Анатолий Колыбанов

Анатоли Колыбанов (рус. Анатолий Георгиевич Колыбанов, 1904, Днипро, Россия империясе25 март 1978(1978-03-25), Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР) — СССР фирка-дәүләт эшлеклесе, Украина КП(б)ның Әдис өлкә комитетының икенче (1938-1939), беренче сәркатибе (1939-1941, 1943-1945), ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетының 1 нче сәркатибе (1942-1943), Украина җөмһүрият һөнәри берлекләр шурасы рәисе (1948-1953), Украина КП ҮК каршындагы Югары фирка мәктәбе ректоры урынбасары (1956-1961).

Анатолий Колыбанов
Туган 1904
Днипро, Россия империясе
Үлгән 25 март 1978(1978-03-25)
Киев, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Одесса милли медицина университеты[d] һәм Высшая партийная школа при ЦК КПУ[d]
Һөнәре дәүләт эшлеклесе, сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Биографиясе

үзгәртү

Анатолий Георгиевич Колыбанов 1904 елда Екатеринослав шәһәрендә туган. Милләте - рус. Одесса медицина институтында (1931-1934) укый, 1956 елда Украина КП ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. 1921 елның сентябреннән 1922 елның гыйнварына кадәр Екатеринослав губернасының Кривой Рогындагы Рус-Бельгия акционерлык җәмгыяте руднигында китапханә мөдире. 1922 елның гыйнварыннан 1924 елның декабренә кадәр Ека­терининск тимер юлының Долгинцево станциясендә хезмәткәр. 1925 елдан РКП(б) әгъзасы. 1978 елның 25 мартында Киевта вафат була.

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү
  • 1922-1923 еллар-ВЧК органнарында
  • 1924-1926 елларда-Украина ЛКСМНЫҢ Петровский район комитетының җаваплы секретаре (Криворожский округы)
  • 1926-1928 еллар-РККАда
  • 1930-1931 елларда-Шәһәр яны районының пропаганда төркеме җитәкчесе (Одесса)
  • 1934-1936 елларда-Бериславск зерносовхозының Сәяси бүлеге башлыгы ярдәмчесе, урынбасары, начальнигы вазыйфаларын башкаручы (Одесск өлкәсе)
  • 1937-1938 елларда-УкраинаКП(б) Бериславск район комитетының беренче секретаре
  • 1938-1939 еллар-Украина КП(б) Одесса өлкә комитетының икенче секретаре
  • 1939-1941 еллар-Украина КП(б) Одесса өлкә комитетының беренче секретаре
  • 1941-1942 еллар-9 нчы армия хәрби советы әгъзасы
  • 1941-1942 елларда-СССР совхозлары халык комиссары урынбасары, СССР совхозлары халык комиссариатының Политидарәсе начальнигы
  • 1942-1943 елларда-ВКП(б)Татар өлкә комитетының беренче секретаре
  • 1943-1945 еллар-УкраинаКП(б) Одесса Өлкә Комитеты Беренче секретаре
  • 1945-1948 елларда-Украина ССР буенча ВЦСПС вәкаләтле вәкиле
  • 1948-1953 елларда - Украина Профсоюзлар республика советы рәисе
  • 1956-1961 елларда- Украинаның ҮК КП каршындагы читтән торып уку буенча Югары партия мәктәбе ректоры урынбасары,
  • ВКП(б) ҮК әгъзасына кандидат (1939-1952). 1 нче һәм 2 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1938-1950). 2 һәм 3 чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты.
  • КПУ ҮК әгъзасы (1938-1945), Украина КП ҮК оештыру бюросы әгъзасы (1949-1952).

Бүләкләре

үзгәртү

Чыганак

үзгәртү
  • Колыбанов Анатолий Георгиевич // Территориальные руководители ВКП(б) в 1934—1939 гг.: справочник / С. Г. Филиппов; [под общ. ред. А. Б. Рогинского]. — М.: Политическая энциклопедия, 2016. — 679 с. — С. 309. ISBN 978-5-8243-2057-2.
  • Горбачёв А. Н. Список некрологов за 1930—2015 годы / М.: Infogans, 2016.

Сылтамалар

үзгәртү