Көнчыгыш Төркистан гимны

“Азатлык юлында” яки “Котылу юлында” (уйгыр гарәп имласында — قۇرتۇلۇش يولیدا, уйгыр латин язуында — Qurtulush Yolida) һәм шулай ук “Азатлык маршы” (قۇرتۇلۇش مارشى) дип аталган уйгыр милли-ватанпәрлек җыры 1933-1934 елларда Беренче Көнчыгыш Төркистан һәм 1944-1949 елларда Икенче Көнчыгыш Төркистан җөмһүриятләренең гимны булган. Авторы — Мәмәт Гали Тәүфикъ (1901-1937). Хәзерге заманда ул Көнчыгыш Төркистанның мөһаҗирлектәге хакимияте кабул иткән музыкаль символ.[1]

Көнчыгыш Төркистан гимны
Атама قۇرتۇلۇش مارشى
Дәүләт  Восточно-Туркестанская Исламская республика[d]
Әсәр яки аның атамасы теле уйгыр теле
Чыгару датасы 1933
Синҗаң-Уйгыр автономияле районы, уйгырлар укмашып яши торган җирләр

Гимнның тарихы үзгәртү

“Кан” — бу җырда иң күп кабатлана торган сүз. Борынгы вакыйгаларны гына түгел, соңгы гасырда булган хәлләрне күзалласаң да, уйгыр халкының тарихы кан белән язылган, дияргә мөмкин булыр иде. Һәм әйтергә кирәк, ике җөмһүриятнең язмышына да чынбарлыкта Советлар Берлегенең канга сусаган кулы йогынты ясаган.

Беренче дәүләт — Көнчыгыш Төркистан Ислам Җөмһүрияте. Ул 1933 елның 12 ноябрендә бүгенге Кытайның иң көнбатыштагы чигендә урнашкан борынгы Кашгар шәһәрендә, уйгырлар яшәгән җирләрнең (Пакистанның иң төньяктагы ноктасыннан алып Монголиягә кадәр) бәләкәй генә бер кисәгендә игълан ителгән. Гоминдан хакимияте 1934 елда уйгырларга каршы... Ислам динендәге, ләкин кытай телендә сөйләшүче һуэй-цзу солдатларын җибәргән. Кытайча һуэй-цзу яки лао һуэй-һуэй дип атала торган милли төркем борынгы заманнарда ук Ислам динен таратучы гарәпләр белән кытайлыларның катнаш никахлары аша барлыкка килгән. Кашгардагы аз санлы уйгыр ватанпәрвәрләре, кытайлылар чолганышында калган булсалар да, 1937 елга кадәр баскынчыларга каршы тора алганнар. Чынбарлыкта аларның дәүләте Советлар Берлеге үз гаскәрләрен керткәч кенә яшәүдән туктаган. Ләкин советлар, Икенче бөтендөнья сугышы якынлашкан мәлдә Уйгырстанны яулап алып үз кулында тоту мөмкин булмаячагын яхшы аңлаганнар һәм уйгыр җирләрен ташлап киткәннәр.

Икенчесе — Көнчыгыш Төркистан Инкыйлаби Җөмһүпияте. Ул, дөнья сугышы тәмамланыр алдыннан Кашгардан төньяктарак, Голҗа шәһәре тирәсендә төзелгән. Уйгырлар хәтта Гоминдан гаскәрләрен тар-мар итә алганнар. Ләкин дөнья сугышы тәмамлангач, совет гаскәрләре яңадан уйгыр-кытай эшләренә килеп тыкшынганнар. Уйгырстанны Чан Кай-ши хакимиятенә бирмәс өчен. Ахыр чиктә советлар, уйгырларны канга батырып, алар яшәгән җирләрне кытай коммунистлары кулына тапшырганнар.

Бүген уйгыр җирләре, Синҗаң-Уйгыр автономиясе буларак, Кытай империясе карамагында. Биредә 25 миллионга якын кеше яши, шуларның яртысы — уйгырлар. Алар автономиянең көньяк һәм көнбатыш өлешләрендә көн күрәләр. Төньяктарак тагын бер уйгыр анклавы бар.

Көнчыгыш Төркистанның гимны, байрагы һәм гербы Кытайда антиконституцион символлар буларак билгеләнә, аларның "мәгариф яки сәнгать максатларында кулланылышы" авыр җинаять дип санала.[2]

Азатлык маршы قۇرتۇلۇش مارشى үзгәртү

Аудиофайлда Көнчыгыш Төркистанның мөһаҗирлектәге хакимияте чыганакларында һәм шулай ук уйгыр телендәге Википедиядә булган текст беркадәр үзгәртеп башкарылган. Ул төрек телендәге хәзерге заман текстына тәңгәл килә. Аны Youtube'тагы видеофайлның титрларында карагыз: [3]
Гимнның һәр ике юлы ике мәртәбә кабатланып җырлана.

