Популяция тыгымы

Популяция тыгымы (яки генетик тыгымы) - популяция яки биологик төрнең зур өлешенең юк ителүе яки башка вәзгыять нәтиҗәсендә үрчү мөмкинлеген югалту белән бәйле эволюцион вакыйга.[1]

Популяция тыгымы
Сурәт
 Популяция тыгымы Викиҗыентыкта
Популяциядә тыгымнан соңгы юк ителү яки яңартылу сценарийлары


Үрнәкләр үзгәртү

Кешеләр үзгәртү

 
Ричард Даукинс.

Эволюцион биологы Ричард Даукинс (2004) бар кешеләрнең дә анасыннан тапшырылган митохондриядагы ДНК һәм атасыннан тапшырылган Y хромосомадагы ДНК төзелешләре 140 000 һәм 60 000 ел элек бердәм булулары турында фаразларын тәкъдим итә. Ягъни, бүген яшәгән барлык кешеләрнең бердәм борынгы анасы булган хатын (Митохондриаль Һава) 140 000 ел элек яшәгән, бердәм борыңгы бабасы булган ир (Y-хромосомалы Адәм) 60 000 белән 90 000 ел элек яшәгән.[2] Бүгенгә билгеле фәнни мәгълүмат бу саннарның дөрес булмавына ишарәли. 2009нче елгы фаразлар буенча, Митохондриаль Һава 200 000 ел тирәсе, Y-хромосомалы Адәм исә 140 000 ел тирәсе элек яшәгән диелә.

Тоба һәлакәте теориясе буенча, якынча 70 000 ел элек урын алган Индонезияның Тоба супер-янартавының атылуы зур дәрәҗәдәге табигый мохитның үзгәрүенә китерә. Аның нәтиҗәсендә кеше популяциясе бәлкем 15 000 индивидка кадәр төшереп кеше популяциясендә тыгым туа. Теория тиз урын алган климат үзгәрүе турындагы геологик мәгълүмат һәм экстраполяция кешеләрнең кайбер геннарның төзелеше бу заман тирәсендә бердәм булуын (мәсәлән митохондриядагы ДНК, Y-хромосома һәм башка кайбер төш геннары))[3] һәм кешеләрнең чагыштырмача түбән генетик аерылмасы булуына нигезләнә.[4]


Башка хайваннар үзгәртү

Үсемлекләр үзгәртү

Эволюция теориясендә үзгәртү

Яшәүне дәвам итү өчен минималь популяция саны үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Population Bottleneck | Macmillan Genetics
  2. Dawkins, Richard (2004). The Ancestor's Tale, A Pilgrimage to the Dawn of Life. Boston: Houghton Mifflin Company. ISBN. ISBN 0-297-82503-8. 
  3. Late Pleistocene human population bottlenecks, volcanic winter, and differentiation of modern humans by Stanley H. Ambrose (PDF), archived from the original (PDF) on 2007-09-26, retrieved 2012-06-03 
  4. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Ancestors_Tale не указан текст
  • Gilpin, M.E., & Soulé, M.E. (1986). Minimum viable populations: The processes of species extinctions. In M. Soulé (Ed.). Conservation biology: The science of scarcity and diversity, pp. 13-34. Sunderland Mass: Sinauer Associates.
  • Luenser, K., J. Fickel1, A. Lehnen, S. Speck and A. Ludwig. 2005. Low level of genetic variability in European bisons (Bison bonasus) from the Bialowieza National Park in Poland. European Journal of Wildlife Research 51 (2): 84-87.
  • Soulé, M. (Ed.). (1987). Viable populations for conservation. Cambridge: Cambridge Univ. Press.

Сылтамалар үзгәртү