Анна Квирентия Нильссон

Анна Квирентия Нильссон (ингл. Anna Quirentia Nilsson; 30 март 1888 ел11 февраль 1974 ел) — «телсез кино» дәверендә билгелек яулаган Америка актеры, чыгышы буенча Швециядан.

ингл. Anna Q. Nilsson
Сурәт
Имза
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Швеция
 Америка Кушма Штатлары
Туу датасы 30 март 1888(1888-03-30)[1][2]
Туу урыны Истад[d], Мальмёхус[d], Швеция[2]
Үлем датасы 11 февраль 1974(1974-02-11)[1][2] (85 яшь)
Үлем урыны Гемет (Калифорния), Риверсайд (округ, Калифорния), Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Үлем сәбәбе йөрәк җитешсезлеге
Ире яки хатыны Guy Coombs[d]
Әһәмиятле кеше Беквит, Джеймс Кэролл[d][2], Нильс Астер[d][2], Джин Келли[d][2], Джозеф Патрик Кеннеди[d][2] һәм Уильям Харт[d][2]
Туган тел инглиз теле
Язма әсәрләр теле инглиз теле
Һөнәр төре актёр, киноактер, модель, биюче, театр режиссеры, сәхнә бизәүче, башкаручы
Сәяси фирка әгъзасы республиканская партия Калифорнии[d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
 Анна Квирентия Нильссон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Эшче гаиләсендә туган. Мәктәпне тамамлаганнан соң Швециянең көнбатышында сатучы булып эшли.1905 елда ул АКШка күчеп китә һәм анда беренче вакытта бала караучы булып эшли. Озакламый Анна модель бизнесында уңышлы карьерага ирешә һәм 1911 елда кинога килеп эләгә. Ананры ел саен Нильссон катнашлыгындагы дистәләп фильмнар экранга чыга башлый. «Kalem» студиясендә ул үзенең рольләренең күпчелеген башкара һәм Элис Джойс белән беррәттән йолдыз булып санала. 1920 нче елда Нильссон «Рaramount Рictures» белән уңышлы хезмәттәшлек итә һәм зур уңышка ирешә. 1923 елда Анна Нильссон Рекс Бичның әсәре буенча куелган «Негодяй» фильмында Шерри Мэлоут ролен уйный, аннары бу рольне ремейкларда Бетти Компсон (1930), Марлен Дитрих (1942) һәм Бакстер. Э. (1955) башкаралар[3].

Тавышлы кино чоры башлану белән Анна Нильссонның карьерасы аска тәгәри, әммә вак рольләрне ул аннары да, 1950 нче елларның уртасына кадәр, уйный әле. 1950 елда «Сансет бульвары» фильмында күренеп кала, бу фильмда Норма Десмонд йортындагы «балавыз фигуралары» кичәсендә ул үз-үзен уйный.

Анна К. Нильссон йөрәк авыруынан 1974 елның февралендә Калифорниянең зур булмаган Хамлет шәһәрендә вафат була[4].Кинематографияга керткән өлеше өчен актриса Голливуд аллеясындагы йолдызга лаек була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Find A Grave — 1996.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Anna (Q) Quirentia Nilsson
  3. Anna Q. Nilsson’s Silent Films
  4. Anna Q. Nilsson, Swedish Star In Many Early Films, Dies at 85 (New York Times, Wednesday, February 13, 1974, p. 42)

Фильмографиясе үзгәртү

  • 1915 — Яңарыш / Regeneration
  • 1919 — Таланган Армения / Ravished Armenia
  • 1923 — Голливуд
  • 1950 — Сансет бульвары
  • 1951 — Американлы Парижда
  • 1954 — Җиде абыйлы-энеле өчен җиде кыз — Миссис Элко (титрларда күрсәтелмәгән)