Бәхәс:Көнчыгыш Төркистан гимны

Соңгы шәрех: «Азия ае 2022 вики-марафоны бәяләү җәдвәле» темасында 10 ай элек элек Frhdkazan язды


Уйгырлар яшәгән автономия исеме

үзгәртү

Уйгырлар укмашып яшәгән төбәк исеменең беренче өлеше кытай телендә “Синцзяң” дип, уйгыр телендә “Синҗаң” дип әйтелә. Шуңа күрә бөтен татар тупланмасында да “Синҗаң-Уйгыр автономияле районы” дип үзгәртелсә, минемчә, дөресрәк булыр иде.

Сәлам белән, Фәһим бабагыз. Tolimbayli (бәхәс) 7 ноя 2022, 12:51 (UTC)Җавап бирү

Хөрмәтле Фәһим әфәнде, Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы мәкаләсенең исемен Сез тәкъдим иткәнчә үзгәртү өчен, абруйлы чыганакка (АЧ) сылтама кирәк. Шул АЧ табылганчы, юнәлтү куеп торам. --Әмир (бәхәс) 18 ноя 2022, 16:08 (UTC)Җавап бирү
Сезнең турыда «Ирек мәйданы»нда (8.09.2022) Зилә Нигмәтуллинаның мәкаләсен укыдым, менә аны Forvo битенә сылтама итеп өстәргә була.--Әмир (бәхәс) 18 ноя 2022, 16:08 (UTC)Җавап бирү
Әмир! "Ирек мәйданы"нда язманың кыскартылган варианты гына. Күбрәк укыйсың килсә, китапханәдә "Мәдәни җомга"ның 36 нчы, 38 нче һәм 39 нчы саннарын сорап ал. Һәркайсының 14-15 битләрендә. Анда әле беркем белми торган мәгълүматлар да бар. Tolimbayli (бәхәс) 19 ноя 2022, 02:25 (UTC)Җавап бирү

Азия ае 2022 вики-марафоны бәяләү җәдвәле

үзгәртү

«Азия ае 2022» бәйгесе чикләрендә булдырылган мәкаләне яки баетылган өлешен бәяләү җәдвәле:

# Критерий күрсәткеч +/*
1 Кереш өлеше: Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге (калганын укымасам, нәрсә белүем җитә, юк - бар - темага юлны ача - җитәрлек аңлата) 3 +
2 Мәгълүмати калыплар: {{УК}} яки тематик карточкасы, {{Тышкы сылтамалар}}, {{Бу темага Татнетта}}, башка төр навигацион калыплар 0 +
3 Тексттагы вики-сылтамалар: Мәкаләдән башкаларга вики-сылтамалар урнаштырылган (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
4 Мәкалә сурәтләнгән 3 +
5 Чыганаклар: Мәгълүматны тикшереп алу өчен бәйсез чыганакларга искәрмәләр, сылтамалар, аларның күләме, табу җиңеллеге һәм абруйлылык дәрәҗәсе 1 +
6 Төркемләү төгәллеге 2 +
7 Мәкалә структурасы: Стандарт бүлекләре барлыгы, детальлелеге 1 +
8 Татар фәнен һәм чыганакларын популярлаштыру: ТР ФАнең татар институтлары, Татмедиа, Бөтендөнья татарлар конгрессы басмалары һәм башка татар телле сайтлары мәкаләләренә, Викимәгълүмат элементында — «Tatarica» энциклопедиясенең бәйле татар/рус версияләренә сылтама урнаштыру 0 +
9 Татар теле һәм стиль: Белешмә-энциклопедик стильдә, нейтраль караштан, лексика сайлавы. 3 +
10 Текст күләме: (Стандарт, 3000+, 4500+, 6000+) 3 +
11 Викимәгълүмат: ясалма интеллект аңларлык элементы татарчалаштырылган: (0/Тамгасы/Тасвирламасы/Синонимнары) 0 +
12 Викимәгълүмат: элементы фактлар белән тутырылган: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
13 Викимәгълүмат: элемент чыганаклар белән дәлилләнгән: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) 0 +
14 Википедия:Бирегә нәрсә сылтый: Мәкалә Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 1 *
15 Википедия:Таләп ителгән көч: Тулыландыру (1), тәрҗемә юлы белән булдырылган яңа мәкалә (2) яки чыганаклар буенча язылган яңа мәкалә (3) - Мәкалә тарихыннан һәм вики-ара тикшерү белән билгеләнә. 2 *
16 Викимәгълүмат:Бирегә нәрсә сылтый: Элемент Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) 1 *
17 Мәгариф, фән, югары белем һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче Татарстан, Кавказ илләре һәм ЮНЕСКОга караган рәсми оешмаларны таныту: мәкаләдә бәйле Татарстан, Кавказ илләренең рәсми илкүләм һәм төбәк, ЮНЕСКО һәм гомумән БМО системасы рәсми оешмалары мәгълүматлары телгә алына һәм/яки сайтларындагы тематик материалларга искәрмәләр/сылтамалар китерелгән (0/1-4/5+, визуаль) 1 *
Нәтиҗә: ([1]+[2]+[3]+[4]+[5]+[6]+[7]+[8]+[9]+[10]+[11]+[12]+[13])*[14]*[15]*[16]*[17]=16*2= 32

Казый --frhdkazan (бәхәс) 8 гый 2024, 13:44 (UTC)Җавап бирү

«Көнчыгыш Төркистан гимны» битенә кире кайту.