Александр II һәйкәле (Казан)

Александр ІІ һәйкәлеРоссия императоры Александр ІІгә һәйкәл, ул 1895 елның 30 августында Казанда тантаналы рәвештә ачылган. Иваново мәйданында (хәзер — 1 Май мәйданы), шәһәр думасы, шәһәр музее һәм Казан кремленең Спас манарасы арасында урнашкан була. 1918 елда җимерелә.

Александр II һәйкәле
Сурәт
Дәүләт  Россия империясе
Административ-территориаль берәмлек Казан
Современное состояние разрушенный[d]
Хәләте закрыто навсегда[d]
Карта
 Александр II һәйкәле Викиҗыентыкта

Һәйкәл тарихы үзгәртү

 
Александр II һәйкәле

1837 елның июнендә һәм 1871 елның августында Казанга ике тапкыр килгән Александр ІІнең истәлеген мәңгеләштерү турындагы фикер казанлыларда 1881 елда фаҗигале рәвештә һәлак булганнан соң ук туа.[1]

Әлеге һәйкәлнең авторы — академик В. О. Шервудның шәхси күзәтүе астында ясалган.

Һәйкәлнең бронза өлешләренә Мәскәүдәге танылган бронза фабрикасына, Мәскәү мраморщигы Захаровка заказ бирелгән. Түбән постамент Сембер губернасы Сенгилей өязе таш вату урынындагы таштан (кварц комыннан) төзелгән.[2]

Һәйкәлнең гомуми бәясе 43 856 сум 31 тиенгә билгеләнгән.

Һәйкәл 1894 елда әзер була һәм аны ачу тантанасын шул ук елның көзендә (22 октябрь) үткәрү күздә тотыла, ләкин 20 октябрьдә вафат булган император Александр III дәүләт матәме аркасында һәйкәл ачылу 1895 елның августына күчерелә.[3]:590-591}}

1918 елның февраль-март айларында (Февраль революциясенә бер ел тулганда) һәйкәл пьедесталыннан императорның бронза сыны демонтажлана. Ул 1930 еллар ахырына кадәр Кунак Сарае территориясендә торган. 1938 елның апрелендә «Кызыл Татария» газетасы хәбәр иткәнчә, монументтан металл трамвай тәгәрмәчләре өчен тормоз втулкалары әзерләүгә китә.[3]:591

Ленин планын үтәү кысаларында, Александр II һәйкәленең пьедесталында 1920 елның 1 маенда икенче һәйкәл — «Хезмәт монументы» яки «Азат ителгән хезмәт» һәйкәле куела. Казан рәссамы Василий Богатырев башкарган эшче-металлчы скульптурасы кулына чүкеч тоткан билдән өстән ялангач тәнгә фартук кигән ир-атны гәүдәләндергән, чүкече белән ул арба көпчәге куелган тимер кою урынына таянып тора. Спас чиркәвенә карап торган император һәйкәленнән аермалы буларак, эшче-металлчының карашы Воскресенск (хәзерге Кремль) урамына каршы якка юнәлтелә. Эшче-металлчы скульптурасы начар гипстан ясалганга күрә, ул үз урынында бер елга якын гына торган.[1][4]

1966 елның 3 ноябрендә Беренче Май мәйданында монументаль комплекс ачыла, аның үзәгендә Муса Җәлил сыны тора (авторы-скульптор В.Е. Цигаль һәм архитектор Л. Г. Голубовский).[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Андрей Лебедев. На площади памятников героям минувшего(үле сылтама)// Республика Татарстан. — № 194 (26311). — 26 сентября 2008 года.
  2. Утраченное второе «кольцо» Казани(үле сылтама)// Республика Татарстан. — № 19 (24575). — 29 января 2002 года.
  3. 3,0 3,1 Загоскин Н. П. Спутник по Казани. Иллюстрированный указатель достопримечательностей и справочная книжка города. — Казань: Типо-литография Императорского университета, 1895.
  4. Андрей Лебедев. Век «Владыки Труда» оказался недолог(үле сылтама)// Республика Татарстан. — № 8-9 (25084). — 15 января 2004 года.
  5. С той же точки век спустя(үле сылтама)// Республика Татарстан. — № 12 (24309). — 19 января 2001 года.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сооружение и открытие памятника Императору Александру II в Казани : Краткий исторический очерк. — Казань, 1896. — 55 с.