Борис Александров


Борис Юрьевич Александров (1947 елның 11 сентябре, Уфа, Башкорт АССР, ССРБ2020 елның 30 ноябре, Мәскәү, Россия) — совет һәм Россия табиб-терапевты, эшмәкәр, «Ростагрокомплекс» компанияләр төркеме президенты, «Б. Ю. Александров» югары сыйфатлы глазурьланган сырокалар (?) чыгару буенча брендны төзүче[1]. Язучы, өч тапкыр «Ел эшкуары» Россия премиясе лауреаты (2004, 2006, 2007), «РФ сыйфат проблемалары академиясе» һәм «Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясе» вице-президенты[2].

Борис Александров
Туган 11 сентябрь 1947(1947-09-11)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 30 ноябрь 2020(2020-11-30) (73 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Һөнәре эшкуар

Тормыш юлы үзгәртү

Борис Александров 1947 елның 11 сентябрендә Башкорт АССРның Уфа шәһәрендә табиблар гаиләсендә туа. Әтисе — Юрий Алексеевич, стоматолог. Әнисе — Рива Яковлевна, табиб-дерматовенеролог[3]. Гаилә Уфада яши, аннан Мәскәүгә күчеп килә. Чыгышы буенча — яртылаш яһүд, яртылаш рус[4].

1970 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча И. М. Сеченов исемендәге Ленин орденының 1 нче Мәскәү медицина институтын тәмамлый.

1972—1982 елларда Сахалин диңгез пароходчылыгының «Антон Буюклы» теплоходында табиб-терапевт булып эшли[5].

1982 елда законсыз рәвештә аракы җитештерү һәм сату белән шөгыльләнгән, шуның өчен 1983 елда өч елга ирегеннән мәхрүм ителгән (РСФСР Җинаять кодексының 153 статьясы буенча)[6]. Ике ел тикшерү астында үткәрә һәм бер ел Липецк янындагы төрмәдә[7][8], 1986 елда хөкем ителгәнлекне бетерү белән гаепсез дип табыла.

1980 еллар азагы — 1990 еллар башында, «үзгәртеп кору» һәм Советлар Союзы таркалуы чорында, легаль эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. «Надежда» медицина кооперативы (Юрий Изачик белән берлектә), китаплар нәшер итү һәм сату, төсле металл, Кытай келәмнәре, пыяла савытлар һәм азык-төлек белән сәүдә итү буенча кооперативлар оештыра.

 
Кара шоколадлы ваниль эремчекле «Б. Ю. Александров» сырогы һәм аның катыргы төргәге.

1994 елда, халыкны сөт продуктлар белән тәэмин итү максатыннан, табиб-фикердәшләр Юрий Изачик һәм Леонид Микиртумов белән бергә, сөт продукциясе җитештерү (нигездә, эремчек сыроклар)[9] буенча «Ростагроэкспорт» компаниясенә (хәзер — компанияләр төркеме) нигез сала[10]. 1999 елда премиум-класслы глазурьланган эремчек сыроклар җитештерү буенча «Б. Ю. Александров» брендын төзи. 2020 елның ноябренә булган мәгълүматларга караганда, компанияләр төркеме көн саен 150 тоннадан артык сөт продукциясе чыгара. Компанияләр төркеме составына, Мәскәү өлкәсенең Пушкин районындагы баш заводтан тыш, Саратовта балалар туклануын җитештерү заводы һәм Калининградта глазурь җитештерү предприятиесе керә.

Борис Александров — «Россия Федерациясе сыйфат проблемалары академиясе» һәм «Россия бизнес һәм эшкуарлык академиясе» әгъзасы, «Сыйфат билгесе» ордены кавалеры.

2001 елда Мәскәүдә «Доктор Александров клиникасы» медицина үзәгенә нигез сала һәм җитәкли.

2013 елда Александровның дүртенче стадиядәге лимфатик төеннәрнең яман шеше диагностлаштырылган, шуңа бәйле рәвештә ул Алманиядә һәм Бостонда (АКШ) Дана-Фарбер институтында дәваланган[11]. Америка клиникасында ике атна комада булган.

Шуннан соң ул Латвиягә күчеп килә. Айзпут шәһәрендә Academy Vitality авырлык коррекция үзәге ача. Соңгы елларда Юрмалада яшәгән[12].

2020 елның ноябрь башында Александров COVID-19 респиратор инфекциясе белән чирләгән. 23 ноябрьдә авыр хәлдә Мәскәүдә йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла һәм үпкәләре ясалма вентиляция аппаратына тоташтырыла. Шунда ук 2020 елның 30 ноябрендә вафат була[13].

Шәхси тормыш үзгәртү

Борис Александров биш тапкыр өйләнгән[14]. Аның өч баласы бар:

  • улы — Константин Борисович Александров, эшмәкәр;
  • кызы — Екатерина (1980), «Ростагроэкспорт» премиум-продукция бүлеге җитәкчесе;
  • кызы — Наталья (1982).

