Вена ислам үзәге, имам Гали исемендәге Вена ислам үзәге (алман. Islamisches Zentrum Wien) — Австрия башкаласы Вена шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмиг мәчете. Австриядә төзелгән манарасы булган беренче мөселман гыйбадәтханәсе[1]. Икенче мәчет 2006 елда Тирольнең Тельф шәһәрендә, өченче мәчет Бад-Феслауда төзелә.

Мәчет
Вена ислам үзәге
алман. Islamisches Zentrum Wien
Мәчетнең тышкы күренеше.
Мәчетнең тышкы күренеше.
Мәчетнең тышкы күренеше.
Ил Австрия
шәһәр Вена, Bruckhaufen, 3
Дин Ислам
Бина төре җәмигъ мәчете
Төзелеш еллары 19771979 еллар
Төп даталар:
1977 (нигез ташы салынган)
1979 (ачылган)
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

Австриядә мөселманнарның ~200 гыйбадәт бүлмәләре булса да, манаралы мәчетләре булмый. Мөселман дәүләтләре ярдәме белән 1969 елда Вена мөселманнар җәмгыяте мәчет төзү өчен башкаланың төньягында урнашкан 21нче санлы Флоридсдорф (алман. Floridsdorf) районында мәйданы 8 300 квадрат метр булган җир участогы сатып ала. Австрия хакимияте башкалада мәчет төзү фикерен хуплый. Акча җитмәү сәбәпле, мәчет төзелешен башлый алмыйлар. 1975 елда Согуд Гарәбстаны короле Фейсал ибн Габделгазиз әс-Согуд(ингл.) (19061975) мәчет төзелешен финанслауны үз өстенә ала. 1977 елның 1 июлендә мәчет архитектор Ричард Люгнер(алм.) җитәкчелегендә төзелә башлый. Мәчетне 1979 елның 20 ноябренда Австрия президенты Рудольф Кирхшлегер(алм.) (19152000) ача.

Тасвирлама үзгәртү

Мәчетнең манарасының биеклеге 32 метр, гөмбәзенең биеклеге 16, диаметры 20 метрга җитә.

Ислам үзәге директоры булып Согуд Гарәбстанының Венадагы илчелеге хезмәткәре тора. Вена ислам үзәге, нигездә, Согуд Гарәбстаны корольлеге тарафыннан финанслана торган Бөтендөнья ислам лигасына(ингл.) таяна [2]. Вена ислам үзәге ислам дине руханиларын әзерләү өчен рөхсәт алган.

Фотогалерея үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү