Бернгард Кафенгауз

Бернгард (Борис) Борисович Кафенгауз (1894 елның 1 (13) июле, Проскуров, Подольск губернасы1969 елның 27 июне, Мәскәү) — совет тарихчысы, тарих фәннәре докторы. Икътисадчы Лев Кафенгауз абыйсы.

Бернгард Кафенгауз
Туган телдә исем рус. Бернгард Борисович Кафенгауз
Туган 1 (13) июль 1894
Хмелнытскый, Подолия гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 27 июнь 1969(1969-06-27)[1] (74 яшь)
Мәскәү, СССР[1]
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре тарихчы, университет профессоры
Эш бирүче МДУ тарих факультеты[d] һәм ССҖБ ФА тарих институты[d][2]
Балалар Кафенгауз, Юрий Бернгардович[d]
Кардәшләр Кафенгауз, Лев Борисович[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d] (1946)

Тормыш юлы үзгәртү

Бернгард Кафенгауз 1894 елның 1 (13) июлендә Проскуров шәһәрендә туган. 1913 елда Мәскәү университетының тарих-филология факультетына укырга керә (1920 елда тәмамлый). Рус тарихы буенча махсуслашкан. Михаил Богословский, Юрий Готье, Алексей Яковлев аның укытучылары булалар. РАНИОН Тарих институты аспиранты була, бер үк вакытта экскурсовод, балалар колониясендә тәрбияче, статистик булып эшли.

1930 елдан ССРБ Тышкы һәм эчке сәүдә халык комиссариаты Фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, 1936 елдан — доцент, 1948 елдан — МДУ тарих факультеты профессоры.

1938 елда Иван Посошков иҗатына багышланган кандидатлык диссертациясен яклый (1937 елда аның «Ярлылык һәм байлык турында китап» дигән иншасын фәнни бастырып чыгара). 1946 елда Демидовлар хуҗалыгы турында докторлык диссертациясен яклый, аның өчен материал Урал архивларында сугыш вакытында алына.

Фәнни тикшеренүләрнең тематикасы: Россиянең XVIII гасырда социаль-икътисади тарихы, иҗтимагый фикер тарихы, Псков тарихы, чыганаклар белеме. Бернгард Кафенгауз рус тарихы буенча мөһим басмалар әзерләүдә катнаша: «ССРБ тарихы очерклары», «ССРБда тарихи фән тарихы очерклары», «Мәскәү тарихы», «Бөек Пётр хатлары һәм кәгазьләре».

Новодевичье зиратында җирләнгән.

Бүләкләр үзгәртү

Гаилә үзгәртү

  • Хатыны — Тамара Андреевна (туганда Прудковская) (1893—1969), ВХУТЕМАСта укыган, әмма тәмамламаган, рәссам Надежда Удальцова сеңлесе[3].
    • Улы — Юрий (1929—2008), рәссам-монументалист[4]
  • Абыйсы — Лев Борисович Кафенгауз (1885—1940) — экономист
  • Абыйсы — Михаил Борисович Кафенгауз, Химпроект инженеры һәм Мәскәү электротехника институты доценты[5].
  • Апасы — Елизавета Борисовна Кафенгауз, 1911—1919 елларда Мәскәү университетында укый[3].

Төп хезмәтләр үзгәртү

  • Внешняя политика России при Петре I. М.: Госполитиздат, 1942. 86, [2] с.
  • Северная война и Ништадтский мир (1700—1721). М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1944. 80 с.
  • О происхождении и составе Псковской судной грамоты // Исторические записки. 1946. Т. 18. С. 295—326.
  • Петр I и его время. М.: Учпедгиз, 1948. 175 с.
  • История хозяйства Демидовых в XVIII—XIX вв.: Опыт исследования по истории уральской металлургии. М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1949. Т. 1. 524 с.
  • Посадники и боярский совет в древнем Пскове // Исторические записки. 1950. Т. 33. С. 173—202.
  • И. Т. Посошков: Жизнь и деятельность. М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1950. 191 с. (2-е изд. 1951)
  • Восстание в Пскове в 1483—1486 гг. // Исторические записки. 1955. Т. 50. С. 297—308.
  • Россия при Петре Первом. М.: Учпедгиз, 1955. 176 с.
  • Очерки внутреннего рынка России первой половины XVIII века: (По материалам внутренних таможен). М.: Изд-во АН СССР, 1958. 355 с.
  • Таможенные книги XVIII века // Археографический ежегодник за 1957 год. М., 1958. С. 127—137.
  • Пушкин о Петре I // История СССР. 1961. № 3.
  • Герои Отечественной войны 1812 года. М.: Просвещение, 1966. 130 с. В соавторстве с Г. А. Новицким.
  • Древний Псков: Очерки по истории феодальной республики. М.: Наука, 1969. 135 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Кафенгауз Бернгард Борисович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Большая российская энциклопедияМосква: Большая российская энциклопедия, 2004.
  3. 3,0 3,1 Погодин Владимир. Тамара Кафенгауз «Зовёт меня простор зеленоглазый…» М.: 2016. ISBN 978-5-00028-120-8
  4. Кафенгауз, Юрий Бернгардович (художник ; 1929—2008), archived from the original on 2017-09-02, retrieved 2022-05-29 
  5. ЕНИП — Электронная библиотека «Научное наследие России», archived from the original on 2017-09-02, retrieved 2022-05-29 

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү