт ел җәя эчендә булырга тиеш түгел үзгәртү

"төньяк ярымшарда аномаль эсселек (2010)" дигәндәге 2010 җәя эчендә булырга тиеш түгел. мин моның турында бер тапкыр әйттем инде. әмма үзгәртергә риза булмадыгыз, шуңа күрә тагын бер тапкыр әйтәм.

мисаллар китереп аңлатам: "Терминатор 2 фильмы (1995)" кебек сүз булса, анда 1995 бары тик "на всякий случай" гына мәгълүмат, аны төшереп калдырсаң да, конкрет кайсы фильм әйтелгәне аңлашыла, ел бары тик ул киноны бөтенләй белмәгәннәнргә аны ниндидер каталоглардан эзләп табуы җайлашсын өчен һәм әгәр киләчәктә, мәсьәлән, 20105енче елда тагын бер "Терминатор 2" төшерелсә, аны аерып булсын өчен, ләкин аның андый ерак киләчәктә булу мөмкинлеге хәзер бик мөһим түгел, шуңа күрә ул ел җәя эчендә.

Ә менә "2011 ел кышындагы Мәскәү өлкәсендәге агачлар бозланып авып ут чыбыклары өзелүе" дигән сүздә 2011 не төшереп калдырып булмый, ансыз конкрет кайсы очрак турында сүз баруы аңлашылмас иде, чөнки мондый хәлләр шактый еш була, ул бәлки 20 ел элек булгандыр, яки 100 ел элек булгандыр, яки элек булмаган булса да, 20 елдан соң тагы буладыр. Әмма андый хәлләр ешайса, андый хәлләрнең җыенысын берләштереп карап, бөтенесенә бер мәкалә ясарга була, әмма ул очракта ел мәкалә исемендә инде күрсәтелми. Ә җәя эчендә ел күрсәтелә торган булсын өчен аның башка төрле сүз булуы кирәк, ничектер шул "терминатор" кебек, ялгызлык исем, һәм аның "адаш"лары булу мөмкинлеге. яки менә болай була бугай: "Мәскәү өлкәсендәге агачлар бозланып авып ут чыбыклары өзелү очрагы (2011)" - бу мөмкин, әгәр ул бик сирәк хәл булса, һәм ул бары тик шушы 2011ынчы елда гына булган да, аннан соң бер 100 ел кабатланмаган, аңарчы да булмаган, ул вакытта инде "Мәскәү өлкәсендәге агачлар бозланып авып ут чыбыклары өзелү очрагы" җитәрлек мәгълүмат бирә, ә ел ярдәмче генә, каталоглардан, тарих китапларыннан эзләр өчен, истә тотуы җайлырак булсын өчен. --Qdinar 23 гый 2011, 11:34 (UTC)[җавап бирергә]

Монда андый күчерәсе битләр исемлеген ясасагыз, бик шәп булыр иде. --Timming 23 гый 2011, 11:38 (UTC)[җавап бирергә]
мин бер аз ялгышканмын. гафу итегез. җәянең мәгънәсе мөһим булмаган нәрсәне билгеләү генә түгел. ул төп сүз агымына караганда башка төрле кагыйдә белән язылган язуны аерыр өчен дә кулланыла аладыр. мин кичә бер җирдә шулай яздым, менә шулай-шулай шулай-шулай (1,2) һәм шулай-шулай(3) дип язып, 1,2,3 саннары астына сылтамалар куйдым, бәлки бетереп яңадан язмыйча төзәтә алсам мин аны төзәтер идем, чөнки ул сылтамалар мөһим иде, ләкин алай итү мөмкин булмагач шулай гына калдырдым, "ярар инде шулай да" дип.. төп текст агымына җәясез ничек куеп була икән... "сылтамалар: 1,2" диеп буладыр.--Qdinar 10 фев 2011, 11:09 (UTC)[җавап бирергә]

бәхәслекне архивлау турында үзгәртү

тәкъдим итәм: яңа бит ачканда ук инде аны архив битендәитеп ачырга, мәсьәлән, болай: Википедия_бәхәсе:Җәмгыять_үзәге_2011-01дән_башлап кебек исемле яңа бит ачып җибәреп, ул зурайгач, Википедия_бәхәсе:Җәмгыять_үзәге_2011-09дан_башлап кебек исемле яңа бит башлап.

яхшы ягы - бәхәс башлануга ук инде аңа сылтама ясап булачак. ә хәзер сылтама ясау яхшы түгел, чөнки ул сылтама бер аз вакыттан соң эшләми башлаячагы билгеле. --Qdinar 23 гый 2011, 11:42 (UTC)[җавап бирергә]

мин китергән бу мисал бик дөрес түгел, чөнки 2011-01дән 2011-09 га чаклы бик күп темалар җыела, бит зур була, сөйләшкәндә аны гел яңартасы була, шуңа күрә, якынча һәр айга аерым архив бите ясарга була. --Qdinar 23 гый 2011, 11:47 (UTC)[җавап бирергә]

Кайбер бәхәсләр берничә ай буена бара. Алар белән ни эшләргә? --Timming 30 гый 2011, 08:57 (UTC)[җавап бирергә]
"какрас" берничә ай буе барган мәкаләләр өчен уңайлы ич минем вариант. мин аларны үзгәртүне тыйасы димәдем. әллә син аларны ничек блокларга икән дисеңме? бер генә бүлекне... әйе, биттәге бер генә бүлекне блоклау мөмкин, белүемчә. ләкин мин бәхәс берничә айдан күбрәк барса да каршы түгел. бары тик спамга каршы әйбәт ул блоклау һәм битнең кэшларда саклануы өчен.--Qdinar 8 фев 2011, 04:54 (UTC)[җавап бирергә]

физикчы, химияче, математикчы үзгәртү

дәреслектәгечә физик, химик, биолог, математик дип язылса яхшырак булыр. календарь битләрендә бу сүзләр тартым белән төрләнмәгән(һинд физигы/язучысы урынына һинд физикчы/язучы).  — Әлеге реплика 80.239.243.70 (б · к) тарафыннан язылды

Хаталарга игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Якын арада төзәтергә тырышырбыз =)--Рашат Якуп 27 гый 2011, 19:55 (UTC)[җавап бирергә]

Низкое разрешение үзгәртү

Низкое разрешениене (Low resolution) бу очракта татар теленә ничек тәрҗемә итәләр ул? --Zahidulla 28 гый 2011, 10:59 (UTC)[җавап бирергә]

Түбән ачыклык. --Ерней 29 гый 2011, 18:43 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт! --Zahidulla 30 гый 2011, 07:53 (UTC)[җавап бирергә]

Флаг для бота User:Movses-bot үзгәртү

Чуть больше 50-ти правок в данном разделе википедии ботом уже сделаны. --Movses 29 гый 2011, 16:16 (UTC)[җавап бирергә]

Флаг дан --Timming 30 гый 2011, 08:55 (UTC)[җавап бирергә]

мин ясаган латинлаштыргыч сайтны сезгә күрсәтим әле үзгәртү

мин ясаган латинлаштыргыч сайтны сезгә күрсәтим әле: http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/ .
ә http://ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/referer сылтамасы үзе торган битне әйләндереп күрсәтә.
бу сайтның латинлаштырудан башка әйләндерү юнәлешләре күренә торган һәм адресны копияләп кертеп була торган үзәк бите: http://aylandirow.tmf.org.ru/ .
--Qdinar 8 фев 2011, 05:01 (UTC)[җавап бирергә]

Бик шәп. Тик "Canonical Kompaniǝse" урынына "Canonical Kompaniyǝse" булырга тиеш түгелме?
Кирегә конвертлый торган программа булачакмы? --Timming 8 фев 2011, 20:06 (UTC)[җавап бирергә]
рәхмәт. язуы җайлырак һәм тизрәк булсын өчен шундый искәрмә булуы исемдә калган. кирегә әйләндергеч алла бирса булыр. "трттатар"ны әйләндерергә кирәк ич :) . --Qdinar 8 фев 2011, 21:34 (UTC)[җавап бирергә]

Супер мәкаләләр үзгәртү

Бәхәс проект битенә күчерелде --Timming 19 фев 2011, 08:32 (UTC)[җавап бирергә]

мордвины, мордовцы, мордва үзгәртү

Посоветуйте пожалуйста, как точно на татарской кириллице будут выглядеть (во множ. числе) этно группы указанные в переписи по Башкирии

  • Преобладающая группа в деревне указана как: мордва - 67%
  • Указаны 2 преобладающие группы в одной деревне: мордвины - 35%, мордовцы - 37%.
  • Возможно это деление на мокшу и эрзю, а может быть и нет. Если пока оставлять как есть в русском, то как это точно будет мордвины, мордовцы, мордва во множ. числе на татарском на кириллице? Eric 256 19 фев 2011, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]
Мордвалылар булмас микән?)--Рашат Якуп 19 фев 2011, 18:34 (UTC)[җавап бирергә]
Рэхмэт. Мордвалар да могаен. Яра, мордва урынына мордвалылар я мордвалар дип язарwыз. Аммэ мордва дан тыш аwыл эченда 2 аерым милэт саналган: мордвины hэм мордовцы. Аларны каслай язгалы: Мордвины - мордвиннар дип язгалы кирэк? Мордовцы - мордовецлар (мордовецлар ошамай, татарча янграмай)? Eric 256 20 фев 2011, 00:52 (UTC)[җавап бирергә]
Аласы да барысын мордва дип язасы, минемчә. Бер халык икәнлеге аңлашыла бит инде. Кеше саны алуда андый гына әкәмәтләр булмаган анда. -- Marat Vildanov 20 фев 2011, 05:00 (UTC)[җавап бирергә]
Яра, барысын мордва дип язармын (мордвалар тугел). Eric 256 20 фев 2011, 05:59 (UTC)[җавап бирергә]

Эстәрле, Стәрле үзгәртү

Пожалуйста определитесь с предпочтительным вариантом написания (в принципе оба варианта правильные):

Татар теленә протеза күренеш хас. Аңа күрә Э авазы белән башланган вариантлар дөресрәк булырга тиеш.--Рашат Якуп 19 фев 2011, 18:34 (UTC)[җавап бирергә]
Яра, алай булгас, Эстәрлебаш районы дип язармын. Eric 256 20 фев 2011, 06:04 (UTC)[җавап бирергә]

Нәрсә бу?! үзгәртү

Википедиягә «тай типте» ахрысы бер көн өчендә 8300 мәкаләдән 7000 калды! Кызык, ул шулай мәкаләләрнең саны үссә иде! Вот булыр иде Википедия! --Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 15:34 (UTC)[җавап бирергә]

Вакытлыча TimmingBot-ны тыйдым. Димәк, проблема шундый: элек yünältü коды булган битләр мәкаләләр дип саналмаганнар. Хәзер исә, аны REDIRECT-ка әйләндергәндә, ул нишләптер мәкаләләр санын киметә. Ягъни, чын мәкалә кебек "үзен тота". Проблема нәрсәдә? Бәлки хисапнамә ялгышадыр?--Рашат Якуп 20 фев 2011, 15:45 (UTC)[җавап бирергә]

Минемчә, Башбиттән вакытлыча мәкаләләр саны хисабын алырга тәкъдим итәм, башка кулланучылар куркып куймасыннар өчен.--Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 15:52 (UTC)[җавап бирергә]
Әлегә калдырыйк. Һәрхәлдә, гомум телләр статистикасына тия алмыйбыз.--Рашат Якуп 20 фев 2011, 15:57 (UTC)[җавап бирергә]

