Алмас Әдһәмов

Алмас Әдһәмов, Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов (рәсми кәгазьләрдә : рус. Александр Михайлович Адгамов, 1923 елның 23 апреле, РСФСР, ТАССР, Чистай кантоны, Яңа Ибрай) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби, отставкадагы генерал-майор (1987 елдан). 19731987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инспекциясе өлкән инспекторы.

Алмас Әдһәмов
А.М.Әдһәмов.jpg
Туу датасы 23 апрель 1923(1923-04-23) (96 яшь)
Туу урыны РСФСР, ТАССР, Чистай кантоны, Яңа Ибрай
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә капитан
Җитәкчелек иткән мотоукчы полк командиры
Бүләкләр һәм премияләр Кызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

Хезмәт Кызыл Байрагы орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
 Истигъфада 1987, генерал-майор

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1923 елның 23 апрелендә Татарстан АССР Чистай кантоны (хәзерге Татарстанның Аксубай районы) Яңа Ибрай авылында укытучылар гаиләсендә туган. Яңа Ибрай мәктәбен, Аксубай урта мәктәбендә 8 сыйныф тәмамлагач, гаилә эшен дәвам итү максаты белән Чистай педагогика укуханәсенең эшче факультетына укырга керә[1]. Рабфакны тәмамлагач, Урал индустрия институтына укырга керә. Анда сугыш алдыннан стипендия бирүне бетерү сәбәпле, курсантлар тулы дәүләт кайгыртуында булган Свердлау хәрби пехота укуханәсенә күчә.

Сугыш елларыҮзгәртү

1941 елның августында тизләтелгән чыгарылыш белән Свердлау хәрби пехота укуханәсен тәмамлый һәм «лейтенант» дәрәҗәсендә яңа оештырылган 357нче укчы дивизиягә билгеләнә. 1941 елның декабрендә Калинин шәһәре тирәсендә беренче бәрелештә катнаша. Калинин фронты составында взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары сыйфатында Ржев, Сычёвка өчен сугышларда катнаша. 1942 елның февралендә яралана. Госпитальдән соң, Калинин фронтына кайта. 1944 елдан 1нче Балтыйк буе фронты составында көрәшә. «Капитан» дәрәҗәсендә сугышны тәмамлый. Кызыл Йолдыз ордены, «Хәрби уңышлар өчен» медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соңҮзгәртү

1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган беренче Җиңү парадында катнаша. Соңрак Мәскәү хәрби округының 2нче гвардия Тамань дивизиясендә батальон командиры булып хезмәт итә.

19481955 елларда Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә (1998 елдан РФ Кораллы көчләренең гомумгаскәр академиясе) укый, бер үк вакытта Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә «Выстрел» курсларында хәрби фәннән укыта.

19611966 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендәге Совет гаскәрләре төркемендә мотоукчы полк командиры дәрәҗәсендә хезмәт итә.

19701975 елларда ССРБ Саклану министрлыгының «Военный вестник» журналы мөхәррире[2].

19731987 елларда ССРБ Саклану министрлыгының Баш инспекциясе өлкән инспекторы.

1987 елда отставкага чыга, отставкадагы генерал-майор. Запаска киткәч, Мәскәүнең Олимпия авылы сугыш ветераннары шурасында, Мәскәүнең татар иҗтимагый оешмасында эшли.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Надежда Ивановна. Уллары Сергей, Александр, һөнәри хәрбиләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү