Америка стандартбред аты

Америка стандартбред аты (ингл. Standardbred; шулай ук америка юртагы) — юртак һәм юрга атлар токымы. 1880 елда теркәлгән. Елдам юртаклауга тумыштан сәләте бар. АКШ, Канада һәм башка илләрдә ипподром узышлары өчен үрчетәләр. Төсе туры яки бүз. Йөгереклеккә генә карап сайланыш сәбәпле экстерьер буенча тигезләнмәгән; җилкә биеклеге 145–166 см. Токымда һәм гомумән юртак атлар арасында иң югары йөгереклек: юртаклап — 1 мин 53,4 с; юргалап — 1 мин 49 с. Русиядә орлов юртагына америка юртагын кушылдырып рус юртагы токымын китереп чыгарганнар.

Художник Кожин С.Л. Стандартбред

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.