Андрей Говоров
Андрей Андреевич Говоров (укр. Андрій Андрійович Говоров; 1992 елның 10 апреле, Акъяр) — Украин йөзүчесе, Атказанган спорт мастеры, Беренче яшүсмерләр Олимпия уеннары чемпионы, 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр дөнья рекордчысы, яшүсмерләр арасында күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионатлары призёры, яшүсмерләр арасында 50 м га баттерфляй белән йѳзүдә ике тапкыр Европа рекордчысы, 50 м га ирекле стиль һәм 100 м га баттерфляй белән йөзүдә һәм 50 м га кыска бассейннарда баттерфляй белән йѳзүдә алты тапкыр Украина рекордчысы. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә йөзүдә ярымфиналга барып җитә, ул 2 августның кичке сессиясендә 22,09 секунд һәм 22,12 секунд вакыт күрсәтә.
Андрей Говоров | |
---|---|
Туган | 10 апрель 1992 (32 яшь) Акъяр, Украина |
Ватандашлыгы | Украина |
Әлма-матер | Олесь Һончар исемендәге Днепропетровск милли университеты[d] |
Һөнәре | йөзүче |
Спорт такымы әгъзасы | Toronto Titans[d] |
Тормыш юлы
үзгәртү2013 елның июль аенда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 50 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә финалда алтын медаль яулый.
Андрейның тренеры — Украинаның атказанган тренеры Константин Николаевич Карташов, ә 2016 елдан — Бразилия тренеры Arilson Soares da Silva.
2015 елның августында Мәскәүдә йөзү буенча Дөнья кубогының беренче этабында алтын һәм бакыр медальләргә ия була[1][2].
2015 елның декабрь аенда 22,36 вакыт белән Нетаниядә (Израиль) кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулый.
2016 елның 10 июнендә «Маре Нострум» (Барселона) турнирының йомгаклау этабында җиңү яулый, ярышлар рекордын яңарта — 23,16 сек., 50 м баттерфляй белән йөзү.
2017 елда Будапештта узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында баттерфляй белән 50 метр дистанциядә бакыр медаль яулый[3].
2021 елның маенда Будапештта узган Европа чемпионатында украин спортчысы баттерфляй белән 50 метр дистанциягә йөзүдә, финалда 23,01 вакыт күрсәтеп, көмеш призёр була.
Иң яхшы нәтиҗәләр
үзгәртүВакыт күрсәткечләре буенча
үзгәртү- 50 м га ирекле стиль — 21,46 (Рио, Җәйге Олимпия уеннары 2016)
- 50 м га ирекле стиль — 20,96 (Париж, Дөнья кубогы 2016)
- 50 м баттерфляй — 22,27 (Рим, 1 июль, 2018 ДВ)
- 50 м баттерфляй — 22,36 (Гернинг, 15 декабрь, КВ 2013)
- 100 м га ирекле стиль — 49,12 (Харьков, 17 апрель, 2015 ДВ)
- 100 м га ирекле стиль — 47,58 (Берлин, 14 ноябрь, КВ 2009)
Дәүләт бүләкләре
үзгәртү- III дәрәҗә «Казанышлар өчен» ордены (2013 елның 25 июле) — «Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән, фидакарьлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәткән, Украинаның халыкара абруен күтәргән өчен»[4]
Шәхси тормыш
үзгәртүДнепропетровск югары физик культура училищесын тәмамлый. О. Гончар исемендәге Днепропетровск милли университетында укый. Өйләнгән.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Украинский пловец взял «золото» в Москве
- ↑ Украинец завоевал бронзу на московском этапе Кубка мира по плаванию
- ↑ Андрей Говоров стал бронзовым призером чемпионата мира по плаванию - 24.07.2017 19:39 — Новости Укринформ (рус.). 31 июль 2017 тикшерелде.
- ↑ Указ Президента Украины № 392/2013 от 25 июля 2013 года «О награждении государственными наградами Украины» 2014 елның 8 июль көнендә архивланган.
Сылтамалар
үзгәртү- Андрей Говоров. Лондон 2012 сайтында профиле
- Украинаның Йөзү федерациясе сайтында 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- swimrankings.net сайтында
- ДВУФК сайтында 2013 елның 10 июнь көнендә архивланган.
- 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында Украина йөзүчеләре 2012 елның 13 декабрь көнендә архивланган.
- Украинец побил рекорд и одержал победу на турнире по плаванию