Амброзия (үсемлек)
Амброзия (лат. Ambrósia) — астралылар гаиләлегенә керүче берьеллык яки күпьеллык үсемлекләр ыруы, үлән. Ыру, күбесенчә, Төньяк Америкада үсүче, ләкин башка илләргә дә тиз арада таралган 50 ләп төрне берләштерә. Амброзиянең серкәләре иң көчле аллерген буларак, Татарстан флорасының Кара китабына кертелгән.
Амброзия | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Ambrosia L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Подсолнечниковые[d] |
Таксонның халык атамасы | ragweed[3] һәм Ambrosia[4] |
Таксономик төр | Ambrosia maritima[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=505[5] |
![]() |
Амброзия | |
![]() | |
Халыкара фәнни исем | Ambrosia L., 1753[1][2] |
---|---|
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Подсолнечниковые[d] |
Таксонның халык атамасы | ragweed[3] һәм Ambrosia[4] |
Таксономик төр | Ambrosia maritima[d] |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=505[5] |
![]() |
АтамасыҮзгәртү
Латин телендәге ambrósia юнан телендәге αμβροσια сүзеннән алынган. Борынгы грек мифологиясе буенча, амброзия — Аллалар ризыгы, ул кешене яшәртә, дигән ышаныч булган. Шулай ук грек аллалары тәннәренә сөртә торган хуш исле майны аңлаткан, тәнне бәлзәмләү өчен дә кулланылган. Чынбарлыкта, амброзия — сәламәтлек өчен үтә куркыныч үсемлек.
Ботаник тасвирламаҮзгәртү
Төсе ачык яшелдән башлап куе яшел төскә кадәр үзгәрә.
Куагының биеклеге — 20—180 см, 2 метрга җиткәннәре дә була.
Тамыры 4 метр тирәнлеккә кадәр төшә.
Орлыктан үрчи. Бер амброзия куагы 40 мең орлык чәчәргә сәләтле.
Май—июнь айларында тишелеп чыга, июль азагыннан октябрьгә кадәр чәчәк ата.
Яфраклары бәрхет гөленекенә охшаган. Бакчачылар аны чәчәк дип уйлап, су сибеп үстерә.
Чүп үләне буларак амброзияҮзгәртү
Амброзия әремгә охшаган, бик күзгә ташланып тормый. Ул еш кына йорт - мәктәп ишегалларында, чәчәк клумбаларында да үсеп утыра. Амброзия бик тиз тарала, туфракны корыта, башка үсемлекләргә үсәргә комачаулый. Торак пунктларда амброзиягә каршы көрәштә иң нәтиҗәле ысул — үскән үләнне чабып тору. Шулай ук янәшәсенә күпьеллык үләннәр утыртып яки газон чирәме үстереп җиңәргә мөмкин.
Экологик хәвефҮзгәртү
Амброзия — бик көчле аллерген, чәчәк аткан вакытта (июль азагыннан октябрьгә кадәр) аның серкәләре кешедә көчле аллергик реакция китереп чыгара. Кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергик риноконъюктивит башланырга мөмкин. Әлеге үсемлек кешене яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр итә, чөнки аның серкәсе таралып, кешедә аллергия китереп чыгарса, бернинди дару да ярдәм итми. Кайвакытта авыру йоктырган кеше аллергия сәбәпчесе амброзия булуын да аңламаска, аңлаган очракта да, аның үскән урынын таба алмаска мөмкин.
ССРБ территориясендә амброзия 1960—1970-елларда Кырымнан тарала башлый. XXI гасыр башында Украинаның күпчелек һәм РФнең көньяк-көнбатыш өлкәләрендә тарала.
Мәскәүдә 2000-еллар уртасыннан аллергия китереп чыгарырга сәләтле серкә концентрациясе (8—12 орлык) күзәтелә. 4 серкә орлыгы булганда, аллергия китереп чыгара[6].
Татарстанда бу үсемлек беренче тапкыр 1987 елда табылган. Хәзерге вакытта чагыштырмача сирәк очрый, популяциясе куркыныч дип әйтерлек санга җитмәгән, дип исәпләнелә.
ГалереяҮзгәртү
Амброзия төрләре | ||||||||||
|
Моны да карагызҮзгәртү
ӘдәбиятҮзгәртү
- Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9.(рус.)
- «Кара китап»: Амброзия. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 18-24 гыйнвар, 12нче бит.
СылтамаларҮзгәртү
- Ambrosia. Н. И. Анненковның Ботаника сүзлеге(рус.)
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ 3,0 3,1 АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ 4,0 4,1 Nederlands Soortenregister
- ↑ 5,0 5,1 GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Ambrosia – Амброзия(рус.)