Орлов юртагы — җигем атлар токымы. Елдам юртаклауга тумыштан сәләте бар. Токымны XVIIIXIX гасырларда Хренов ат заводында (Воронеж губернасы) граф Алексей Орлов җитәкчелегендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә туры, кайвакыт кара, җирән һәм бүз. Җилкә биеклеге 160–162, гәүдә кыек озынлыгы 163–165, күкрәк колачы 185–187, уч колачы 20–21 см. Иң яхшы йөгереклек: 1600 м — 1 мин 59,7 с, 2400 м — 3 мин 2,5 с, 3200 м — 4 мин 13,5 с, 6400 м — 8 мин 56 с. Орлов юртагы токымы нигезендә рус юртагын китереп чыгаганнар.

Крепыш исемле орлов юртагы

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.