Шушындый ук хәл Викикитапта да күзәтелә. --Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 18:01 (UTC)[җавап бирергә]

Бәлки сәбәбе #yünältü белән #redirect озынлыгының 2 байтлык аермасындадыр. Элек мәкалә булып саналган юнәлтүләр хәзер мәкалә булып саналмыйлар. Ни булса да Тиммингны көтәргә кирәк. -- Marat Vildanov 20 фев 2011, 18:54 (UTC)[җавап бирергә]
Миндә бер генә версия. Элек #yünältüләр мәкалә дип саналган. --Timming 20 фев 2011, 18:58 (UTC)[җавап бирергә]
Йә мин бик нык ялгышамдыр, йә бу мөмкин түгел. Никадәр yünältü коды ярдәмендә юнәлтүләр ясаганым бар, бер тапкыр да мәкалә булыр саналмады.--Рашат Якуп 20 фев 2011, 19:03 (UTC)[җавап бирергә]

Я ботның үзгәртүләрен кире кайтарып буламы соң? --Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 19:09 (UTC)[җавап бирергә]

Хакыйкать ачылган икән, аннан кая качарга? Үз-үзеңне алдау нигә кирәк? Википедиябез зәгыйфь, бу моны яңадан раслады. -- Marat Vildanov 20 фев 2011, 19:35 (UTC)[җавап бирергә]
Мондый вакытта бераз алдашу да зыянлы булмас   --Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 19:50 (UTC)[җавап бирергә]

Мин әле һаман шаккаткан булып утырам. Әлбәттә, әгәр дә чынлап та 1 мең мәкалә - юнәлтүләр булса, аларга дөрес итеп юнәлтү куеп, моның белән ризалашырга туры килер. Тик бу бит мөмкин түгел! Элекке юнәлтүләр мәкаләгә саналса, без инде күптән 10 мең чиген узар идек. Берәр стюардтан хисапнамәне тикшертеп сорарга мөмкинме? Timming әфәнде, Сез Метавикида мөрәҗәгатьләр бирү тәртибен беләсез.--Рашат Якуп 20 фев 2011, 19:52 (UTC)[җавап бирергә]

Тучны, ну баш та бит сездә Рашат әфәнде! --Ильнар Шайдуллов 20 фев 2011, 19:54 (UTC)[җавап бирергә]
Bugzilla'га хат язып куйдым. Хәзер җавап көтәбез. --Timming 20 фев 2011, 20:33 (UTC)[җавап бирергә]
Юнәлтүләр мәкаләләргә саналганнар дип җавап бирделәр. Ошанып булмый, тик нишлисең? Активлыгыбызны күтәрергә кирәк, җәмәгать...--Рашат Якуп 21 фев 2011, 17:40 (UTC)[җавап бирергә]
Юк, анда алай димәгән. Анда шулай диелгән: мәкалә санаучысы (counter) - ул чын мәкаләләр санын санап тормый, ул бары тик кулланучыларның нәрсә эшләгәннәрен карый. Кулланучы яңа мәкалә өстәсә, санаучы бергә арта, мәкалә бетерелсә, санаучы бергә кими. Бу #yünältü эше белән санаучы дөрес эшләми башлады. Ягъни #yünältü'ләр мәкаләгә әверелгәндә, санаучы моны сизми калды. Ә #yünältü'ләрне #redirect'ка күчерә башлагач, санаучы кими башлады. Шуңа күрә мәкаләләр саны хәзер дөрес күрсәтелми. Моның өстендә эшне дәвам итәбез. --Timming 21 фев 2011, 18:16 (UTC)[җавап бирергә]
Шулай була күрсең генә)) Сүз уңаеннан, Халыкара туган тел көне белән!)--Рашат Якуп 21 фев 2011, 19:17 (UTC)[җавап бирергә]

Җавап бирмиләр бит. Киңәш артыннан Рус Википедиясенә мөрәҗәгать иткән идем, алар да дәшмиләр. Нишлибез?--Рашат Якуп 23 фев 2011, 20:19 (UTC)[җавап бирергә]

Проблема хәл ителде :) Хисапнамә 8 396 мәкалә күрсәтә =) Bugzilla'га язган өчен Timming-ка рәхмәт! --Рашат Якуп 25 фев 2011, 12:12 (UTC)[җавап бирергә]

The Happy End =) --Timming 25 фев 2011, 14:01 (UTC)[җавап бирергә]

Йолдызчык үзгәртү

Әфәнделәр, башка викиларда сайланган мәкаләләр интервикилар исемлегендә йолдыз белән билгеләнә, нигә бездә андый юк? --Ильнар Шайдуллов 22 фев 2011, 09:16 (UTC)[җавап бирергә]

Мин дә нәкъ шуны сорамакчы идем. Сайланган , Яхшы мәкаләләр, Сайланган исемлек һәм порталларда булырга тиеш ул йолдызчыклар!
Анда мин карап чыктым да MediaWiki:Monobook.css һәм MediaWiki:Common.js битләрен үзгәртергә кирәк икән, моны исә инглиз викиеннан (,) копирлар була. Ләкин боларның барсыда идарәчеләрдән тора--Ильнар Шайдуллов 22 фев 2011, 09:58 (UTC)[җавап бирергә]
Мин шушы кодларга тыкшынырга артык теләмим, берәр-нәрсәне бозып куюым ихтимал. Башка идарәчеләр эшләсә генә =)--Рашат Якуп 23 фев 2011, 20:20 (UTC)[җавап бирергә]

Идарәчеләргә үзгәртү

Минем бу бит урынына тәрҗемә итеп мондыйрак бит ясыйсы килә. Кирәк дип тапсагыз, минем почтама 1 һәм 2 битләрнең кодларын җибәрегезче. --Zahidulla 24 фев 2011, 15:20 (UTC)[җавап бирергә]

Менә моннан карый аласыз: http://tt.wikibooks.org/wiki/МедиаВики:Uploadtext --Ильнар Шайдуллов 24 фев 2011, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт! --Zahidulla 25 фев 2011, 10:08 (UTC)[җавап бирергә]

Ничек? --Zahidulla 25 фев 2011, 12:34 (UTC)[җавап бирергә]

Шәәәп! =)--Рашат Якуп 25 фев 2011, 12:43 (UTC)[җавап бирергә]

«Файлны йөкләү» битенә үзем үзгәртүләр кертә алмыйм бит, үзгәртәсезме юкмы? --Zahidulla 26 фев 2011, 05:10 (UTC)[җавап бирергә]

Сез төзәтүләрне тәмамладыгыз ахырысы. Вариантыгызны йөкләдем) Рәхмәт!--Рашат Якуп 26 фев 2011, 06:54 (UTC)[җавап бирергә]

Тасвирламада «өстәү»ләр никтер эшләми, ә монда эшли. Ник икән? --Zahidulla 26 фев 2011, 08:24 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар, эшләмәсә эшләмәсен, монда әллә-нәрсәләр үзгәртеп бетерергә кирәк икән. Исән булыгыз! Үзегезгә дә рәхмәт! --Zahidulla 26 фев 2011, 09:39 (UTC)[җавап бирергә]
Куелган үзгәртүләр эшләсен өчен аны соңыннан тел коды белән билгеләргә кирәк. Димәк ул болай булачак: МедиаВики:Uploadtext/tt-cyrl. Шушындый ук бит Викикитапта да бар.

Сау булыгыз үзгәртү

Буш вакытым хәзер бик кимеде. Шуңа күрә викигә элеккегечә игътибар бирә алмыйм. Хәзергә китәм. Киләчәктә хәл яки вакыт артса, кайтырмын, А.б.

Урыныма Рашат кала. Бу сорауда беркемнең дә шиге юк дип ышанам.

Барыгызга да рәхмәт әйтәсе килә. Викине үстерегез, үз арагызда талашмагыз. Көчебез - бердәмлектә. Сау булыгыз --Timming 8 мар 2011, 09:41 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиячеләр өчен бу бик кайгылы хәбәр... Күрсәткән хезмәтегез өчен барыбыздан да бик зур рәхмәт, Timming әфәнде! Әле проектта кайтырсыз дигән өметтә калабыз...--Рашат Якуп 8 мар 2011, 10:51 (UTC)[җавап бирергә]

Битнең текстын үзгәртергә тәкъдим итәм:

<big>'''[[Ярдәм:Википедиягә ничек язарга|Википедиягә ничек язарга?]]'''</big>

--Zahidulla 10 мар 2011, 15:04 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге биткә Википедиянең иң мөһим яңалыклары куела. Википедиягә ничек язарга? мәкаләсен төзү өчен зур рәхмәт, аны Башбиткә урнаштырырга тәкъдим итәм. Ял көннәрендә яңа Баш бит проектын тәмамлап, тәкъдим итәчәкмен.--Рашат Якуп 10 мар 2011, 17:17 (UTC)[җавап бирергә]

ОК --Zahidulla 11 мар 2011, 13:18 (UTC)[җавап бирергә]

Флаг для бота Acebot үзгәртү

  • Bot: Acebot
  • Bot User: Ace111
  • Purpose: обновление статистики шаблона {{NUMBEROF}}. На днях участник Zahidulla предложил на моей странице обсуждения ru:Обсуждение участника:Ace111#Шаблон:NUMBEROF/data обновлять эту статистику ботом также в tt-wiki, что позволяет иметь всегда актуальные данные в статьях о разделах википедии (см. пример в Рус Википедиясе). Уже в течение нескольких месяцев мой бот делает аналогичные обновления в ru-wiki, uk-wiki и en-wiki, проблем пока не возникало.
  • Automatic or Manually Assisted: в автоматическом режиме. Предлагается запускать бота раз в сутки в полночь по московскому времени.
  • Software: pywikipedia
  • Already has bot flag on: 3 wikis: ru, uk, en

Несколько обновлений в данном разделе википедии ботом уже сделаны. -- Ace111 11 мар 2011, 00:48 (UTC)[җавап бирергә]

Флаг присвоен.--Рашат Якуп 11 мар 2011, 06:31 (UTC)[җавап бирергә]

Президентка хат үзгәртү

Казакъ кардәшләребезнең уңышлары белән илһамланып, Татарстан Президенты исеменә Татар Википедиясенә ярдәм сорап хат яздым. Җавапны көтәбез =)--Рашат Якуп 15 мар 2011, 20:35 (UTC)[җавап бирергә]

"Даже на татарском языке - 7454" диелгән  :( Асель бөтенләй санга сукмый. Татарлар үзләрен укырга-язарга өйрәткәннәрен оныткан димәк.
Хатны язуыгызны хуплыйм, әллә ни өметләнмәсәм дә. Тексты белән танышасым килә. Халиковка, Татарлар конгрессына да язмыйбызмы? --Zahidulla 16 мар 2011, 11:59 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, даже сүзе миңа да ошмады. Хәзер президенттан җавап көтик. Нәтиҗә булмаса, башка инстанцияләргә дә язырбыз. Текстым әллә ни түгел инде, уйлаганымны яздым:
  Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Бу мөрәҗәгатемне Сез үзегез укырсыз дип өметләнәм. Сүзем дөньякүләм танылган Википедия интернет-энциклопедиясе турында булыр. Сайтның төп үзенчәлеге - һәркем аны тутыруда катнаша ала, ягъни мәкаләләр һәм мәгълүматлар өстәү ирекле. Әлеге интернет-энциклопедия күп кенә телләрдә эшли, шул исәптән татар телендә дә. Тик, кызганычка каршы, Татар Википедиясе мәкаләләр саны буенча кәнәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел. Без 8700 мәкалә күрсәткече белән дөньяда 103 нче урында торсак, күп кенә башка, саннары азрак булган халыклар Википедияләре бездән күпкә алдынрак.

Википедия сайтының гамәли әһәмияте бик зур. Теләсә нинди өлкәгә кагылышлы мәкаләләр булган интернет-энциклопедия аеруча мәгариф өлкәсенә хезмәт итә. Моннан тыш, Татар Википедиясе татар интернетын үстерүгә, телнең куллану даирәләрен киңәйтүгә дә үз өлешен кертергә тырыша.

Әлеге сайт акча эшләүгә нигезләнмәгән, википедиячеләр эшне үз ихтияры белән, телне үстерү максатыннан башкаралар. Сездән без шуны үтенәбез: мәгариф министрлыгына, югары уку йортларына, мәктәпләргә Татар Википедиясен үстерү эшенә кушылуын тәэмин итегезче Бу эш мәҗбүри рәвештә башкарыла алмавын аңлыйбыз, тик Сезнең абруегыз, әлеге ресурсны үстерү кирәклеген аңлау - зур роль уйнар дип ышанабыз.

 

Шулай чыкты...--Рашат Якуп 16 мар 2011, 15:04 (UTC)[җавап бирергә]

Дөбер-шатыр узып киттеләр безне бүген казакълар, җәмәгать. Күрдегезме, президентлары нишләтә? Әллә миңа да алар кебек язарга инде? :) --Zahidulla 16 мар 2011, 15:36 (UTC)[җавап бирергә]

This bot works in automatic mode, all day (except when i turn off to correct something). Tanks in advance. Béria Lima msg 16 мар 2011, 08:22 (UTC)[җавап бирергә]

Flag granted.--Рашат Якуп 16 мар 2011, 15:00 (UTC)[җавап бирергә]
Thanks Рашат Якуп. Béria Lima msg 16 мар 2011, 17:15 (UTC)[җавап бирергә]

Безнең эра еллары турында мәкаләләрнең кирилл алфавитындагыларын латин алфавиты урынына күчерергә тәкъдим итәм. Мәсәлән, 1990 ел мәкаләсен 1990 мәкаләсенә копия ясарга, ә беренчесеннән икенчесенә юнәлтү (бетермичә). Бу минемчә, мәкаләләр санын әзәйтмәячәк, ә Википедиябезнең сыйфатын яхшыртачак. Бу эшне үзем башкарырга әзермен. Югыйсә аларны Г1, М1 критерийлары буенча бетерергә кирәк. Барлыгы 2099 мәкалә. Аларны ясаучы кеше нәрсә уйлаган икән һәм кайсы җире белән? Don Alessandro әйтмешли, "руки бы поотрывать"... --Zahidulla 17 мар 2011, 12:55 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге мәкаләләр бот тарафыннан ясалган иде. Алардан юнәлтү ясау - мәкаләләр санын киметү. Шуңа күрә без шулай килешкән идек - кирил әлифбасындагы еллар турында мәкаләләр язып бетереп, аларны латин әлифбасына да күчерү.--Рашат Якуп 18 мар 2011, 05:21 (UTC)[җавап бирергә]

Сезнең, Рашат, шундый ише мәкаләләргә карап эчегез пошмыймы? Минем җенем котыра:

Еллар: 1 - 2099 (2100 мәкалә)
Унъеллыклар: 0. yıllar - 2090. yıllar (210 мәкалә)
Гасырлар: 1. yöz - 21. yöz (22 мәкалә)
Безнең эрага кадәрге еллар: MA 1 - MA 200 (201 мәкалә)
Безнең эрага кадәрге унъеллыклар: MA 0. yıllar - MA 1690. yıllar (170 мәкалә)
Безнең эрага кадәрге гасырлар: MA 1. yöz - MA 17. yöz (18 мәкалә)
Etimologic Latin мәкаләләре: 548 мәкалә
Барлыгы: 3269
Димәк, хәзерге вакытта Татар Википедиясендә 8737 мәкалә түгел, ә 5468 мәкалә генә. Барлык мәкаләләрнең 37 % бетерергә кирәк һәм мин моңа, дөресен генә әйткәндә, риза. Элеккеге википедиячеләр, әйтерсең, җүләрләр йортыннан язып ятканнар... Исем китә минем аларга. Нәрсәләренә генә тимисең бөтен әйберләре начар. Психым куба. Идарәче булып сайлансам, тагын бер чыгу юлын тәкъдим итеп карармын. --Zahidulla 18 мар 2011, 15:53 (UTC)[җавап бирергә]

3269 дисез инде, ә... Мәкалә саны алай ук мөһим түгел, иң әһәмиятлесе СЫЙФАТ... Әле хәзер дә ботлар шул "мәкалә"ләргә үзгәртүләр кертеп нирвыны бетерәләр.... Менә ул битләрне карагач, латин имласына карата күңелсез фикерләр туа шул... Шәйхи 18 мар 2011, 16:13 (UTC)[җавап бирергә]

Әлбәттә, шул мәкаләләрне күргәч, минем дә күңелем сыкрый. Мәкаләләрнең саны түгел, сыйфаты әһәмиятлерәк булуын да аңлыйм. Тик Татар Википедиясе инкыйлаблардан арды инде. Әйдәгез, инде килешкәнчә, кечкенә булса да, тотрыклы сукмактан барыйк. Булган мәкаләләр сыйфатын артырыйк, яңа мәкаләләр языйк.--Рашат Якуп 19 мар 2011, 06:36 (UTC)[җавап бирергә]

Әйдәгез, әлегә иң кимендә бот ярдәмендә MA белән башланган мәкаләләрне бетерик (б.э.к. нең латин графикасындагылары). Ул безнең тылда утыручы дошманнарга тиң, чөнки татар теленә бернинди кагылышы юк. Мин моны роботка эш кушу битендә язган идем инде. Үз-үзебезне алдамыйк ялган саннар белән, хакыйкатьне белик. Тулаем 389 мәкалә була. -- Marat Vildanov 19 мар 2011, 07:54 (UTC)[җавап бирергә]
Ярар, тәкъдимемне язам: әйдәгез, мин бер яңа мәкалә язган саен өчесен юк итеп барам. Бөтен чүп-чарны бетерер өчен миңа 1100 мәкалә язарга кирәк булачак. Беренчедән, мин яңа мәкаләләр ясарга әллә ни яратмыйм (тулыландырырга яратам) һәм минем өчен 1100 яңа мәкалә ясау - җиңел эш түгел. Икенчедән, Википедиябез кинәт күп мәкалә югалтмый, үсеше бераз тоткарланачак, тик инкыйлаб булмый. Өченчедән, бераз күңелебез тынычланыр. Я моңа ни диярсез? --Zahidulla 19 мар 2011, 09:17 (UTC)[җавап бирергә]
Яхшы тәкъдим. Алайса, безгә Еллар язу кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк.--Рашат Якуп 20 мар 2011, 10:17 (UTC)[җавап бирергә]

Башлыйм, кагыйдәне үзгәртергә өлгерербез әле. --Zahidulla 21 мар 2011, 13:36 (UTC)[җавап бирергә]

Яңа тәкъдим үзгәртү

Шундый фикер туды. Әйдәгез, ел турында кирил әлифбасында язылмаган мәкалә булса, латин әлифбасыннан аны кирилга әйләндерик, берничә вакыйга өстик. Шулай итеп мәкаләләр саны да төшмәячәк, буш мәкаләләрдән дә котылачакбыз. Һәм кирил, һәм латин әлифбасында булган мәкаләләр очрагында исә Илназ системасы буенча бетереп барачакбыз.--Рашат Якуп 23 мар 2011, 05:06 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы. Сезгә Eric мәкаләләре буенча мәсәләнең ничек чишелгәне турында экскурсия ясамаскамы? Цитаталар, анализлар, тарих белән. --Zahidulla 23 мар 2011, 15:44 (UTC)[җавап бирергә]
Нейтральлек.
  <...> Барыгызга да рәхмәт әйтәсе килә. Викине үстерегез, үз арагызда талашмагыз. Көчебез - бердәмлектә. Сау булыгыз
 
Югарыдагы сүзләрне игътибар берлә укыгыз. Айдар Шәйхи

Әллә ничек усалландыгыз сез соңгы арада, Илназ. Идарәче вазифасына керешү итагатьте дәшүне дә аңлата, онытмагыз зинһар. Eric мәкаләләре хәзер әкренләп кирил әлифбасына күчерелә бит, моны ул үзе башкара. Мин исә идарәчеләргә шунда ук мәкаләне кирил әлифбасына үзгәртеп барырга тәкъдим итәм. Шул ук бетерү ул, ләкин кирил әлифбасында мәкалә языла.--Рашат Якуп 24 мар 2011, 04:24 (UTC)[җавап бирергә]


Әлегә мәкаләләр бетерми торыгыз әле, зинһар! 8750-тирәсенә күтәрелик тә, тагын башларсыз)) 8700 дән кимемәсен мәкаләләр саны! Айдар Шәйхи 25 мар 2011, 13:28 (UTC)[җавап бирергә]
Ник? -- Marat Vildanov 25 мар 2011, 13:44 (UTC)[җавап бирергә]
Минем дә мәкаләләр санының кимүеннән йөрәгем сыкрый, гәрчә буш мәкаләләр икәнлеген аңласам да. Минем тәкъдимемә карата фикерләрегезне Илназ әфәндедән башка беркем белдермәде.--Рашат Якуп 25 мар 2011, 17:05 (UTC)[җавап бирергә]

ОК! --Zahidulla 27 мар 2011, 14:45 (UTC)[җавап бирергә]

Тәкъдим үзгәртү

җәмәгать, миндә Татар энциклопедия сүзлеге бар. бәлки аны сканердан төшереп бүлешик тә, викига өстик. соңыннан әкрен әкрен мәкаләләрне зурайтып була бит. Muhtac 17 мар 2011, 15:50 (UTC)[җавап бирергә]

Бу бит инде ачыктан-ачык урлашу! Дәүләт канунын бозабыз, шәригать кануннарын бозабыз, әхлакый каннунарны бозабыз булып чыга(( --Шәйхи 17 мар 2011, 16:22 (UTC)[җавап бирергә]
Ул китапта язылганмы соң копи эшләргә ярамый дип? Язылмаган икән ник булмасын. -- Marat Vildanov 17 мар 2011, 16:27 (UTC)[җавап бирергә]
андый нәрсә язылмаган. сайттан күчерү дә урлашу алайса. югыйсә монда һичкем дә башка сайтлардан күчерми? алай булса, афәрин! )) Muhtac 17 мар 2011, 16:34 (UTC)[җавап бирергә]
Ярар, җәмәгать, үзегезгә карагыз;мин шәхсән андый күчерүләргә катгый каршы, әмма дә ләкин сезнең берлә сүзгә килүдән курыкканга... ТЭИ үзе генә проблемалар китереп чыгармасын)) һәм күчерелгән мәкаләләр ичмасам стаб исемен йөртә алсыннар.)) Ихтирам белән Шәйхи 17 мар 2011, 16:41 (UTC) P.S. Соңгы вакытта бу бәхәсләрдә катнашу куркыта башлады әле....[җавап бирергә]

Сканердан төшереп мәкалә язу - һичшиксез автор хокукларын бозу. Бу сорау буенча махсус Энциклопедия институтына мөрәҗәгать иткән идек. Электрон вариантта аларның мәгълүматларын алып, күп кенә яңа мәкаләләр язып булыр иде бит. Тик алар "үзебез урнаштырырбыз" дип җавап бирделәр дә, эш тынды...--Рашат Якуп 18 мар 2011, 05:27 (UTC)[җавап бирергә]

Димәк аларга тынгылык бирмәскә. Электрон вариантын бирегез инде сана дип, кабат хат языйк.
Хатны кем язган иде? Әлбәттә, Рашат Якупов! :-) Хат кайчан язылган иде һәм тексты нинди иде? Әйдәгез мин , "белмәӘәдем" дип үтүк-бит ясыйм да, икенче хат язам.
P.S. Инглизләрнең Британика энциклопедияләре ирекле икән һәм ул Инглиз Википедиясенә зур этәргеч булган икән. Казакълар да хәзер нәкъ шуның белән мәшгуль.
P.P.S. Президентыбыз сәлам хаты җибәрмәдеме? --Zahidulla 18 мар 2011, 16:22 (UTC)[җавап бирергә]

Президенттан җавап әлегә юк (Эрдоган белән очрашып мәшгуль булгандыр =)). Энциклопедия институтына хат язмаган идек, турыдан-туры сөйләшкән идек.--Рашат Якуп 18 мар 2011, 17:18 (UTC)[җавап бирергә]

Дуслар, башка викиларның баш сәхифәләрен карап чыктым. бик кубендә татар википедиясенә сылтама юк. аны ничек куярга була? яисә ничек куялар аны? Muhtac 19 мар 2011, 20:55 (UTC)[җавап бирергә]

Үз Баш битеннән нинди википедияләргә сылтама куюын шушы википедиядә язучылар хәл итә. Гадәттә, әлеге сылтамалар иң зур бүлекләргә һәм кардәш, якын телләргә куела. Рус Википедиясеннән 4 телгә (татар, чуаш, идиш һәм якут) сылтама кую өчен безгә бик нык тирләргә туры килде)) Сылтама куйдыру өчен аларның Башбит бәхәс битендә сорарга кирәк.--Рашат Якуп 20 мар 2011, 10:20 (UTC)[җавап бирергә]

Илчелек үзгәртү

Бүген 'илчелек'нең эчтәлеген карый идем. бер фикер килде. бер көнне фейсбутка татарча өйрәнергә теләүчеләр өчен бер мәкалә язган идем. бәлки кайбер сылтамаларны 'илчелек'кә өстәргә файдалы булыр иде. шәрехем шундый иде:

Tatar telen öyränüçelär öçen. For those, who want to learn Tatar. Tatarca öğrenmek isteyenler için:

Для русскоговорящих:

For English speakers:

Türkçe konuşanlar için:

Barısı öçen. For everyone. Herkes için. Для всех:

  • http://www.xatasiz.com/ - Tatarça xatasız yazığız.
  • http://www.geonames.de/wl-turkic.html - İnglizçädän Törki tellärgä tärcemä. Tellär: Tatarça, Ğosmanlıça, Qırımtatarça, Törekçä, Äzärbaycança, Başqortça, Törkmänçä, Qırğızça, Qazaqça, Üzbäkçä, Uyğurça, Çuwaşça h.b.
  • http://tarcima.narod.ru/ - Serb-xorwat xäreflärne unicode xäreflärenä wä latin älifbasına äyländergeç.
  • http://aylandirow.tmf.org.ru/ Qazaqça-Tatarça, Uyğurça-Tatarça, Törekçä-Tatarça, Yaponça-Tatarça, Tatar kiril älifbasın latin älifbasına äyländergeç. (Monı Qorbanov Dinar yasıy)
  • http://tdk.org.tr/lehceler/Default.aspx - Törekçä, Azäriçä, Başqortça, Qazaqça, Tatarça, Qırğızça, Üzbäkça, Törkmänçä, Uyğırça, Urısça süzlek. [Sayt Törek telendä]

менә бу сылтамага иһтибарыгызны таләп итәм: http://aylandirow.tmf.org.ru. бу әйләндергечне кулланып, мәкаләләрне латин әлифбасына әйләндерәм. соңыннан вордка өстәп, ә һәм ө хәрефләрен латинчага өйләндерәм. соңыннан язманы укып чыгам, бер-ике хатаны төзәтәм дә латин әлифбалы мәкаләм әзер. Muhtac 19 мар 2011, 23:58 (UTC)[җавап бирергә]

Бу сылтамаларны Facebook-та күргәч, шунда ук монда күчергән идем =) Рәхмәт ;)--Рашат Якуп 20 мар 2011, 10:22 (UTC)[җавап бирергә]


--Zahidulla 20 мар 2011, 12:38 (UTC)[җавап бирергә]

анысы инде сезнең эшегез, урыс әйтмешли: мое дело предложить. Muhtac 20 мар 2011, 15:42 (UTC)[җавап бирергә]

Бу проектка игътибар итсәгез иде, зинһар. Аның буенча мәкаләләрнең төп өлешен 26.04 кә кадәр язып бетерергә иде... Тукай буенча бездә хәлләр бик мөшкел икән, Тукай биографиясе турындагы мәкалә каяндыр күчерелгән (ялгышмасам, нәкъ шундый мәкалә бер җыентыкта бар...) Аны хәзер төзәтү өстендә эшлим... (иртәгә дәвам итәм, иншАллаһ)

Без татарлар. Безнең өчен олуг юбилей - Тукаебызның 125-еллыгы алдыннан аның турында сыйфатлы мәкаләләр язырга, булганнарын тулыландырырга кирәк. Шуңа барыгызны да проектка чакырам. Сездән зур үтенеч белән түбәндәгеләрне сорыйм:

  1. Тукайга кагылышлы файллар (фото-, видео-, аудио-) йөкләү.
  2. Тукай проекты сәхифәсен төзәтү, рәсемнәр өстәү.
  3. "Проект катнашучысы" юзербоксын һәм темага кагылышлы мәкаләләрнең бәхәс битләренә куела торган үрнәкне эшләү.
  4. Һәм соңгысы, иң мөһим: "Габдулла Тукай" үрнәгенә теркәр өчен, Тукайның иң яхшы, аерым мәкалә язылырлык шигырьләре исемлеген төзесәгез иде. (ошбу бәхәс бүлегендә дә мөмкин). Тукай шигърияте атлы мәкалә дә бар, кирәк дип санаган әсәрләрне шунда кертергә дә мөмкин.
Ярдәмегезгә ышанып, Айдар Шәйхи

Иске файллар үзгәртү

Каршы төшүчегез булмаса, кулланылмаган, 2011 елга кадәр йөкләнгән файлларны, «Кулланылмаган, ирексез файл» тиз бетерү критерийларына таянып, битенә {{Delete|Ф4}} куеп тормыйча, бетерәм. --Zahidulla 24 мар 2011, 14:56 (UTC)[җавап бирергә]

Яңа сайлау үзгәртү

Хәзергесе тәмамлангач, яңа сайлау оештырырга җыенам. Эчтәлеге: Татар Википедиясенә бары тик Кириллица һәм Яңалиф2 алфавитларында гына язарга ярый, башка татар алфавитларында (Иске имлә, Яңа имлә, ИКТәлиф, Яңалиф, Заманалиф, Иналиф һ.б.) язарга бөтенләй ярамый. Уй-фикерәрегез, тәкъдимнәрегез булса языгыз. --Zahidulla 25 мар 2011, 10:07 (UTC)[җавап бирергә]

Килешәм, рәсми булмаган әлифбаларны куллану ниндидер самодеятельность кебек тора --MalTsilna 25 мар 2011, 10:11 (UTC)[җавап бирергә]

Өстәмә: Etimologic Latin мәкаләләре ярты елга бу кагыйдәдән азат ителә. --Zahidulla 25 мар 2011, 10:24 (UTC)[җавап бирергә]

Риза. Үземдә дә шундый тавыш бирү оештыру турында фикер туды әле күптән түгел генә. Кабул ителгән очракта википедияне чиста тотар өчен бик уңайлы әйбер булачак. Искеләрдән чистарту өчен дә. -- Marat Vildanov 25 мар 2011, 12:14 (UTC)[җавап бирергә]
башка алфавитлы язмаларны http://mediawiki.tmf.org.ru/w га күчерсәгез була. --Qdinar 26 мар 2011, 06:13 (UTC)[җавап бирергә]

Не успело закончится голосование по полному запрету латыни, а теперь новое по введению дополнительных ограничений причем срочно, а ведь Тимминг уходя дал нам наказ не обострять ситуацию и решать наболевшие вопросы спокойно. Яналиф-2 и Иналиф одинаково легитимны. Термин официальный в данном случае не применим, действие закона о Яналиф-2 приостановлено Постановлением Конституционного суда Российской Федерации от 16 ноября 2004 г. № 16-П. Яналиф в конечном итоге потерял статус официального в соответствии с решением российских органов. Internet alifba Inalif (под ним стоят подписи официальных лиц, включая председателя исполкома Всемирного Конгресса Татар) не высосан из пальца. Потому что не пошел в интернете Яналиф, для Интернета и был рекомендован Иналиф, а Википедия как раз и является интернет проектом. Поэтому использование Иналифа не может рассматриваться как вандализм и не может ограничиваться. Причем проблема в татарской википедии гораздо шире. Число статей не отражает правильную статистику по темам за счет дублирования статей на разных алфавитах. Интерфейс на кириллице не понятен пользователям кто знает татарский, но не знает кириллицы. Интервики линки могут быть только на одну статью и.т.п. Причем проблема 2 алфавитов будет всплывать все время. По всей видимости, необходимо готовится к разделению википедии на две отдельные. Это займет определенное время, однако существуюшие и накапливаемые за это время статьи при правильной структуре (отсутствие взаимных ссылок из латинских статей в кириллицу, замена где можно локальных рисунков на имиджи из викисклада, концентрация всех шаблонов в единой категории) можно быстро выгрузить по категориям и перегнать в другую в полуавтоматическом режиме. Поэтому все статьи на латыни необходимо писать с учетом переноса.Eric 256 26 мар 2011, 06:53 (UTC)[җавап бирергә]

min ul yañalif älifbasına riza tügel. kem uylap çığardı. ü xärefen almaştırdılar, "a" wä "ö" xäreflären qaldırdılar. andıy ñ xärefel qayda, ninda älifbada kürdegez? Muhtac 26 мар 2011, 07:42 (UTC)[җавап бирергә]
Бездә бар кайда булсын! Җитмәсә без (Яңалиф ике яклылар) үз фикерләребезне Татарстанның 1999 елның 15 сентябрендә кабул ителгән №2352 кануны туры китереп эшлибез! --MalTsilna 26 мар 2011, 19:14 (UTC)[җавап бирергә]

Сессиям якынаеп вакытым кимү һәм башка сәбәпләр аркасында яңа сайлауны оештыра алмыйм.--Zahidulla 27 мар 2011, 14:47 (UTC)[җавап бирергә]

