Йөрәк җитешсезлеге

Сулыш аппаратының организмны кислород белән тәэмин итү һәм углекислый газны чыгару функциясен җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмаса, сулыш алу җиткелексезлеге барлыкка килә. Бу чир башка авырулар — кан әйләнеше җиткелексезлеге, кан авырулары вакытында, үзәк нерв системасы зарарланганда, сулый торган һавада кислород аз булса күзәтелергә мөмкин.

Йөрәк җитешсезлеге
Сурәт
Саклык белгечлеге кардиология
Симптомнар тын кысылу[d], артык талчыгу[d], отёк[d], асцит[d] һәм anasarka[d]
Диагностика юллары Эхокардиография[d] һәм Электрокардиограмма[d]
Дәвалау юллары Диуретики[d]
Анатомик урнашуы йөрәк
Возможные медицинские заключения abnormal third heart sound[d] һәм abnormal fourth heart sound[d]
Риск факторы таҗсыман кызылтамырның җитешсезлеге[d][1], шикәр авыруы[1], кан басымы артуы[1] һәм избыточная масса тела[d][1]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/heart_failure[2]
ICPC 2 идентификаторы K77
NCI Thesaurus идентификаторы C50577
 Йөрәк җитешсезлеге Викиҗыентыкта

Сулыш алу җиткелексезлеге тышкы сулыш бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килсә, үпкә җиткелексезлеге турында әйтергә була. Бу төшенчәгә тукыма сулышы яки «эчке» сулыш алу керми.

Сулыш алу җиткелексезлеге ике формада яки стадиядә була. Беренче стадиядә канның газ составы үзгәрми, артериаль канда кислород белән углекислый газ микъдары нормада кала. Икенче стадиядә канда углекислота арта һәм газ ацидозы (канда һәм тукымаларда кислота күбәю) барлыкка килә.

Вакыт узу белән, үпкә җиткелексезлегенә йөрәк авырулары өстәлә. Уң карынчыкка йөкләнеш арта һәм ул бирешә башлый, бу, үз чиратында, уң карынчык җиткелексезлегенә китерә.

Авыруның клиник картинасында тын бетү төп симптом булып тора.

Үпкәләрнең җиткелекле эшләмәвенә бронхлар аша һава йөреше бозылу һәм үпкәләрнең эластик сузылу сәләте кимү китерә.

Канның кислородка җитәрлек дәрәҗәдә туенмавы нәтиҗәсендә цианоз барлыкка килү икенче мөһим симптом булып тора. Тын бетү һәм цианоз үпкә җиткелексезлеге үзе генә булганда да, шулай ук үпкә-йөрәк җиткелексезлеге вакытында да күзәтелә. Шуңа күрә аларны бу симптомнар буенча гына аеру авыр. Уң карынчык җиткелексезлегенең билгесе — сулыш чыгарганда һәм сулаганда муен веналарының кабарып чыгуы, уң як карынчыкның гипертрофиясен күрсәтүче корсак өсте тибеше, бавыр зураю һәм аның авыртуы, шешенүләр.

Үпкә җиткелексезлеген дәвалау аны китереп чыгарган авыруларны дәвалауга бәйләнгән. Дәвалау процессының гомуми принциплары бронхларда һава йөрешен яхшыртудан, бронхоспазмнарны бетерүдән, үпкә тукымаларының һәм бронхларның инфекцион-ялкынсыну авыруларын дәвалаудан, кислород һәм сулыш үзәкләрен ярсытып җибәрүдән, сулыш алу гимнастикасы белән шөгыльләнүдән гыйбарәт.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү