Анатолий Хаустов

Хаустов Анатолий Тихонович (27 февраль 1942 ел — 21 август 2017 ел) — театр актеры. 1966 елдан СССРның Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның халык артисты (1984).

Анатолий Хаустов
Туган телдә исем рус. Анатолий Тихонович Хаустов
баш. Хаустов Анатолий Тихонович
Туган 27 февраль 1942(1942-02-27)
Сарытау, РСФСР, СССР
Үлгән 21 август 2017(2017-08-21) (75 яшь)
Уфа, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Сарытау театр институты[d]
Һөнәре актёр

Биографиясе үзгәртү

Анатолий Тихонович Хаустов 1942 елның 27 февралендә Сарытау шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, политехник институтка укырга керә. Төзелештә, аннары Сарытау драма театрында электрик-яктыртучы булып өстәмә акча эшли. Политехник институтта укуын ташлап, яңа ачылган Иван Слонов исемендәге театр училищесына укырга күчә.

1965 елда Сарытау театр училищесын (А. С. Быстряков, Я .А. Рубин курсы) тәмамлый. Олег Янковский белән бер курста укый[1].

Училищены тамамлагач, Башкортстан Республикасы рус дәүләт академия драма театрында эшли.

Хатыны Галина Мидзяева, рус драма театры актеры, Россия Федерациясенең халык артисты.

Спектакльләрдәге рольләре үзгәртү

  • Рилькен («Между ливнями», А. П. Штейн; дебют, 1965)
  • Леонид («Ретро», А. М. Галин)
  • Анчугин («Провинциальные анекдоты», А. В. Вампилов)
  • Андрей Иванович («Русское варенье», Л. Е. Улицкая)
  • Леонид Папагатто («Моя профессия — синьор из общества», Д. Скарначчи, Р. Тарабузи)
  • Дон Хозе де Сантарем («Дон Сезар де Базан», Ф. Дюмануар, А. Деннери)
  • Саня Арефьев («Кадриль», В. П. Гуркин)
  • Клеант («Тартюф», Мольер)
  • Ранк («Кукольный дом», Г. Ибсен)
  • сэр Генри Джеймс Честерфильд («Загнанная лошадь», Ф.Саган)
  • Горецкий («Волки и овцы», А. Н. Островский)
  • Муров («Без вины виноватые»; А. Н. Островский)
  • Гаев («Вишневый сад», А. П. Чехов).

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • БАССРның халык артисты (1984).
  • БАССРның атказанган артисты (1976).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

]