Википедиядә кайсы әлифбаны куллану кирәк дигән тавыш бирү оештырылган иде инде. Минемчә дә, бу бетмәс проблема булачак. Латин әлифбасындагы аерым Татар Википедиясен оештырырга кирәк. Башкалар моңа ничек карый?--Рашат Якуп 27 мар 2011, 20:32 (UTC)[җавап бирергә]

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар... Ләкин бу латин имлясы безгә монда кириллча яхшылап комачау итә: вакыт-вакыт талашабыз һәм шушы бәхәсләр артында вакыт үтә. Ә Википедиячеләрнең бурычы - энциклопедия төзү, ә монда талашу түгел, бугай... Латин имлясында аерым Татар Википедиясен төзесәк, бәлки, элеккеге катнашучылар кире кайтырлар? Бәлки алар яңадан шунда эшли башларлар, кем белә? Ә инде аның популярлыгы өчен безнең үзебезгә дә тырышырга мөмкин)) --Айдар Шәйхи
Әйе, әлбәттә бүленү начар күренеш. Тик үзегез уйлап карагыз, һәр 2-3 ай эчендә латин әлифбасына бәйле бәхәсләр куба, алар алга таба да дәвам итәчәк. Иске кулланучыларның да кайтуы ихтимал. Өстәвенә, чит ил милләттәшләребезгә дә уңайлы вариант булыр иде.--Рашат Якуп 27 мар 2011, 20:57 (UTC)[җавап бирергә]
Мин бүленүгә хәзердән үк   Риза. Тик менә анда тагын шул кайсы латинны куллану буенча бәхәс туарга мөмкин... Шунсы начар. Ләкин инде анда төпле идарәче булса, мәсьәләне уңайга чишеп булачак. "Тимер кул" кирәк)) Айдар Шәйхи
Алайса тавыш бирү уздырыйк, җәмәгать. Бу википедияне кириллда калдырырга дип, ә латиндагысын Яңалиф2 итик дип. -- Marat Vildanov 27 мар 2011, 22:15 (UTC)[җавап бирергә]
Тавыш бирү оештырылды. Әлегә аерым Википедияне төзү турында.--Рашат Якуп 28 мар 2011, 06:09 (UTC)[җавап бирергә]

Хәзерге вакыйгалар үзгәртү

Җәмәгать, бездә Хәзерге вакыйгалар сәхифәсен кем яңартырга тиеш ул?! Башка викиләрдә бик яхшы эшли бугай ул, бездә генә әллә ничек..

Без барыбыз да яңалыкларны тыңлап барабыз. Менә минем тәкъдим: әйдәгез, зур әһәмияткә ия яңалыклар булган саен, алар турында мәкаләләр языйк. Ягъни, Трафальгар мәйданында протест акциясе узды - язарга кирәк Трафальгар мәйданы турында. Ливия мәкаләсен кеше укырлык итеп күптән тулыландырырга кирәк иде. Әнә шундый актуаль темаларга мәкаләләр язсак, сылтамаларны төрле татар мәгълүмат порталларында куеп барсак, Татар Википедиясенең популярлыгы артыр иде.

Хәзерге вакыйгалар порталын үзебезгә ачып, аны көн саен тулыландырырга кирәк.Ул Татар Wikinews'ына нигез булачак, иншАллаһ! Айдар Шәйхи

Инструментлар панеле үзгәртү

Үзгәртүләр битендәге инструментлар панеленең үзенә кая үзгәртүләр кертәләр ул? Бераз хаталар бар иде.--Zahidulla 29 мар 2011, 12:59 (UTC)[җавап бирергә]

Астагысымы яисә өстәгесеме? Өстәгесе булса аны транслейт викисыннан карагыз --MalTsilna 29 мар 2011, 13:22 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, өстәгесе. Гафу, ләкин мин бернидә аңламадым. Сылтама куя аласызмы?--Zahidulla 29 мар 2011, 14:07 (UTC)[җавап бирергә]

Менә монда барлык тәрҗемәләр күрсәтелгән: http://translatewiki.net/w/i.php?title=Special:Translate&group=ext-wikieditor&language=tt-cyrl&task=view&offset=0&limit=500#msg_wikieditor-toolbar-section-characters
Анда бит берни дә үзгәртеп булмый.--Zahidulla 1 апр 2011, 14:23 (UTC)[җавап бирергә]
Теркәлгәч чыга анда. Русча, инглизчә һәм татарча, әгәр инде бар икән. Юк икән буш кыр була иң аста. -- Marat Vildanov 1 апр 2011, 14:30 (UTC)[җавап бирергә]

Теркәлдем: http://translatewiki.net/wiki/User:Zahidulla , бернидә үзгәрмәде. Мәсәлән бу биттә болай ди: «У вас нет разрешения на действие «исправление этой страницы» по следующей причине: Эта страница содержит интерфейсное сообщение программного обеспечения. Во избежание вандализма её изменение запрещено. Вы можете просмотреть и скопировать исходный текст этой страницы.» Яңа куллланучы булганга микән? --Zahidulla 1 апр 2011, 14:47 (UTC)[җавап бирергә]

Мин ул биттә булган хатаны төзәттем. --Миннемуллин Булат 1 апр 2011, 15:09 (UTC)[җавап бирергә]
Илназ әфәнде, анда тәрҗемәләр ясау өчен админга махсус хат язарга кирәк. Шуннан соң сез тәрҗемәләр ясый аласыз. --MalTsilna 1 апр 2011, 15:28 (UTC)[җавап бирергә]
Мин хат язмыйча да тәрҗемә иттем. --Миннемуллин Булат 1 апр 2011, 15:31 (UTC)[җавап бирергә]
Алайса белмим, элегрәк шулай иде --MalTsilna 1 апр 2011, 15:36 (UTC)[җавап бирергә]

Википедия:Татар Википедиясе үсеш планы/Интерфейс тәрҗемәсе--Рашат Якуп 1 апр 2011, 15:53 (UTC)[җавап бирергә]

Рәхмәт! --Zahidulla 3 апр 2011, 06:25 (UTC)[җавап бирергә]

Яшеренлек сәясәте үзгәртү

Мин Яшеренлек сәясәте документын тәрҗемә итә башладым. Әгәр дә ярдәмне кирәк дип тапсагыз, Яшеренлек сәясәте, тәрҗемә битенә рәхим итегез. -- Marat Vildanov 2 апр 2011, 13:14 (UTC)[җавап бирергә]

Марат - акыллы егет, барысын да үзе булдыра ала, аңа ярдәм кирәкми дип табабыз :) --Zahidulla 3 апр 2011, 06:25 (UTC)[җавап бирергә]
әгәр син үзгәртүләрне карап барган булсаң, синең бу сүзең ялган, чөнки минем анда керткән төзәтмәне күрсәң, менә ул: http://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%9A%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D1%83%D1%87%D1%8B:Marat_Vildanov/%D0%AF%D1%88%D0%B5%D1%80%D0%B5%D0%BD%D0%BB%D0%B5%D0%BA_%D1%81%D3%99%D1%8F%D1%81%D3%99%D1%82%D0%B5,_%D1%82%D3%99%D1%80%D2%97%D0%B5%D0%BC%D3%99&diff=380870&oldid=380741 - "аңа ярдәм кирәкми" дигән сүз һич дөрес түгел икәне аңлашыла. алай гына да түгел. ярдәм күп очракта комачауламый инде ул. алай булгач бәлки бу синең "куштанлану"дыр?? --Qdinar 3 апр 2011, 08:53 (UTC)[җавап бирергә]

Искиткеч икән. Ярый вакытында күргәнсез. «Табабыз» сүзен «табам» сүзенә алмаштырам һәм барыбер үз сүземдә калам.
P.S. Нәрсә өчен миңа куштанланырга, акча күбрәк түләсеннәр өченме? Бу куштанлану түгел, бу факт.
P.P.S. Киләчәктә кулланучыларга сез дип мөрәҗәгать итүегезне сорыйм. --Zahidulla 3 апр 2011, 09:24 (UTC)[җавап бирергә]

Безнең татарлык бер-беребезне гаепләүдән күренә инде ул. --Айдар Шәйхи

Qdinar, Википедиягә керкән хезмәтегез өчен рәхмәт! Хаталарны төзәтү һичшиксез кирәкле эш. Алга таба бәхәсләрдә генә катнашмаска, ә көчегезне мәкаләләр язуга юнәлтергә чакырам.--Zahidulla 3 апр 2011, 09:42 (UTC)[җавап бирергә]

"Тачки" тәрҗемәсе ничек була? үзгәртү

"" мультфильмына карата мәкалә ясамакчы булам, ә менә ул сүзне ничек тәрҗемә итәргә белмим. Ярдәм итә алсагыз бик рәхмәтле булыр идем. --MalTsilna 8 апр 2011, 09:59 (UTC)[җавап бирергә]

Ялгышмасам, бер ел элек шундыйрак сорау килеп туган иде. Ул чакта да ниндидер фильм турындагы мәкаләнең исеме буенча бәхәс булды. Кызганыч, мин аны яхшылап хәтерләмим, чөнки ул чакта нык актив түгел идем.
Cars - машиналар, дип тәрҗемә ителә түгелме? Тачки дигән исемгә бөтенләй игътибар итәргә кирәкмәстер, ул бит русчага тәрҗемә) Төрки Википедияләрдә ничек, шуны карарга кирәктер. Шуңа охшаш хәл Гарри Поттер турындагы мәкаләләрдә дә бар: мәсәлән, Северус Снегг булырга тиеш түгел, ә Снейп; Волан-де-Морт түгел,ә Волдеморт. Оригиналга игътибар итү лязем. Айдар Шәйхи
Төрекчәсендә бөтенләй диелгән----MalTsilna 8 апр 2011, 16:59 (UTC)[җавап бирергә]
Чөнки төрекчә машина - araba була =) Мин аны «машиналар» дип тәрҗемә иткән идем.--Рашат Якуп 8 апр 2011, 18:31 (UTC)[җавап бирергә]

«Голубой» тәрҗемәсе. Күк, зәңгәр, зәңгәрсу үзгәртү

Бер сорау бар. Голубой төсе татарча ничек була, күкме, зәңгәрме? Һаман синий — күк, голубой — зәңгәр дип уйладым, әмма ABBYY Lingvo сүзлегендә киресенчә… --Ерней 8 апр 2011, 14:49 (UTC)[җавап бирергә]

М.И.Мәхмүтов төзегән "Школьный русско-татарский словарь"да (бик уңай һәм абруйлы чыганак): голубой - зәңгәр; синий - күк, зәңгәр. Айдар Шәйхи
зәңгәр - синий, зәңгәрсу - голубой, ә күк сүзен мин кулланмыйм, ул күк төсе буладыр инде, салкынча вакытта, яки астарак зәңгәрсу, аксыл зәңгәр, эссе вакытта яки өстәрәк куе зәңгәр була...--Qdinar 8 апр 2011, 18:35 (UTC)[җавап бирергә]
Чыганак? Айдар Шәйхи
мин һәм минем танышлар! ягъни минем тел (диалект). әйттем бит "... мин кулланмыйм ...".--Qdinar 9 апр 2011, 14:12 (UTC)[җавап бирергә]
Сез сезнең танышлар куллана, димәк. Алайса, шулай булырга тиеш инде! Сез куллангач, мәҗбүри рәвештә!)) Айдар Шәйхи
Мин башка диалектларда ничек икәнен белмим, әдәби телдә башка диалектлар да исәпкә алына. Минем әби "күк" сүзен дә куллангандыр бәлки. Бәлки мин әйткән нәрсә дөрестер дә, ягъни, сүзлектә "күк" "архаик" диеп тамгалангандыр. Минем тел кайдан чыга соң инде? Шул китаплар, мәктәп безнең якта электән килгән диалектларны әдәбиләштергән инде. Чынлап та, мәктәп дәреслекләрендә "зәңгәр" белән "зәңгәрсу" кулланыла, ә "күк"кулланылмый диеп уйлыйм, хәтерлим, беләм.--Qdinar 19 апр 2011, 01:33 (UTC)[җавап бирергә]
Мин голубая звезда сүзтезмәне күк йолдыз дип тәрҗемә иттем, бело-голубой гигант — аклы-күкле зур йолдыз һ.б. Голубой — күк, синий — зәңгәр. Бу сорау оптикада да мөһим. --Ерней 19 апр 2011, 13:45 (UTC)[җавап бирергә]

Кино белән фильм үзгәртү

Эңгер-меңгер_(фильм) дигән башлыкны күрдем дә, уйладым. Бу дөрес язылмаган дип. Һәрхәлдә мин сөйләшә торган телдә алай сөйләшмиләр. Кайбер татар авылларында бәлки генә бардыр да. Бездә "кино" диеп әйтәләр.--Qdinar 19 апр 2011, 01:26 (UTC)[җавап бирергә]

Динар әфәнде, сез кайчан Википедиягә файда китерә башлыйсыз?
Менә мәсәлән бездә бөтен халык кинА дип сөйләшәләр. Википедиягә дә шул сүзне кулланыргамы хәзер?! Айдар Шәйхи
Безнең бер авылдагы танышлар да шулай сөйләшә, бәлки ул авылда һәм барча авылда шулайдыр, мин аны төгәл белмим. Мин күп урыс сүзләрен гадәттә урысча, "бозмыйча" әйтәдер идем. Мин Кукмарада торам. Монда урамда аралашу авылдагыдан кимрәк, бәлки бу элеккедән килгән "чын" авыл булмагангадыр, бәлки күп күрше гаилә балалары урысча укыгангадыр, юк, алай да түгел, кечкенә урамнарда авылдагыча бугай ул, безнең урам зур... Әмма Кукмарада әлегә "кино" бугай әле ул, барча авылларда бәлки "кина" булып формалашкандыр. --Qdinar 19 апр 2011, 10:57 (UTC)[җавап бирергә]
Бу җәһәттән сезнең белән килешәм: әгәренки урыс сүзләрен катыштырып сөйләшәсең икән, аларны бозмыйча, дөрес әйтергә кирәк. Әле Тукай, Җәлил, Туфаннардан башка, даһи Пушкин, Чехов вә Булгаковлар да бар бит әле)
Урыс Википедиясендә гел фильм сүзе кулланыла ич. Рәсми термин фильм булмага тиештер --Айдар Шәйхи
син нәрсә? татар теленә урыс телендә нинди термин булуы турыдан-туры тәэсир итми. һәм итергә тиеш тә түгел. кайвакыт, ашыгыч рәвештә тәрҗемә иткәндә урыс теленнән шактый туры рәвештә күчерелә, ул "калька" диеп атала, һәм гомумән алганда ул ямьсез күренеш. еллар буе кулланылган әйберләрнең атамаларының мәгънәләренең чикләре, ул атамаларның китеп чыгышы урыс теле белән туры килми һәм туры килергә тиеш тә түгел, мәҗбүри түгел дигән мәгъндә дә һәм хәтта "тиеш түгел" "туры килмәскә тиеш" дигән мәгънәдә дә, чөнки ул татар телендәге башка терминнарга карата уңайлы урнашырга тиеш, ә алар гомумән алганда башка тел белән туры килми, ялгыш кына туры килә, яки шул калька, туганлык, килеп чыкканлык белән генә. --Qdinar 19 апр 2011, 16:09 (UTC)[җавап бирергә]

"лар" кушымчасын артык күп кулланмагыз үзгәртү

"лар" кушымчасын артык күп кулланмагыз. мин уйлыйм, хәзерге заманда "лар" кушымчасы кайвакытта кирәкмәгән урында кулланыла. бу татар теле грамматикасы турындагы язмалар аркасында килеп чыга. хәзерге күп галимнәр "лар" кушымчасы турында дөрес фикердә түгел, һәм татар теле фәненең төп яки зур агымында да ул әле хаталы. алар язалар, "лар" кушымчасы булса, күплек сан, булмаса берлек сан диеп, бу һич тә дөрес түгел. Мин монда "Гималайлар" мәкаләсе бәхәсеннән килдем, анда мин әле генә әйттем: Мин "лар" кушымчасы турында хат язган идем, график форматта интернетта аны чыгардым. Һәм текст форматында әллә ничә урында әйттем инде. Хәзер җәмгыять үзәге бәхәсендә дә язам, Алла бирса. Менә шулай дидем анда, бетте. Хәзер теге мин язган хатны күрсәтәм: http://qdb.narod.ru/tattyazma/tya_lar.djvu яки { http://qdb.narod.ru/tattyazmagif/tya_lar1.gif - http://qdb.narod.ru/tattyazmagif/tya_lar8.gif } .--Qdinar 21 апр 2011, 11:30 (UTC)[җавап бирергә]

Ярар артык күп кулланмабыз, тик «хәзерге күп галимнәр <...> дөрес фикердә түгел», дип язарга сез кем шул кадәр? Атаклы филологмы, профессормы, танылган язучымы? Кем?--Zahidulla 22 апр 2011, 14:29 (UTC)[җавап бирергә]
аның өчен атаклы булу кирәк түгел бит!--Qdinar 22 апр 2011, 19:10 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе шул, тәнкыйтьләү өчен күп кирәкми. --Zahidulla 22 апр 2011, 20:29 (UTC)[җавап бирергә]

мин уйлыйм, син көнче һәм ялганчы! ялганчы, чөнки син әгәр мин язган хатны укып караган булсаң, күргән булыр идең, мин тәнкыйтьләп кенә калмадым ягъни "бу дөрес түгел" генә димәдем, ә аңлатып бирдем, чынлыкта ничек икәнен. --Qdinar 23 апр 2011, 04:46 (UTC)[җавап бирергә]

менә бу нәрсә инде? мин моны нәкъ менә "мине махсус үртәләү бугай бу яки киреләнү" диеп кабул итәм: 22 апр 2011, 17:01 дәге төзәтү: Шактый татар Кырымда инде XIX-XX гасырларда яшәгән -> Шактый татарлар Кырымда инде XIX-XX гасырларда яшәгән - http://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%A3%D0%BA%D1%80%D0%B0%D0%B8%D0%BD%D0%B0_%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B&diff=387082&oldid=prev .--Qdinar 23 апр 2011, 04:46 (UTC)[җавап бирергә]

[Резолюция:] Мин Qdinar әфәндене ике-өч атнага тыярга тәкъдим итәм. Урыс Википедиясендә озак эшләп, арыган катнашучылар бер-берсенә ябешә башлыйлар. Андыйларны анда тыялар. Ә бездә бер актив катнашучы белән бер эшсез кунак талашалар. Әгәренки Википедия җәмәгатьчелеге тыюга каршы икән, мин Динар әфәндегә Мастер һәм Маргарита мәкаләсен төзәтү эшен башларга тәкъдим итәм. Анда орфографик вә дәхи стилистик хаталар булырга тиеш. --Айдар Шәйхи
мине банить иттеләр, банить итү тарихын Бәхәс:Башбит#Latin да карап була. шуңа күрә прокси аша язам. юк, мин анда чынлыкта ничек кирәк икәнен аңлатмаганмын, һәм әле бер дөрес булмаган фикер дә язганмын икән, мин инде ул хатны үзем әллә кайчан укымаган идем. хәзер исә мин уйлыйм, "лар" кушымчасы күплекне аңлатмый, ә төрлелекне аңлата, шуңа күрә "акчалар" дөрес булып чыга, ул "төрле акча" булып чыга. мин "лар"ның төрлелекне аңлатуы турында да форумнарда яздым инде, ул хатны язганда да мин аны уйлаган идем, әмма язмыйча яшереп калдырган идем, җүнлерәк фәнни хезмәт итеп оформлять итеп язганда язырмын диеп... һәм мин барыбер "тәнкыйтьләү өчен күп кирәкми" дигән сүзне бу очракта миңа әйтүең белән килешмим, чөнки мин ул хатта мисаллар китереп дәлилләп яздым. --200.148.135.11 24 апр 2011, 11:44 (UTC)[җавап бирергә]

Хәзерге вакыйгалар үзгәртү

Сул яктагы менюдагы "Хәзерге вакыйгалар"га баскач "Википедия:Хәзерге вакыйгалар" бите урынына Портал:Хәзерге вакыйгалар бите чыксын өчен нәрсәне үзгәртергә кирәк? --Миннемуллин Булат 23 апр 2011, 17:24 (UTC)[җавап бирергә]

  Эшләнде. Портал өчен рәхмәт, яңартырга онытмагыз, зинһар)--Рашат Якуп 23 апр 2011, 19:39 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Викихәбәрләре һәм Татар Викиөземтәсе үзгәртү

1. Татар Викицитатнигы ачылсын өчен, күпме мәкалә булу кирәк? Гомумән, аңа карата нинди таләпләр куелган?

Аның кагыйдәләре кырыс. Бу сайтта эзләп карарга кирәк.--Рашат Якуп 23 апр 2011, 19:49 (UTC)[җавап бирергә]

2. Татар Викихәбәрләрен (Wikinews) ачу мөмкинме? Әйдәгез, уйлашыйк әле. --Айдар Шәйхи 23 апр 2011, 18:14 (UTC)[җавап бирергә]

Шәхсән минемчә, әле бик иртә. Википедияне тиешле дәрәҗәгә үстерү кирәк, башка проектларны да яхшыртырга зарур. Әлеге эшчәнлекне портал аша алып барыйк.--Рашат Якуп 23 апр 2011, 19:49 (UTC)[җавап бирергә]
ОК, югарыда әйткәнемчә, портал Wikinews-ка нигез булыр, иншАллаһ! --Айдар Шәйхи

Кризис үзгәртү

Җәмәгать, Википедиябездә хәзерге вакыйгалар өчен бердә борчылмагыз. Минем уйлавымча бу бары тик кризис. Ул һәр әйбернең үсешендә була торган әйбер (мәсәлән, кешенең яшүсмер чагы - кризис вакыт, бала зур кешегә әйләнә). Аны яхшы үтсәк, Татар Википедиясе бер баскычка өскә менәчәк. Барысы да безнең кулда.--Zahidulla 24 апр 2011, 14:19 (UTC)[җавап бирергә]

Гаугалар азрак булсын дип тырышыйк инде). --Айдар Шәйхи
Мин моны кризис дип әйтмәс идем. Катнашучыларның активсызлыгы гадәттә елга берничә тапкыр була, гаугаларның да берничә тапкыр купкан иде инде. Дөрес, без алга гына хәрәкәт итик =)--Рашат Якуп 25 апр 2011, 04:13 (UTC)[җавап бирергә]

Җыелган проблемаларны, күптән барган бәхәс-ызгышларны чишәр өчен Югары арбитраж шурасының беренче чакырылышын җыярга тәкъдим итәм. Сәбәбе: башкача уртак фикергә килә алмыйбыз, соңгы уздырган сайлауда Википедиядә бөтенләй эшләмәгән кешеләр катнашты. Мин ЮАШ бөтен әйберне хәл итсен димим, ә мәсәләләргә төрле яклап карар, өйрәнер өчен кирәк дип уйлыйм. ЮАШ башкаларга сайлау оештырыр өчен кирәк. Кайбер карарларны ЮАШ үзе кабул итсә дә ярый, мәсәлән, сайлауларда кем катнаша ала һ.б.

