Аркадаг (Төрекмәнстан)

Ахал вилаяте үзәге (Төрекмәнстан)
Аркадаг (Төрекмәнстан)
Шәһәр
Ил Төрекмәнстан
Өлкә Ахал вилаяте
хәким Ш. Дурдылыев
Нигезләнгән /
Беренче телгә алу
2019
Шәһәр статусы алу датасы 2022
Мәйдан 23,7 км2
Климат кискен континенталь
Рәсми тел төрекмән теле
Халык саны 70 000 кеше (2023)


Аркада́г (төрекм. Arkadag) ― шәһәр, Төрекмәнстанның Ахал вилаятенең яңа административ үзәге (Аннау урынына), Ашхабадның шәһәр яны торак пункты. Актив төзелеш стадиясендә. Тантаналы рәвештә 2023 елның 29 июнендә рәсми ачылган. Шәһәрдә яшәүче халыкның проект саны 64 086 кеше тәшкил итә. [1] Аркадаг Төрекмәнстанның беренче «акыллы шәһәре» буларак күзаллана. [2]

Атамасы үзгәртү

Яңа шәһәрнең исеме Аркадаг Төрекмәнстанның икенче (2007―2022) Президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның рәсми титулы «Аркадаг» (яки «Каһарман―Аркадаг»ка) охшаган. Әлеге атама (титул) рәсми рәвештә дәүләтнең икенче Президентына карата гына Төрекмәнстан гражданнары тарафыннан, шулай ук рәсми затлар һәм Төрекмәнстанның барлык дәүләт ММЧлары тарафыннан кулланыла.

География үзгәртү

Төрекмәнстан башкаласыннан 30 км ераклыкта, Копет-Даг таулары янында урнашкан [3] яңа шәһәр төзелеше Ахал вилаятенең Гөкдепе әтрабы (районы) Горҗав (элекке Корҗоу [4]) авылына караган авыл хуҗалыгы җирләрендә башкарылган. Яңа шәһәр территориясе Горҗав һәм Аба Аннаев (элекке Чули[4]) авыллары арасындагы араны тутырган. 2022 елның 20 декабрендә Аба Аннаев авылы Аркадаг шәһәре составына кертелә һәм бетерелә. [5] Шәһәр төзелешенең беренче чираты 1002 га мәйдан җирне алып тора, барлыгы Аркадаг шәһәренә административ буйсынудагы территория составына 2370 га кертелгән, алар Ахал вилаятенең Гөкдепе әтрабы (административ үзәге Гөкдепе) составынан чыгарылган. Әлеге территория көньяктан һәм көнчыгыштан Ашхабад шәһәренең Абадан[d] (2002 елга кадәр Бүзмеин) әтрабы составына керүче җирләрнең тышкы чигенә тоташа.

Тарих үзгәртү

2018 елның көзендә Төрекмәнстан Президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов Ахал вилаятенең яңа административ үзәген төзү буенча проект тәкъдимнәрен карый. [6] Төрекмәнстан Президентының Ахал вилаятенең яңа административ үзәген төзү турындагы карары 2019 елның 4 мартында чыккан. Шәһәргә рәсми рәвештә Президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов тарафыннан 2019 елның 10 апрелендә нигез салынган. [7]

Шәһәр төзелеше 2020 елда башланган, 2022 ел ахырына яңа шәһәр төзелешенең беренче чиратының шактый өлеше әзерлек дәрәҗәсендә булган. 2022 елның 20 декабрендә Төрекмәнстан Мәҗлесе[d] тарафыннан «Ахал вилаятенең яңа административ үзәген шәһәр категориясенә кертү һәм аңа исем бирү турында» Карар кабул ителә, шул ук документ белән Ахал вилаятенең административ үзәге Аркадаг шәһәренә күчерелә. [5]

2023 елның 23 мартында Аркадаг шәһәре Ахал вилаяте составынан чыгарыла һәм дәүләт әһәмиятендәге шәһәр статусын ала, [8] «дәүләт әһәмиятендәге шәһәр» статусы Төрекмәнстан тарихында беренче тапкыр бирелә. [9]

2023 елның 29 июнендә Аркадаг шәһәрен рәсми ачу тантанасы уза. [10][11] Тантанада Татарстаннан Казан мэры Илсур Метшин, КАМАЗ ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова катнаша. [12] Төркия делегациясе яңа шәһәргә 2 TOGG электромобиле бүләк итә.[12]

Шәһәр төзелеше үзгәртү

Шәһәрнең беренче чираты бер үк вакытта 1002 гектар мәйданда төзелә. Беренче чират 336 объектны үз эченә ала, шул исәптән:

  • хәкимлек (мэрия) административ биналары
  • иҗтимагый оешмаларның административ бинасы
  • Дәүләт флагы флагштогы
  • «Ахал» монументы
  • Ахал ат циркы
  • Атчылык фәнни-җитештерү үзәге
  • Рухият сарае
  • Дәүләтмәммәт Азади исемендәге Ахал вилаять китапханәсе
  • туй тантаналары үзәге Bagt köşgi
  • Аман Гөлмәммәдов исемендәге дәүләт драма театры
  • музей
  • Ахал вилаяте учреждениеләре һәм хокук саклау органнары биналары
  • банк филиаллары
  • балалар сәламәтләндерү-тернәкләндерү үзәге
  • сәламәтлек йорты
  • 160 урынлык онкология үзәге
  • 150 урынга исәпләнгән ана һәм бала сәламәтлеген саклау үзәге
  • 350 урынга исәпләнгән күппрофильле хастаханә
  • ашыгыч ярдәм үзәге
  • Халыкара атчылык академиясе
  • һәрберсе 720 урынга исәпләнгән 4 гомуми белем бирү мәктәбе
  • 4 урта һөнәри мәктәп (педагогика һәм медицина)
  • һәрберсе 320 урынга исәпләнгән 10 балалар бакчасы
  • күппрофильле спорт комплексы
  • спорт үзәге
  • 10 000 урынлык стадион
  • 258 ике, биш, җиде һәм тугыз катлы торак йорт
  • 19 магазин
  • 3 көнкүреш йорты
  • кунакханә
  • сәүдә-күңел ачу үзәге
  • ял зонасы
  • Акхан аты статуясы

Кардәш шәһәрләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Нейтральный Туркменистан» 22 декабря 2022 г., стр. 2
  2. Новый Центр Ахала – "умный" город (New Center of Ahal - a "smart" city) (Russian), Электронная газета «Золотой век» (12 September 2022).
  3. В Туркменистане открыли первый в стране «умный город», названный Аркадаг. Новости Дарё, 29.06.2023(рус.)
  4. 4,0 4,1 Советская топографическая карта масштаба 1:100 000
  5. 5,0 5,1 «Нейтральный Туркменистан» 22 декабря 2022 г., стр. 1
  6. В Туркменистане будет создан новый административный центр Ахалского велаята
  7. В Туркменистане заложили новый центр Ахалского велаята
  8. Закон Туркменистана о городе Аркадаг от 23.03.2023
  9. Город новой эпохи в сиянии огней
  10. В Туркменистане начались торжественные мероприятия церемонии открытия нового города Аркадаг
  11. Анна Белорусцева. В Туркменистане открыли первый в стране "умный" город . Российская газета, 29.06.2023(рус.)
  12. 12,0 12,1 Ринат Билалов. «Умный» город в Туркменистане: белый камень и делегация из Татарстана. Татар-информ, 30.06.2023
  13. Новый город Аркадаг стал побратимом Казани и Телави.