Баймак районы татар авыллары

Баймак районы (баш. Баймаҡ районы, рус. Баймакский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан.

Баймакрайоны

Районда барлыгы 92 авыл бар, шуларның берсе татар авылы — Юлык.[1][2]

Авыл 1781 елны Казан өязе Эзмә авылы (хәзеге Татарстанның Саба районы) ясаклы татарлары тарафыннан нигезләнә. Алар биредә Верхнеуральск-Ырынбур трактында башкортлар урынына почта хезмәте алып бару шарты белән урнаша. 1869 елны алтын ятмаларын үзләштерү башлана. Юлыкта алтын ятмалар хуҗалары Рәмиевләрнең штаб-квартирлары була (1918 елга кадәр).[3].

Искәрмәләр үзгәртү