Асламбәк Аслаханов

Асламбәк Әхмәд улы Аслаханов (1942 елның 11 марты, Яңа Атаги, Чечен-Ингуш АССР, ССРБ) — Россия сәясәтчесе, Россия Президентының Төньяк Кавказ регионы проблемалары буенча киңәшчесе (2004—2008), ССРБ Эчке эшләр министрлыгының милиция генерал-майоры, юридик фәннәр докторы, профессор. Федерация Советы әгъзасы (2008—2012), Дәүләт думасы депутаты (2000—2003).

Асламбәк Аслаханов
Туган 11 март 1942(1942-03-11) (81 яшь)
Новые Атаги[d], Шали районы[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Әлма-матер Харкау милли мәгарифбелем үнивирситите[d]
Һөнәре сәясәтче, хәрби хезмәткәр, дәүләт эшлеклесе, РФ Дәүләт думасы депутаты
Гыйльми дәрәҗә: юридик фәннәр докторы[d]

 Асламбәк Аслаханов Викиҗыентыкта

Россия федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе. Самбо буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Тормыш юлы үзгәртү

Асламбәк Аслаханов 1942 елның 11 мартында Чечен-Ингуш АССРның Яңа атагы авылында туган. Чечен. 1944 елда аның гаиләсе депортацияләнгән Кыргызстанда укый, әмма мәктәпне Грозныйда тәмамлый.

1967 елда Харьков дәүләт педагогия институтының юридик факультетын тәмамлый. Институтны тәмамланганнан соң Украина ССР Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә[1].

1981 елда кызыл диплом белән ССРБ ЭЭМ академиясендә укуын тәмамлый.

ССРБ ЭЭМ боерыгы буенча Һейдәр Әлиевка, аны җинаять җаваплылыгына тарту максатыннан, материаллар җыя. 1988 елда тикшерү төркеме составында Һейдәр Әлиевны кулга алу өчен Бакыга килә[2].

1989 елда Азәрбайҗан ССРның Бина аэропортында террорчылар очкычны басып алган вакытта, Аслаханов сөйләшүләр алып барырга чакырыла. Ул очкыч бортына үтеп кергән һәм тоткырларны азат итүгә ярдәм иткән. Операция өчен шул ук елны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[3].

1990 еллар башында Эчке эшләр министрлыгыннан эштән китә.

1992 елда — Ингушетия вакытлы администрациясе башлыгы. Чечен сугышлары барышында көч гамәлләрен кискен тәнкыйтьләгән һәм үзен сөйләшүләр өчен арадашчы сыйфатында тәкъдим иткән.

1992 елдан «Россия Федерациясенең хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләре хезмәткәрләре ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты булып тора[4].

2000 елдан 2003 елга кадәр — Чечнядан Дәүләт думасында депутат, «Ватан — Бөтен Россия» Дума фракциясенә кергән. 2002 елдан — Дәүләт төзелеше комитеты башлыгы урынбасары.

2003 елның августыннан Россия Федерациясе президентының Төньяк Кавказ регионы мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

2003 елның августында Ә. Закаев белән Лихтенштейнда формаль булмаган сөйләшүләрдә катнаша.

2008 елның июленнән 2012 елның маена кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советында Омск өлкәсе хөкүмәтен тәкъдим итә.

2011 елдан «Антиконтрафакт» халыкара ассоциациясе президенты[5].

Асламбәк Аслаханов 100 дән артык фәнни һәм публицистик эш язган. Юридик фәннәр докторы, Россия ЭЭМ академиясе профессоры. 100 дән артык дәүләт, региональ һәм халыкара бүләкләр белән бүләкләнгән.

Спорт нәтиҗәләре үзгәртү

Самбо буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, ирекле көрәш, классик көрәш һәм дзюдо буенча ССРБның спорт мастеры. Спортта хезмәт иткән. 1975 елга кадәр ярышларда катнашкан

1971 елда ССРБ халыклары спартакиадасында самбо буенча Украина җыелма командасы капитаны була. Беренче көрәштә үк бот мускулын өзә[6].

1978 елда, зур спорттан киткәннән соң өч ел узгач, җитәкче боерыгы буенча, Себер һәм Ерак Көнчыгыш чемпионатларында Амур өлкәсе өчен чыгыш ясый. Финалда ССРБ чемпионатының көмеш призерын җиңә һәм аңын югалта. Аслаханов ашыгыч рәвештә госпитальгә озатыла. Аның бөерләр һәм башка мөһим органнар эшләми башлаган[6].

Ветераннар арасында 4 тапкыр дөнья чемпионы.

Бүләкләр үзгәртү

 
Почёт ордены белән бүләкләү
  • Кызыл Йолдыз ордены (1989 елның 15 июне);
  • Дан ордены (1992 елның 5 феврале);
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2003 елның 5 апреле) — актив закон чыгару эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[7];
  • Дуслык ордены (2007 елның 11 марты)[8];
  • Почет ордены (2012 елның 30 сентябре) — актив закон чыгару эшчәнлеге, законлылыкны ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[9];
  • Әхмәт Кадыйров ордены (2008 елның 30 апреле);
  • «Милли байлык» ордены (2018 елның 21 июне);
  • «Законлылык даны өчен» орден билгесе (2007 елның 12 марты)[10].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. archive
  2. Аслаханов, Асламбек. lenta.ru. 2019-11-10 тикшерелгән.
  3. Член Совета Федерации, представитель от исполнительного органа государственной власти Омской области Асламбек Аслаханов. Радио Свобода. 2019-11-10 тикшерелгән.
  4. Президент АРПОиС. arpo.ru (2015-12-04). әлеге чыганактан 2018-09-20 архивланды. 2018-09-20 тикшерелгән.
  5. Руководство. anti-counterfeiting.ru. 2018-09-20 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Аслаханов Асламбек Ахмедович. Всероссийская федерация самбо
  7. Указ Президента Российской Федерации «О награждении государственными наградами Российской Федерации» №404. Kremlin.ru (2003-04-05). 2018-09-20 тикшерелгән.
  8. Указ Президента Российской Федерации от 11.03.2007 № 317 «О награждении орденом Дружбы Аслаханова А. А.». lawmix.ru (2007-03-11). 2018-09-20 тикшерелгән.
  9. Указ Президента Российской Федерации от 30.09.2012 г. № 1315 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». kremlin.ru (2012-09-30). 2018-09-20 тикшерелгән.
  10. Постановление губернатора МО от 12.03.2007 № 26-пг «О награждении наградами Московской области и присвоении почетных званий Московской области». zakonprost.ru (2007-03-12). 2018-09-20 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Сигаури И. М. Очерки истории и государственного устройства чеченцев с древнейших времён. — М.: Русь, 2002. — Т. 3. — 398 с. — 500 экз. — ISBN 5-89655-009-X.

Сылтамалар үзгәртү