ЮАШ 3 әгъзадан тора.

Тәкъдим итәм: Кулланучы:Рашат Якупов, Кулланучы:Marat Vildanov, Кулланучы:Ajdar. Башка тәкъдимнәрегез булса языгыз. --Zahidulla 24 апр 2011, 15:07 (UTC)[җавап бирергә]

Әллә кызыл карлар явып үткән инде)) --Айдар Шәйхи 24 апр 2011, 15:22 (UTC)[җавап бирергә]
Тәкъдимегезне хуплыйм, тик үзем ЮАШ эшчәнлегендә катнаша алмаячакмын дип уйлыйм. Кызганычка каршы, соңгы арада Википедиягә вакытым юк диярлек, хәтта Бу көнне рубрикасын яңартып барырга авыр. Минем тәкъдимем: Marat Vildanov, Zahidulla, Ajdar. Бердәнбер теләгем: ошамаган мәкаләләрне бетереп атмагыз =)--Рашат Якуп 25 апр 2011, 04:13 (UTC)[җавап бирергә]

Кулланучы:Qdinar-ның соңгы вакытта үз-үзен ничек тотканын беләсез. Ахыр чиктә, башка кулланучыларны ихтирам итмәгән өчен, 2 атнага тыюны узып начар эшен дәвам иткән өчен, мин аны 1 елга тыйдым. Кулланучы тыелганын узуны дәвам итә (Интернет мондый мөмкинчелек бирә). Рус Википедиясендә мондый очракта бер махсус робот кулланалар. Бездә андый робот юк. Әлегә юк.

Шуңа күрә барлык википедиячеләрне Кулланучы:Qdinar-ның сорауларына җавап бирмәскә, сүзләренә комментарий язмаска, аны тулысынча игнор ясарга чакырам. Иртәме-соңмы туяр һәм үзе язмый башлар. Ояты үзенә булсын.--Zahidulla 24 апр 2011, 15:29 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы түгелмен. --Айдар Шәйхи
Шулай эшләргә туры килер, мөгаен. Кызганыч, аңлата алмадык. Интернет форумнарында аның милли рухлы, акыллы фикерләрен күргән идем, нәрсә булдыдыр.--Рашат Якуп 25 апр 2011, 04:13 (UTC)[җавап бирергә]

Порталлар үзгәртү

Портал:Порталлар битен баш биттәге Бөтен порталлар урынына куеп булмыймы? --Миннемуллин Булат 27 апр 2011, 16:19 (UTC)[җавап бирергә]

Дәүләт Советы үзгәртү

Бүген КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультетыннан бер төркем кеше Дәүләт Советына экскурсиягә барды. Баручылар арасында мин дә булган идем. Экскурсиядән соң Рәзил Вәлиев белән сөйләшү оештырылган иде. Шунда, форсаттан файдаланып, Татар Википедиясе турында сөйләдем, яңа катнашучыларны тарту кирәк дип аңлаттым. Моның турында сөйләшергә кирәк, "миңа аерым языгыз" диде. Шулай итеп, проект эшендә беренче юнәлеш билгеләнде сыман =) --Рашат Якуп 12 май 2011, 17:38 (UTC)[җавап бирергә]

Бик яхшы идея. Безгә югарыдагы берәр кешенең булышуы бик тә кирәк. Президентыбыздан бернинди дә ярдәм булмады. Аның администрациясе «Эт эткә, эт койрыкка» принципы буенча эшли күрәсең. Ул хатны президент хәтта күрмәгәндәдер. Татар Википедиясен пропагандалау кирәкле, ләкин бик авыр эш. Татарстанда чыккан товарларга татарча яздыра алмаган җитәкчеләребездән ни көтәсе? Мин армиядә хезмәт иткән вакытта кыш җиткәч бүрекләр бирделәр, ә анда татарча язылган иде. Мин ул язуны кесәмдә саклап йөрттем. Ә алар татарча яздыра алмыйлар... Халкы нинди - җитәкчеләре шундый, күрәсең. Википедиядә эшләп мин бер әйберне аңладым: татар халкының иң зур дошманы - ул татарлар үзләре, бигрәк тә тупас, ләкин үзен акыллы дип санаучы татарлар. Тик, өметсез - шайтан. Бәлки Рәзил Вәлиевнең файдасы булыр. --Zahidulla 13 май 2011, 10:48 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә, президент бөтен хатларны үзе укый алмый)) Әйдәгез, әлегә башка инстанцияләргә хатлар яудырыйк.--Рашат Якуп 14 май 2011, 06:11 (UTC)[җавап бирергә]
Һәр районда аерым газета яздыра, аларның һәрберсенә дә районнарын мактап-майлап, мөрәҗәгать язарга мөмкин, редакция үзе эшләмәсә дә, газетада бастыра алалар. Шул ук районнарның башлыкларына, район мәгариф бүлекләренә хат язырга мөмкин. Кайбер районнарда (мәсәлән, безнең Актанышта) хәзер интернет-технологияләргә, мәгарифкә, "яңача" белем алуга ярдәм итәләр. "Акыллы" район башлыклары бу эш өчен җан тырмашалар һәм инде күбесе районнары, район үзәге һәм авыллар, атаклы кешеләр һ.б. турында мәкаләләр язылуын хуп күрерләр, иншАллаһ. Ярдәм итми калмаслар. \
Шулай ук зур-зур китапханәләргә, мәдәни оешмаларга мөрәҗәгать итү мөмкин. Мәкалә яза алмасалар да, мәгълүматларны тапшыра алалар ич. Татар энциклопедиясе институтына тагын мөрәҗәгатЬ итү кирәктер, мөгаен. Төрледән-төрле оешмалар "реклама" дип, үзләре турында мәкаләләр яза алалар (әлбәттә инде, әһәмиятлелек буенча). --Айдар Шәйхи

Бетерү үзгәртү

Әйдәгез 1 июльгә кадәр Eric һәм «1:3» мәкаләләрен бетерү эшен туктатып торыйк. 8600 мәкаләдән дә аскарак төшмик. Татар Википедиясе болай да Русия халыклары телләре арасында бердәнбер тискәре үсешле Википедия.--Zahidulla 4 июн 2011, 09:22 (UTC)[җавап бирергә]

  Риза --Marat Vildanov 4 июн 2011, 09:34 (UTC)[җавап бирергә]
Мин дә   Риза. Июнь аенда мөмкин кадәр күбрәк сыйфатлы мәкаләләр язарга кирәк.--Рашат Якуп 4 июн 2011, 09:50 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә, шулай эшләргә кирәк! Мин бу турыда күптән әйткән идем инде. Әйдәгез, ботозаливка өстендә тырышып карыйк, мәкаләләр саны 10-12 меңгә кадәр артсын.. Аннары чүпләрне бетерербез, иншАллаһ! --Айдар Шәйхи
Ул эш шулай ук чүп өстәү булып чыкмас микән? Мин бераз куркам.--Zahidulla 4 июн 2011, 10:37 (UTC)[җавап бирергә]
Теге "МА"лар һәм еллар турындагы ярымбуш "мәкаләләр"дән аермалы буларак, Татарстан авыллары турындагы мәкаләләрнең тулыландыруга мөмкинлекләре бар. әфәндегә хат язып карарга кирәк, ничек үткәргәннәр ул ботозаливканы һ.б. буенча сорашырга... Менә мондыйрак сәхифәләр табырга и т.д. Әйткәнемчә, бу проект барып чыкса, тулыландыруга алынучылар булачак, иншАллаһ! --Айдар Шәйхи P.S. Кто не рискует, то не пьет шампанское, җәмәгать!

Муса Джалиль үзгәртү

Күчерәсегез киләме: «Муса Джалиль» - «Джалиль, Муса»? Сайлауда катнаша аласыз.--Zahidulla 5 июн 2011, 04:07 (UTC)[җавап бирергә]

Статьи, связанные с татарами үзгәртү

Статьи, связанные с татарами - кемгә кызык укый ала.--Zahidulla 7 июн 2011, 12:46 (UTC)[җавап бирергә]

Рәсемнәр үзгәртү

Вакытында аңлатмаган идем, соң булса да уң булсын, хәзер аңлатам.

Рәсемнәр йөкләгәндә игътибарлырак булыгызчы:

  1. {{Ирексез лицензияле сурәт}} - рәсемгә бер тапкыр тутырыла.
  2. {{Ирексез лицензияле сурәт}} һәм {{Ирексез лицензияле сурәт/НКИ}} бергә киләләр, берсен тутырмыйча төшереп калдырырга ярамый.
  3. {{Ирексез лицензияле сурәт/НКИ}} - рәсем кулланылган һәр мәкалә өчен тутырыла. Берничә кат тутырылырга мөмкин (мисал: Файл:Шүрәле.png)
  4. {{Сурәт}} генә тутыру җитми, чөнки анардан соң лицензияне урнаштырырга кирәк. Үзегез төшергән фотоларны Викиҗыетыкка йөкләгез.

Үзегез йөкләгән рәсемнәрне тикшереп чыксагыз бик яхшы булыр иде (логиныгызны язарга онытмагыз). Рәхмәт!--Zahidulla 10 июн 2011, 10:43 (UTC)[җавап бирергә]

Аңлатмагыз өчен рәхмәт, Илназ. Эшләргә тырышырбыз =)--Рашат Якуп 11 июн 2011, 19:13 (UTC)[җавап бирергә]

Wikimedia_Board_of_Trustees үзгәртү

Тавыш биреп бетердегезме әле? Мин үзем Wikimedia_Board_of_Trustees (Совет поверенных) ка сайлаулар турында бүген генә белдем, миңа хат килеп иреште. Безгә Мета белән элемтәләрне ныгытырга һәм андагы сәхифәләрнең татарчага тәрҗемә итәргә иде... --Айдар Шәйхи 10 июн 2011, 18:02 (UTC)[җавап бирергә]

Әйе, мин тавыш бирдем. Нәкъ шулай ук, хат килеп төште :)--Рашат Якуп 11 июн 2011, 19:13 (UTC)[җавап бирергә]

Югары Арбитраж Шурасы үзгәртү

Җәмәгать, ЮАШ үзенең эшчәнлеген кайчан башлар соң? Югарыда аның турында сүз кузгатылган иде, тик хәрәкәт күренми... --Айдар Шәйхи

Казакъ Википедиясе үзгәртү

Менә бит, казакъ кардәшләребезнең җитәкчелеге нинди! Мурат Абенов мәкаләләр санын 200 меңгә җиткерәчәген әйтте, Алма-Атада махсус конференция оештырылган, Казакъ энциклопедиясе мәкаләләрен кулланырга рөхсәт биргән. Уяу кешеләргә афәрин!--Рашат Якуп 16 июн 2011, 16:37 (UTC)[җавап бирергә]

Аноним булып кергән катнашучы язганча, бәлки фонд кебек статуслы учреждение кирәктер. Мәсәлән, "ВИКИМЕДИА ТАТАР". РуВикиныкы билгеле инде, "ВИКИМЕДИА РУ". Казакълар да шундый фонд оештырырга җыеналар иде, белмим, килеп чыкты микән, юкмы икән... Бу мөмкин, ләкин катлаулы эш. --Айдар Шәйхи
Фонд булса, эшләргә уңайлырак булыр иде, әлбәттә. Ләкин актив катнашучылары дистә кеше булган, мәкаләләр саны 9 меңгә дә җитмәгән Википедия өчен фонд оештыру — мәзәк нәрсә. Аны оештыру өчен күпме юридик документлар, даими акча белән эшләү кирәк булачак. 30-50 мең мәкаләгә үскәч, фонд турында сүз йөртеп булыр, минемчә. Ә аноним фикеренә исә шуны әйтим: без бит җитәкчелектән акча сорарга җыенмыйбыз — безгә мәгълүмати ярдәм, уку йортлары укучыларын, студентларын тарту, Татар энциклопедиясеннән мәкаләләр урнаштыру рөхсәте кирәк. --Рашат Якуп 17 июн 2011, 07:29 (UTC)[җавап бирергә]
Әлбәттә, хәзергә бу мөмкин түгел. Аның өчен әле Википедиядән башка, тагын берничә вики-проектның эшләве дә кирәк. Викисүзлек эшләми, Викикитап - эшләми, Викиөземтәләр инкубаторында хәрәкәт юк(. Ә Википедиядә мәкаләләр санының тиз артып баруы бот ярдәмендә генә мөмкин (әлегә). --Айдар Шәйхи

Молодцы! Нәрсә диясең тагын. Дөрес эшлиләр. Әллә хатны җибәрәсезме инде, Рашат? Озак көтәсе килми, бәлки безнекеләр дә селкенә башлар. Җавап булмаса, көзен мин ул хатны бераз үзгәртеп үз исемемнән конвертка салып җибәрермен. Кыш көне, Марат җибәрер... Әйдәгез, җибәрегез. --Zahidulla 18 июн 2011, 08:23 (UTC)[җавап бирергә]

Ок, берничә төзәтмә генә кертергә кирәк (Проект битендә яздым).--Рашат Якуп 18 июн 2011, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]
Иртәрәк әле, егетләр. Хат язсагыз башта фонд ише әйбергә берләшеп, шуның исеменнән язарга кирәктер хатны. Алайса сездән файдаланып дәүләт акчасын үзләштерергә оста кешеләр килеп чыгарга мөмкин. Андыйлар күп. "Татар Википедиясен үстерү фонды" кебек берләшмә кирәк.
Бер дә иртә түгел. Миңа димәгәе капчыклап акча ташысыннар - Татар Википедиясе генә үзсен. Бәлки берәр капчыгы безгә дә эләгер. --Zahidulla 26 июн 2011, 14:14 (UTC)[җавап бирергә]

ГУ "Институт Татарской энциклопедии АН РТ" үзгәртү

Вчера в Киеве состоялась конференция ученых энциклопедистов, см. http://encyclopedia.kiev.ua/news/files/programa_k2011.pdf Участие принимал Сабирзянов Гумер Салихович – заместитель директора ГУ "Институт Татарской энциклопедии АН РТ", ответственный редактор Татарской энциклопедии

В резолюции конференции есть решение "содействовать расширению информации в Википедии". Попробуйте найти контакт с указанными господами на предмет передачи имеющейся в них информации на условиях cc-by-sa.

В качестве аргумента в разговоре можете использовать информацию из Казахстана опубликованную http://wikimediaukraine.wordpress.com/2011/06/17/kz/ (перевод через Google Translate дает отличній результат) - но, как я понял, вы это уже обсуждали в предыдущей секции.

С дружеским приветом --Perohanych 18 июн 2011, 12:49 (UTC)[җавап бирергә]

Спасибо, Юрій Пероганич! Мы как раз работали над этим, но про конференцию ничего не знали. Ещё раз большое спасибо! --Zahidulla 18 июн 2011, 13:44 (UTC)[җавап бирергә]
Да, большое спасибо за информацию!--Рашат Якуп 18 июн 2011, 17:47 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Викикитабы бөтенләй администраторсыз калуы бар, сайлауда безнең катнашырга хакыбыз юк, кандидат пассив, башкалар юк, нишләргә? --Zahidulla 18 июн 2011, 14:34 (UTC)[җавап бирергә]

Әлеге кагыйдәләр рәсми төстә кабул ителмәгән, Википедиядән алынган. Шуңа күрә, минемчә, проектта төзәтмәләре әз генә булган кулланучылар тавыш бирә алыр.--Рашат Якуп 18 июн 2011, 17:49 (UTC)[җавап бирергә]

Башка телләрдәге сайланган/яхшы мәкаләләр үзгәртү

Сәлам егетләр-кызлар! Татар Википедиясен укыганда мәкаләнең башка телдә сайланган мәкалә булуы күрсәтелми (ягъни "Башка телләрдә" исемлегендә "йолдызлар" да, "плюслар" да юк). Мисал өчен - http://de.wikipedia.org/wiki/Deutschland ; http://en.wikipedia.org/wiki/Germany һәм http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D1%8F . Ник алай икән?

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Мәсьәләне хәл итәргә тырышырбыз.--Рашат Якуп 21 июн 2011, 11:11 (UTC)[җавап бирергә]

Татар Википедиясенең яхшы/сайланма мәкаләләре үзгәртү

Җәмәгать, моннан ары бездә яхшы яки сайланма статусын алган мәкаләләрне башка Википедияләрдә {{Link FA|tt}} яки {{Link GA|tt}} дигән үрнәк куеп билгеләгез. Мин яхшы мәкаләләрне РуВикида билгеләп чыктым, мәсәлән: ru:Зутнер, Берта фон. Игътибарга алырсыз =)) --Айдар Шәйхи 22 июн 2011, 17:50 (UTC)[җавап бирергә]

Һәм тагын: бездә яхшы яки сайланма статусына ия мәкаләләрнең кайберләрен статустан мәхрүм итәргә кирәк, безнең исемне хурлыйлар. Бер мисал: Закир Рәмиев. Гомумән, дәрәҗәле мәкаләләр буенча кагыйдә кабул итәргә кирәк. --Айдар Шәйхи 22 июн 2011, 17:52 (UTC)[җавап бирергә]

Стипендии на Викиманию үзгәртү

НП «Викимедиа РУ» предлагает дополнительные стипендии на участие в конференции «Викимания-2011». Drbug 25 июн 2011, 00:13 (UTC)[җавап бирергә]

Җәмәгать, кем катнаша? --Айдар Шәйхи 25 июн 2011, 05:36 (UTC)[җавап бирергә]
Кем тели һәм кемнең баштан түләп торырга акчасы бар - шул.--Zahidulla 25 июн 2011, 06:55 (UTC)[җавап бирергә]
Спасибо, Владимир, за информацию! А что значит «дополнительные стипендии»? --Zahidulla 25 июн 2011, 06:55 (UTC)[җавап бирергә]

Викикитап үзгәртү

Хәерле көн! Бәлки апшыгамдыр да, ләкин шулай да мин Викикитапның яңа даими идарәчесен һәм бюрократын сайлаулар буенча дискуссия уздырам. Шулай ук бу дискуссия барышында Викикитап проектының идарәчеләрен һәм бюрократларын сайлау кагыйдәләрен рәсми рәвештә кабул итүләр уздырылачак.

Бу темага карата фикерләрегезне сездән көтеп калам :) --MalTsilna 25 июн 2011, 16:31 (UTC)[җавап бирергә]

Кая соң ул дискуссия? --Zahidulla 26 июн 2011, 14:10 (UTC)[җавап бирергә]
  Әлегә ул ясалмаган, ләкин сез аны үзегез башлый аласыз Zahidulla әфәнде. Шулак ук сез анда кандидатурагызны да тәкъдим итә аласыз --MalTsilna ▪ talk 27 июн 2011, 09:31 (UTC)[җавап бирергә]

Hello, I run AvicBot, an interwiki bot. I am listing here for a bot flag for AvicBot. -Avicennasis (SWMT) 26 июн 2011, 17:03 (UTC)[җавап бирергә]

Flag granted.--Рашат Якуп 26 июн 2011, 17:12 (UTC)[җавап бирергә]

MalTsilnaBot үзгәртү

Хәерле көн!Мин үземнең ботыма: MalTsilnaBot бот флагы бирүегезне сорыйм.

  • Идарә итүче: MalTsilnа
  • Эше: интервикилар һәм ботозаливка
  • Программасы: Pywikipedia

--MalTsilna ▪ talk 27 июн 2011, 11:29 (UTC)[җавап бирергә]

Флаг бирелде. Эшегездә уңышлар)--Рашат Якуп 27 июн 2011, 19:43 (UTC)[җавап бирергә]
Рәхмәт!--MalTsilna ▪ talk 28 июн 2011, 07:23 (UTC)[җавап бирергә]

Хәерле көн!Мин үземнең ботыма: Vagobot бот флагы бирүегезне сорыйм.

  • Идарә итүче: Vago
  • Эше: интервикилар
  • Программасы: Pywikipedia

Vago 28 июн 2011, 06:31 (UTC)[җавап бирергә]

К работе робота имеются замечания. Вот эти (1, 2, 3) правки неправильны, так как германские государства переводятся как герман дәүләтләре, а алман дәүләтләре - это немецкие государства.--Рашат Якуп 28 июн 2011, 14:26 (UTC)[җавап бирергә]
А тогда почему Германия называется Алмания? --Миннемуллин Булат 28 июн 2011, 18:35 (UTC)[җавап бирергә]
Чөнки рус телендәге Германия нәкъ Алмания дигәнне аңлата. Монда аерманы күрергә кирәк: немцы - алманнар, ләкин германские народы - герман халыклары. Икенче очракта һинд-аурупа телләренә кергән төркем турында сүз бара.--Рашат Якуп 28 июн 2011, 18:49 (UTC)[җавап бирергә]
Хәзер бераз аңдашылды. Рәхмәт. --Миннемуллин Булат 28 июн 2011, 19:02 (UTC)[җавап бирергә]
Эти правки были для теста Татарские буквы для дорогого Миннемуллин Булат. И об этом мои дискуции были с Marat Vildanov.Vago 29 июн 2011, 15:00 (UTC)[җавап бирергә]
Но данный перевод неправильный. Прошу исправить. Я присвою флаг, но, пожалуйста, прежде чем править ботом в статьях, проконсультируйтесь с кем-нибудь из админов.--Рашат Якуп 29 июн 2011, 15:14 (UTC)[җавап бирергә]
Спасибо. Бот в основном буду использовать только для интервики. Но конечно, если понадобится, наверное без согласии админов никакого замены не будет (все равно Татарский язык почти не знаю).Vago 29 июн 2011, 15:27 (UTC)[җавап бирергә]
  ЭшләндеVago 29 июн 2011, 15:35 (UTC)[җавап бирергә]
Ок. Флаг бирелде, эшегездә уңышлар!--Рашат Якуп 29 июн 2011, 15:36 (UTC)[җавап бирергә]