Бишбүләк районы татар авыллары
Бишбүләк районы (рус. Бижбулякский район, баш. Бишбүләк районы, чуаш. Пишпӳлек районĕ) — Башкортстан Республикасының көнбатыш өлешендә урнашкан район.
Районда барлыгы 86 авыл бар, шуларның 21-е татар авылы.[1][2]
Районда татар авыллары: Кунаккол, Касыйм, Яңа Биктәш, Морадым, Исәкәй, Шомыртлы, Мәнәвез-Мәскәү, Усак-Кичү, Иттихат, Разия, Кыңгыр-Мәнәвез, Чулпан, Барыш, Муса, Ибрай, Җилбулактамак, Ает, Дүсән, Тукай, Кәрим, Сухоречка. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]
Кунаккол, Касыйм авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Төньяк Башкортстан җирлегенә иң беренче булып күченгән һәм XVIII гасырда көньякка юнәлгән мишәрләр (ягъни байкыбаш токымнары).[4] Кунакколга Миякә районыннан типтәрләр дә күченгән.
Җилбулактамак, Ает, Дүсән, Тукай, Кәрим авылларында күберәк казан татарлары яши. Чыгышлары белән күбесе бүгенге Татарстанның Сарман якларыннан. Алардан тыш Казан арты (Яңа Биктәш, Морадым, Исәкәй, Сухоречка, Шомыртлы), пермь (Мәнәвез-Мәскәү), бүгенге Башкортстанның төньяк-көнбатыш якларыннан (Усак-Кичү, Иттихат, Разия, Кыңгыр-Мәнәвез, Чулпан, Барыш) татарлар да, Муса һәм Ибрай авылларында татарлашкан мөселман чуашлар яши.[5]
Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы,[6] ә мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[7]
Юкка чыккан татар авыллары: Бәк-Гаспралы, Тумашъелга.[8]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Онлайн — энциклопедия Tatarica
- ↑ Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Бижбулякский район.
- ↑ База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
- ↑ Ягафова Е.А. Чуваши-мусульмане в XVIII — начале XXI вв.: Монография.. — Самара: ПГСГА, 2009. — 128 с.
- ↑ Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
- ↑ Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
- ↑ Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.