Галина Мидзяева
Мидзяева Галина Ивановна (1941 елның 8 октябре, СССР, РСФСР, Сарытау ― 2024 елның 29 ноябре, РФ, Башкортстан, Уфа ) — театр актеры, педагог, югары мәктәп укытучысы. 1966 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Россия Федерациясенең халык (1995), Башкортстанның атказанган артисты.
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык |
СССР Россия |
Туу датасы | 8 октябрь 1941 |
Туу урыны | Сарытау, РСФСР, СССР |
Үлем датасы | 29 ноябрь 2024 (83 яшь) |
Үлем урыны | Уфа, Россия |
Һөнәр төре | актёр |
Бүләкләр |
Биографиясе
үзгәртүМәктәптән соң электр лампасы заводында тикшерүче булып, аннары статистика идарәлегендә, поликлиникада эшли. Заводта эшләгәндә халык театрында шөгыльләнә. Ул 1964 елда И. А. Слонов исемендәге Сарытау театр училищесын (педагогы —Бржевский С.И) тәмамлый.
Училищены тамамлагач, 1964-1965 елларда А. Н. Толстой исемендәге Сызрань драма театрында эшли. Ире Анатолий Хаустов катнашлыгындагы диплом спектаклен караганнан соң, Уфа режиссеры Анатолий Хаустов үзенең театрына чакыра. Галина Ивановна аның белән бергә килә.
Галина Ивановна 1965нче елдан алып Башкортстан Рус дәүләт академия драма театрында эшли.
71970 еллардан Уфа сәнгать училищесында, 1992 елдан башлап — Уфа сәнгать институтында укыта.
2024 елның 29 ноябрендә 83 яшендә вафат[1].
Спектакльләрдәге рольләре
үзгәртү- Оль-Оль («Дни нашей жизни», Л.Андреев)
- Оксана («Эскадра һәлакәте», А.Корнейчук)
- Патшабикә Ирина («Патша Федор Иоаннович», А. К. Толстой)
- Катюша Маслова («Яңадан терелү», Л. Н. Толстой)
- Устинья («Свои люди — сочтемся»),
- Барабошева («Дөреслек — яхшы, ә бәхет яхшырак»)
- Глафира («Бүреләр һәм сарыклар», бөтенесе дә — А. Н. Островскийныкы)
- Маша («Эшелон», М. Рощин)
- Җәмилә («Кыз урлау», М. Кәрим)
- Серафима Ильинична («Самоубийца», Н.Эрдман)
- Дорина («Тартюф», Ж.-Б.Мольер)
- Раневская («Вишневый сад», А. П. Чехов).
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
үзгәртү- РСФСРның атказанган артисты (1979)
- РСФСРның халык артисты (1995)
- Башкортстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең Бәдәр Йосыпова исемендәге премиясе лауреаты, иң яхшы хатын-кыз роле өчен (Памелла, «Кадерле Памелла» спектакле)
- «Годы странствий» спектаклендә Анастасия Владимировна ролен башкарган өчен республика Мәдәният министрлыгының һәм Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын Ай» театр премиясе лауреаты
- 2006 һәм 2007 елларда «Пресса» республика рейтингының икеләтә лауреаты
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- http://encycl.bash-portal.ru/midzaeva.htm 2013 елның 3 декабрь көнендә архивланган.
- http://www.bashinform.ru/news/401053/
- http://theatreinform.ru/bd/Actor/Details.php?A_Code=3361 2021 елның 14 апрель көнендә архивланган.
- http://ufa.bezformata.ru/listnews/midzyaeva-ranevskaya-eto-rol/1667054/ 2016 елның 4 март көнендә архивланган.