Рус юртагы — җигем атлар токымы. Елдам юртаклауга тумыштан сәләте бар. Токымны 19141949 елларда Русиядә орлов юртагы һәм америка юртагы кушылгаклары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә туры, кайвакыт кара, җирән һәм бүз. Җилкә биеклеге 159–161, гәүдә кыек озынлыгы 160–162, күкрәк колачы 182–183, уч колачы 20–20,5 см. Рус юртагы орлов юртагыннан бераз елдамрак. Иң яхшы йөгереклек: 1600 м — 1 мин 56,9 с, 2400 м — 3 мин 0,3 с, 3200 м — 4 мин 6,1 с.

Рус юртагы узыш арбасында

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.