Башлангыч текст, уйгыр гарәп имласында Уйгыр кирилл язуында

(Советлар Берлегендә кулланыла иде)

Тәрҗемәсе
قۇرتۇلۇش يولىدا سۇدەك ئاقتى بىزنىڭ قانىمىز

سەن ئۈچۈن ئەي يۇرتىمىز بولسۇن پىدا بۇ جانىمىز.

قان كىچىپ ھەم جان بىرىپ ئاخىر قۇتۇلدۇردۇق سىنى،

قەلبىمىزدە قۇتۇلۇشقا بار ئىدى ئىمانىمىز.

يۇرتۇمىز بىز يۈز-كۆزۈڭنى قان بىلەن پاكىزلىدۇق

ئۆرلىگەن يالقۇن بىلەن پاكلاندى بەلكى نامىمىز

يار ھەمدەم بولدى بىزنىڭ ھىممىتىمىز سەن ئۈچۈن

شاۋنۇ شۆھرەتلىك ئىدى ھىممەت بىلەن ئەجدادىمىز

ئاتىلارنىڭ جەڭلىرى ئۆچمەيدۇ تارىخ بېتىدىن

نەسلى قالدى جەڭگىۋار بىز ئۇنىڭ ئەۋلادى بىز

ئاقتى قان ھەم چىقتى جان دۈشمەندىن بولسۇن ئەل ئامان

ياشىسۇن، مىڭ ياشىسۇن، پارلانسۇن ئىستىقبالىمىز

Қуртулуш йолида судәк

ақти бизниң қанимиз,

Сән үчүн, әй юртимиз,

болсун пида бу җанимиз.

Қан кичип, һәм җан бирип,

ахир қуртулдурдуқ сини,

Қәлбимиздә қутқулушқа

бар иди иманимиз.

Юртумиз биз йүз-көзүңни

қан билән пакизлидуқ

Өрлиген ялқун билән

пакланди белки намимиз.

Яр-и һәмдәм болди бизниң

һиммәтимиз сән үчүн.

Шавну шөһрәтлик иди

һиммәт билән әҗдадимиз.

Атиларниң җәңләри

өчмәйду тарих бетидин.

Нәсли қалди җәңгивар

биз униң әвлади биз.

Ақти қан һәм чиқти җан

дүшмәндин болсун әл аман.

Яшисун, миң яшисун,

парлансун истиқбалимиз!

Азатлык юлында су күк

акты безнең каныбыз,

Синең өчен, ил-йортыбыз,

булсын фида җаныбыз.

Без кан түгеп һәм җан биреп,

коткарып калдык сине,

Кальбебездә котылуга

иманыбыз бар иде.

Кан белән йөзең-күзеңне

сафландырдык, йортыбыз,

Үрләгән ут-ялкын белән

пакьләнгәндер намыбыз.

Һиммәтебез — синең өчен

сөю-кайгыртуыбыз.

Шанлы һәм шөһрәтле булды

һиммәт белән элгәрләр,

Тарихтан һич җуелмады

ирешелгән җинүләр.

Җиңүчән бер нәсел калды,

без — дәвам итүчеләр.

Акты кан һәм чыкты җан,

дошманнардан ил әман.

Яшәсен, мәңге булсын,

Киләчәгебез, нурлан!

Хәзерге текст (латин язуында) Хәзерге текст тәрҗемәсе
  1. Qurtulush yolinda sudek aqti biznig qanimiz,

Sen üçün ey yurtimiz bolsun pida janimiz.

Qan kiçip hem jan birip akhir qurtuldurduq sini,

Qelbimizde qutquzushqe bar idi imanimiz.

2. Yar-i hem dem boldi biznig himmitimiz sen üçün,

Dunyani sorghan idi ötken ulugh ejdadimiz.

Yurtumuz biz yüz-közigni qan birle pakizliduq,

Emdi hiç kirletmigeymiz çünki Türktur namimiz.

3. Attila, Çinggiz, Tömür Dünyani Titretken idi,

Qan birip nam alimiz biz ularnig evladibiz.

Çiqti jan hem aqti qan düshmendin boldi el aman

Yashisun hiç öçmüsun parlansun istiqbalimiz.

  1. Азатлык юлында су күк акты безнең каныбыз,

Синең өчен, ил-йортыбыз, булсын фида җаныбыз.

Без кан түгеп һәм җан биреп, коткарып калдык сине,

Кальбебездә котылуга иманыбыз бар иде.

2. Һиммәтебез — синең өчен сөю-кайгыртуыбыз.

Дөньяны яулаган иде олуг бабаларыбыз.

Кан белән йөзең-күзеңне сафландырдык, йортыбыз,

Без аны һич керләтмәбез, чөнки төрки намыбыз.

3. Дөньяны тетрәткән иде Аттила, Тимер, Чыңгыз,

Канны биреп, нам алабыз, бүген без — дәвамчыбыз.

Чыкты җан һәм акты кан, дошманнардан ил әман.

Яшәсен, җуелмасын, — киләчәгебез, нурлан!

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү