Александр I бюсты (Казан)

Казанда 2024 елда ачылган кече архитектура формасы (сын)

Александр I бюсты (рус. Бюст основателя вуза — императора Александра I) ― Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә 2024 елның 22 ноябрендә ачылган һәйкәл (бюст). Император Александр Iгә (1777―1825; 1801 елның 24 мартыннан тәхеттә) һәйкәл ачу БРИКСның XVI саммитына һәм Казан федераль университетының 220 еллыгына багышланган[1].

Һәйкәл
Александр I һәйкәле
Урын Татарстан, Казан, КФУның төп бинасы ишегалды (Кремль ур., 18)
Төзелеш датасы 2024 ел
Материал мәрмәр, гранит
  Тышкы рәсемнәр
  Бюст ачылу тантанасыннан фоторәсемнәр.

Императорның бронза бюсты университетның Кремль урамындагы төп бинасы ишегалдына керү урыныннан ерак түгел урнашкан[2]. Университетның төп бинасы ишегалдында язучы һәм университетның беренче студенты Сергей Аксаков, бөек язучы Лев Толстой, университет белән тыгыз бәйләнештә булган герой-шагыйрь Муса Җәлил бюстлары урнаштырылган. Шулай ук бина каршында юл аша Владимир Ульянов-Ленинга һәйкәл тора.

Казан федераль университетына 1804 елда нигез салынган: 1804 елның 5 (17) ноябрендә император Александр I тарафыннан Раслау Грамотасы һәм Казан университеты Уставы имзаланган[1].

Югары уку йортының 220 еллыгына нигез салучының истәлеген мәңгеләштерергә булганнар. Конфуций һәйкәлен һәм Александр I бюстын ясау белән бер үк Мәскәү остаханәсе шөгыльләнгән[1].

2024 елга кадәр ТР башкаласында Россия императорларына багышланган сыннар булмаган. Казан Кремле янындагы Александр II һәйкәлен 1918 елда сүткәннәр. Петр I (Тукай мәйданы) һәм Екатерина II (Кабан күле яр буе) һәйкәлләрен урнаштыру идеясе тормышка ашмый[3].

Император Александр I бронза бюсты урнаштырылган мәрмәр-гранит стела 2024 елның 22 октябреннән 24 октябренә кадәр Казанда узган БРИКСның XVI саммиты[d] алдыннан куелган[1].

2024 елның 22 ноябрендә югары уку йортына нигез салучы император Александр I бюстын ачу тантанасы узган. Тантанада (республиканың рәсми затлары катнашыннан башка) РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков[d], РФ Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе Сергей Кабышев[d], КФУ ректоры Ленар Сафин һ.б. рәсми затлар катнашкан[4].

Тасвирлама

үзгәртү

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитеты сайтында бастырылган дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы акты нигезендә, һәйкәлнең конструкциясе өч өлештән тора — пьедестал, постамент һәм бюст. 90 сантиметр биеклектәге бюст постаментта ак Һәм кара мәрмәр подиумлы стела рәвешендә күтәрелә. Стелада Александр I патшалык иткән чорда хезмәт иткән һәркемгә бирелгән күкрәк билгесе төшерелгән. Әлеге билге үзәгендә император вензеле булган, лавр һәм имән ботакларыннан ясалган такыядан гыйбарәт. Һәйкәл композициясен ясаганда затлы материаллар кулланылган. Кече архитектура формасының бер үрнәге булган бюст ректор ишегалды территориясендә, анатомия театры бинасының төньяк-көнчыгыш ягындагы яшел зонадагы скверның композицион үзәгенә әверелгән [5].

Дәүләт сатып алулары сайты мәгълүматлары буенча, бюстны урнаштыру вузга 1,3 млн сумга төшкән[1].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү