Алеут утраулары
Алеут утраулары (рус. Алеутские острова, ингл. Aleutian Islands) — Тын океанның төньякгында, Әләскә ярымутравыннан көньякка 1740 километрга дуга шәкелендә сузылган архипелаг. АКШның Әләскә штатына карый. Утрауларда АКШ хәрби базалар бар.
Алеут утраулары ингл. Aleutian Islands | |
Акватория | Тын океан |
Утраулар саны | 110 |
Иң эре утрау | Унимак |
Гомуми мәйдан | 37 800 км² |
Иң биек ноктасы | 2857 м |
Ил | АКШ |
Беренче дәрәҗә АБ | Әләскә |
Халык саны | 8162 кеше |
Халык тыгызлыгы | 0,216 кеше/км² |
Алеут утраулары Викиҗыентыкта |
География
үзгәртү110 утрау һәм күп кыялардан гыйбарәт. Беринг диңгезен көньяктан урап тора. Мәйданы — 37,8 мең км². Халык саны 8 162 кеше (2000). 25 гамәлдәге янартау бар, шуларның иң биеге — Шишалдин янартавы (2860 м). Җир тетрәүләр еш булалар.
Климат
үзгәртүКлиматы — субарктик океан, кыш җылы, дымлы, көчле җилләр исәләр. Кар күп ява. Тау түбәләрен һәрвакыт кар каплап тора. Җәй салкынча, томаннар еш була. Иң суык ай — февральның уртача температурасы —1,4°, кайвакыт —10, 15° кадәр суык була. Августның уртача температурасы +11,9°. Еллык явымнар саны — 1500 мм.
Үсемлекләр — нигездә үләннәр һәм куаклыклар; туфраклары субполяр, кәсле-торфлы һәм таулы-тундра.
Энг йирик аҳоли пункти — Адак. Аҳолиси балиқ, денгиз ҳайвонларини овлаш б-н шуғулланади.
Тарих
үзгәртүАлеут утраулары 18 гасыр уртасында Россия империясенә кушылган. 1867 елда Александр II Алеут утрауларын Әләскә белән бергә АКШка сатып җибәргән. 1942 елда утрауларның көнбатыш өлеше японнар тарафыннан басып алынган; 1943 елда аны американ-канад десанты бәреп чыгарган.
-
Уналаска утравында
-
Атка утравында
Тышкы сылтамалар
үзгәртү- Алеут утраулары 2012 елның 3 июнь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Bergsland, K. (1994). Aleut Dictionary. Fairbanks: Alaska Native Language Center.