Алмаз Батанов (07.02.1999; Татарстан, Казан — 13.03.2022; Украина) — хәрби, Батырлык ордены иясе.

Алмаз Батанов
Туган телдә исем Батанов Алмаз Руслан улы
Туган 7 февраль 1999(1999-02-07)
ТР, Казан шәһәре
Үлгән 13 март 2022(2022-03-13) (23 яшь)
Милләт татар
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре танкчы
Ата-ана
  • Батанов Руслан Владимирович (әти)
  • Сарвардинова Нурзидә Равил кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре РФ саклану министрының Мактау кәгазе (2019), Батырлык ордены (үлгәннән соң, 2022)

Биографиясе үзгәртү

Батанов Алмаз Руслан улы 1999 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә туган.[1]

Алмаз 2006 елга кадәр Казан шәһәренең 92 номерлы балалар бакчасына йөри.

2006 - 2013 елларда Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче номерлы татар гимназиясендә белем ала.

2013-2017 елларда Хант-Манси автономияле округындагы Когалым шәһәрендә 7 нче номерлы мәктәптә укый, урта мәктәпне шунда тәмамлый. Мәктәптә укыганда Алмаз иң актив укучыларның берсе була, төрле конкурсларда катнаша, җиңүләр яулый. 2017 елда Кызыл Байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесына укырга керә. 2019 елда училищеда укыганда ук тырышлыгы һәм профессиональ осталыгы өчен, РФ оборона министры Сергей Шойгу имзалаган Грамота белән бүләкләнә. Алмаз Батанов фотосы танк училищесының Мактау тактасында эленеп тора. Училищены тәмамлаганнан соң, 2021 елның июлендә ул юллама буенча Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә 46108 нче хәрби частьның Тацинск Кызыл Байраклы Суворов орденлы 5 гвардия танк бригадасында хезмәт итә.[1]

2022 елның 24 февралендә Украинадагы махсус операциягә җибәрелә.

Алмаз Батанов 2022 елның 13 мартында Украинада махсус операция вакытында һәлак була.[1][2]

Казан шәһәренең Самосырово мөселман зиратында җирләнә. Алмаз Батанов үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Хәтер үзгәртү

Иске Тәрбит авылындагы бер урамга Алмаз Батанов исеме бирелә,[3] чөнки Алмазның бала чагы каникулларда Иске Тәрбит авылында әби-бабасы карамагында үтә.[1]

Гаиләсе үзгәртү

  • Әтисе – Батанов Руслан Владимирович ( 24.02.1977) Татарстанның Кайбыч районы Иске Тәрбит авылыннан.
  • Әнисе – Сарвардинова Нурзидә Равил кызы (18.07.1981)
  • Энекәше – Адель (06.05.2003)
  • Бабасы – Батанов Владимир Иванович (01.11.1941)
  • Әбисе – Батанова Мәүлиха Габделвәли кызы (13.10.1938)

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

  • РФ саклану министрының Мактау кәгазе[1]
  • Батырлык ордены

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү