Тимерченьзэм Васся Анисси (чуаш. Тимĕрçенсем Ваççа Аниççи, Паспортта исеме - Княгинина Анисия Васильевна, кияүгә чыкканчы - Васильева Анисия Васильевна; 1893 елның 6 гыйнвары, Түбән Тимерчән, Сембер өязе - 1975 елның 17 декабре, Мәләкәс, Сембер өлкәсе) - беренче чуаш шагыйрәсе, мәгърифәтче.[1][2]

Васся Анисси

Васся Анисси
Тугач бирелгән исеме: Тимĕрçенсем Ваççа Аниççи
Туу датасы: 6 гыйнвар 1893(1893-01-06)
Туу урыны: Сембер өязе, Түбән Тимерчән,
Үлем датасы: 26 март 1915(1915-03-26) (22 яшь)
Үлем урыны: Мәләкәс, Сембер өлкәсе
Милләт: чуаш
Ватандашлык: Россия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1906
Иҗат итү теле: чуаш теле
Дебют: «Авылда»(чуаш. Ялта) дигән шигыре, 1907 ел, «Хыпар» гәзитендә

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1893 елда 6 гыйнварда Түбән Тимерчән (Сембер өязе, хәзерге Сембер өлкәсенең Чынлы районы) авылында туган. Әтисе Василий Итэсь (чуаш. Иттеç Ваççи) скрипкачы була.

1905 елда Анисси Чуаш укытучылар мәктәбенә укырга керә, анда бер ел (1905-1906) белем ала. Монда ул чуаш мәдәниятенең башка күренекле вәкилләре - Константин Иванов, Тайр Тимкки, Николай Шубоссинни белән таныша. Константин Иванов белән бергә театр түгәрәгендә катнаша. «Нарспи» поэмасы куелыш белән түгәрәк берничә авыл буйлап узды.[3] Анисси укуын тәмамлый алмады. Кызын укыту өчен аның әтисе мәдхия җырлаучыдан акча алган булган. Анисси бу акчаны кайтару өчен батрак булып эшләргә мәҗбүр була.[4] 1907 елда «Хыпар» гәзитендә аның «Авылда»(чуаш. Ялта) дигән шигыре, аннары «Кара халык» (чуаш. Хура халӑх) поэмасы һәм Генрих Гейне чуаш теленә тәрҗемәләре басылып чыга. Әмма 1907 елның маенда гәзит ябылды һәм Октябрь инкыйлабына кадәр, башка гәзитләр чыкмады, димәк, дөньяви әдәбиятны Чуваш телендә бастыру өчен мәйданнар булмады диярлек.

1908-1911 елларда Васся Анисси ике сыйныф укытучылык курсларын тәмамлаган. 1916 елда укытучы булу өчен имтиханнар тапшыра.[5] Күп еллар дәвамында Сембер һәм Кемерово өлкәләре мәктәпләрендә укыткан. Бу вакытта Васся Анасси язуын һәм тәрҗемәләр ясавын дәвам итте, әмма үз әсәрләрен бастырмады.

1962 елда Чабаксарда 1917 елга кадәр эшләгән чуваш авторларының әсәрләр җыентыгы дөнья күрә. Билгесезләр арасында - Ваççа Аниççи исемле автор бар, аның гомер еллары (1893-?) дип язылган.[6] Аның иҗаты 63-нче елда, Казанда филолог Константин Петров һәм Васся Аниссиның энесе, геолог Виктор Итесь, очрашкач, яңадан ачылды. 60-нчы - 70-нче елларда шагыйрәнең иске әсәрләре яңадан басылып чыга һәм яңалары, шул исәптән «Идел егет» (чуаш. Атăл каччи) поэмасы, басылып чыга. Васса Аниссиның кайбер әсәрләре Рөстәм Кутуй тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителгән.[2]

Истәлек

үзгәртү

Шагыйрәнең истәлегенә мемориаль такталар урнаштырылган: Мәләкәс шәһәрендә ул яшәгән Морис Тореза урамындагы 2 нче «А» йортта. Түбән Тимерчәндәге мәктәп бинасында.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Васся Анисси/Чувашская энциклопедия
  2. 2,0 2,1 Гордеев В. Л. Васся Анисси 2020 елның 24 февраль көнендә архивланган.
  3. Геннадий Улюкин. Эпĕ Ваççа Аниççине курнă 2020 елның 21 октябрь көнендә архивланган./Канаш
  4. Покровская, В. Долгий путь к признанию / В. Покровская // Республика. – 2013. – 23 янв. (№ 2).
  5. Светлана Костина. Первая чувашская поэтесса(үле сылтама)
  6. Революцичченхи чăваш писателĕсен произведенийĕсем. Н. П. Петров пухса хатĕрленĕ. Чабаксар, 1962, 184 б.