Алтын Урда дәүләтендә фән һәм мәгърифәт

Идел буе Болгар дәүләте татар-монгол һөҗүменнән соң 1236 елда буйсындырыла һәм Алтын Урда дәүләтенә кушыла. Тарихта яңа чор – XIII гасырның утызынчы елларыннан алып XV гасырның утызынчы елларына кадәр сузылган Алтын Урда чоры – башлана. Алтын Урда дәүләтенең барлыкка килүе шәһәрләр төзелешенә һәм шәһәр мәдәнияты үсешенә зур йогынты ясый. Шәһәрләр эре мәдәният үзәкләре булып тора, һөнәрчелек, сәүдә, фән һәм сәнгать үсеш ала. Ислам дине мәдәниятның, фәннең, мәгърифәтнең һәм әдәбиятның чәчәк атуына көчле этәргеч бирә. Алтын Урда шәһәрләренә төрле илләрдән кешеләр агыла башлый. Төрле фәннәр: математика, астрономия, тарих, география, медицина, философия үсеш ала.

Төгәл фәннәрнең үсеше Алтын Урдада хуҗалык тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Һөнәрләр күптөрле булу сәбәпле ,аларны үзләштерү махсус белем һәм күнекмәләрне таләп итә .Сәүдәгәрләрнең акча һәм товарлар саный ,сәүдә эшләрен алып бара һәм язма килешүләр төзи белү ихтыяҗы туа.Илнең түрә аппараты үсеше белемле кешеләрне таләп итә.Язуга һәм арифметикага кызыксыну уяна. Күпсанлы гади кешеләр дә укырга һәм язарга өйрәнәләр.Археологик казылмалар вакытында балалар кулы белән ясалган рәсемле һәм язулы балчык кувшин сыныклары табыла.

Математика үзгәртү

Сәүдә, кәсепчелек, архитектура үзәге булган шәһәрләр математика үсешенә зур йогынты ясый.Математиканың әһәмияте турында шул чорның әдәби әсәрләрендә дә телгә алына.Мәсәлән, “ Хөсрәү вә Ширин” поэмасында исәпләү, цифрлар, математик символлар,сызым кораллары турында сөйләнә.Математик белемнәр практикада да кулланылыш таба. Гидротехник, саклагыч корылмалар,иҗтимагый биналар катлаулы математик исәпләүләр ярдәмендә төзелә.Астрономия һәм география дә математик белемнәрсез үсеш алмый.

География үзгәртү

Төрле мөселман илләре белән сәүдә һәм дипломатик бәйләнешләр үсеше Алтын Урда халыклары арасында географик белемнәр таралуына китерә.Кешеләр үз дәүләтләрен мөселман дөньясының бер өлеше буларак күзаллый башлыйлар.Үз илләренең кайда урнашуын алар яхшы беләләр,Алтын Урда шәһәрләре,өлкәләре арасындагы ераклыкны төгәл исәплиләр.

Астрономия үзгәртү

Мөселман дөньясында популяр булган астрономия фәне Алтын Урдада киң тарала. Аның үсеше ислам дине таләпләренә бәйләнгән була. Аң-белемле халык Галәмдәге мәңгелек хәрәкәт,йолдызлар турында яза. Галактиканы өйрәнүче галимнәр Көнчыгышта киң таралган астролябия коралларын кулланалар.Бу коралларның өлешләре Сарай әл-Җәдит шәһәрендә археологик казылмалар вакытында табыла.

Медицина үзгәртү

Көнчыгыш илләрдәге кебек,Алтын Урдада медицина үсеш ала. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, медицина хезмәте (авырулар табибка мөрәҗәгать итә) оештырыла.Илнең үсеш алган өлкәләрендә,мәсәлән,Хәрәзмдә дәвалау оешмалары ачыла. Медицинага зур игътибар бирүче Үзбәк һәм Токта ханнарын әйтеп узарга кирәк.-

Алхимия үзгәртү

Химия һәм геология барлыкка килгәнче алдында алхимия зур урын алып тора.Алхимиклар төрле хушлаткычлар әзерләгәннәр,шулай ук минералларның һәм төрле матдәләрнең үзлекләрен өйрәнгәннәр.Тәҗрибәләр уздыру өчен техник спирт, металл катнашмалары,эретмәләр ясарга өйрәнгәннәр.Алхимиклар парфюмериягә,металлургиягә,пыяла ,чүлмәк ясауга һәм башка кәсепкә зур өлеш керткәннәр.Алтын Урданың төрле шәһәрләрендә археологик казылмалар вакытында катлаулы химикатлар,приборлар һәм эш кораллары булган чын алхимик лабораторияләр табыла. Алхимикларның казанышлары хәрби эшчәнлектә дә кулланыла,алар сугыш кораллары әзерлиләр,шул исәптән алтын һәм көмеш белән бизәлгән коралларны да.Бөек технологик казанышларның берсе булып чуен кою тора.Алтын Урда беренчеләрдән булып дары һәм җиңел пушкалар ясый.Рус елъязмаларында Мәскәү гаскәрләре Алтын Урдага һөҗүм иткәндә беренче тапкыр утлы корал куллануы телгә алына.

Тарих һәм әдәбият үзгәртү

Тарихчылар,тарихи әсәрләр барлыкка килә, шәҗәрәләр төзелә.Мәдәниятның иң үсеш алган өлкәсе булып әдәбият тора. Аның үсеше күп факторларга бәйле булган. Шуның беренчесе итеп телне күрсәтергә кирәк. Алтын Урда чорында төрки-татар теленең гарәп, фарсы, рус, латин һәм кайбер башка телләр белән мөнәсәбәтләрен яктырткан сүзлекләр төзелә. Дәүләтнең үзендә, дәүләт теле − татар теленнән тыш башка телләр дә иркен кулланылган. Аеруча гарәп, фарсы телләрен белү дәрәҗә саналган. Аеруча шигърият киң таралган булуына басым ясарга кирәк. 1342 елда Котбинең “Хөсрәү вә Ширин”, 1354 елда Харәзминең “Мәхәббәтнамә”се, 1369 елда Хисам Кятибның “Җөмҗөмә солтан”, 1391 елда Сәйфи Сараиның “Гөлестан бит төрки” поэмалары дөнья күрә.

Әдәбият үзгәртү

  • Аблязов К.А.Историческая судьба татар.-Саратов: Научная книга,2012.-395-408 с
  • Интернет чыганак.Равил Фәхретдинов.Татар халкы һәм Татарстан тарихы.§ 32. Алтын Урданың мәдәнияте. Матди дөнья.§ 33. Алтын Урданың мәдәнияте. Рухи дөнья
  • Егоров В.Л. Золотая Орда: Мифы и реальность. - М., 1990. - 344 с
  • Якубовский А.Ю., Греков Б.Д. Золотая Орда и её падение. - М.: Издательство Академии Наук СССР, 1950. - 582 с.
  • Рашитов Ф.А. История татарского народа. С древнейших времен до наших дней: Учебное пособие для национальных школ, гимназий, лицеев. - Саратов: Приволж. изд-во "Детская книга", 2001. - 274 с.