Мини-футбол уйнарга яраткан.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Ел эшкуары» Россия премиясе лауреаты (2004, 2006, 2007);
  • Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен «Сыйфат билгесе» ордены[15];
  • III дәрәҗә Мөкатдәс Сергий Радонежский ордены;
  • III дәрәҗә Изге җәфет Мәскәү Даниил кенәзе ордены — «Ростагроэкспорт»ның Филида Изге Ана Покров чиркәвен һәм аның каршындагы чукындыру гыйбадәтханәсен торгызуда катнашуы өчен.

Карашлары үзгәртү

2020 елның февралендә «Forbes» басмасының Россия версиясе журналистының коронавирус турындагы соравына Борис Александров: «Бу тулы сафсата. Бу бөтен дөньяны алдап, Кытай эшләячәк акча. Көн саен яңа вируслар барлыкка килә... Бу коронавирустан автомобиль һәлакәтләренә караганда кеше азрак үлә», дип җавап биргән. Ул шулай ук «битлек бернинди очракта да вирустан сакламый», дип белдергән[6].

2020 елның февралендә Аурупа илләре тарафыннан кертелгән санкцияләр һәм җаваплы Россия контрсанкцияләр турында белдерә: «Һәм менә санкцияләр керткәч..., мин моның өчен һәрвакыт рәхмәтле...»[16].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Человек-бренд — Б. Ю. Александров. О бренде. 2020 елның 1 декабрь көнендә архивланган. Официальный сайт бренда «Б. Ю. Александров» по выпуску глазированных сырков (Московская область, Пушкинский район) // by-alexandrov.ru
  2. Александров Борис Юрьевич и его книга на сайте labirint.ru
  3. Автор и ведущая: Татьяна Миткова. ВИДЕО. Программа «Крутая история» с Татьяной Митковой. «Сырок и вся жизнь». Борис Александров (выпуск от 15 апреля 2020 года). Официальный сайт телекомпании «НТВ» // ntv.ru (15 апреля 2020 года)
  4. Ярослав Бабушкин, Андрей Родин, Андрей Сатин, Нинель Баянова, Ирина Казьмина. «Я впал в кому на две недели, но бизнесменские принципы остались»: создатель сырков «Б. Ю. Александров» о Путине, тюрьме и победе над раком. // forbes.ru (30 ноября 2020 года)
  5. Биография предпринимателя Бориса Александрова. — Президент группы компаний «Ростагрокомплекс» умер в возрасте 73 лет. Информационное агентство России «ТАСС» // tass.ru (30 ноября 2020 года)
  6. 6,0 6,1 Ярослав Бабушкин, Андрей Родин, Андрей Сатин, Нинель Баянова. «Возможностей, как в России, нигде нет»: создатель сырка «Б. Ю. Александров» об успехе, бизнесе на похудении и пропавшем Котлере. — 30 ноября 2020 года умер бизнесмен, основатель бренда «Б. Ю. Александров» Борис Александров. // forbes.ru (30 ноября 2020 года)
  7. Создатель бренда творожных сырков «Б. Ю. Александров» скончался от коронавируса, newsru.com, 30.11.2020.
  8. Б.Ю.Александров против нового поколения бизнеса в Forbes Bingo. Кто получит 1.000.000 рублей? - YouTube
  9. История группы компаний «Ростагроэкспорт». Основные этапы развития. 2020 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. Официальный сайт группы компаний «Ростагроэкспорт» (Москва) // rostagroexport.ru
  10. Новости Компаний («компанию „РостАгроЭкспорт“ в 1994 году основали три врача, учившиеся некогда на одном курсе мединститута: хирург высшей квалификации Леонид Сергеевич Микиртумов и два педиатра, уже упомянутый Борис Юрьевич Александров и профессор, доктор медицинских наук, почетный академик Американской академии наук Юрий Александрович Изачик.») // Журнал «Огонёк». № 10 от 19.03.2003, стр. 17
  11. Чем занимался Б. Ю. Александров в последние годы жизни: отрывок из его книги «Сырок»
  12. Основатель бренда «Б. Ю. Александров» умер от COVID-19. Официальный сайт группы компаний «РБК» // rbc.ru (30 ноября 2020 года)
  13. Умер основатель бренда «Б. Ю. Александров». «РИА Новости» // ria.ru (30 ноября 2020 года)
  14. Панкина М. Основатель бренда «Б. Ю. Александров» Борис Александров умер от коронавируса на spletnik.ru. 30.11.2020.
  15. Умер создатель бренда «Б. Ю. Александров». Международная информационная группа «Интерфакс» // interfax.ru (30 ноября 2020 года)
  16. Создатель сырка «Б.Ю. Александров» о похудении в тюрьме, женщинах и деньгах на коронавирусе.. «Да тебя, скотина, вырастили на этом молоке»: основатель бренда «Б.Ю. Александров» о веганах. // youtube.com (27 февраля 2020 года)

Библиография үзгәртү

  • Б. Ю. Александров. «Сырок. История моей жизни и бизнеса». — М.: Издательство «Манн, Иванов и Фербер», 2016 год, 288 cтр. — ISBN 978-5-00146-471-6

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • by-alexandrov.ru — «Б. Ю. Александров» глазурьланган сырокалар чыгару брендының рәсми сайтының рәсми сайты