Александр Спендиаров

Александр Спендиаров (Спендиарян; әрм. Ալեքսանդր Սպենդիարյան; 1 ноябрь1871 ел, Каховка — 7 май 1928 ел, Ереван) — әрмән композиторы һәм дирижеры. Әрмән ССРның халык артисты (1926).

Александр Спендиаров
Туган телдә исем әрм. Ալեքսանդր Սպենդիարյան
Туган 20 октябрь (1 ноябрь) 1871[1]
Каховка, Днепровский уезд[d], Таврия губернасы, Россия империясе[2]
Үлгән 7 май 1928(1928-05-07)[2][1] (56 яшь)
Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР[2]
Күмү урыны могила Александра Спендиаряна[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 Россия республикасы[d]
Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d]
 СССР
Әлма-матер МДУның юридик факультеты[d], Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d] һәм Симферопольская мужская казённая гимназия[d]
Һөнәре композитор, дирижёр
Балалар Спендиарова Татьяна[d]
Ата-ана
Кардәшләр Леонид Афанасьевич Спендиаров[d]

 Александр Спендиаров Викиҗыентыкта

Н. Кленовский һәм Н. А. Римский-Корсаков шәкерте. Спендиаров — әрмән классик музыкасына нигез салучыларның берсе (Комитас , Т. Чухаджян һәм башкалар белән), талантлы композитор, күренекле музыка җәмәгатьчелеге эшлеклесе, яшьләрнең киңәшче-тәрбиячесе, дирижер. Үзе әйтүенчә, иҗат өчен материалны ул халык көйләреннән, әрмән шигъриятеннән, әдәбиятыннан һәм тарихыннан алган. Әрмән халык музыкасы традицияләренә тугрылыкны ул рус музыка классикасы тәжрибәсе белән бергә кушкан.  

Биографиясе

үзгәртү

Александр Афанасьевич Спендиаров 1871 елның 20 октябрендә (1 ноябрендә) Каховкада (хәзер Украинаның Херсон өлкәсендәге шәһәр) туган. Атасы Афанасий Авксентьевич, җир биләүче, урман сәнәгатьчесе була; әнисе — Наталья Карповна. Бала чагы Симферопольдә үтә.

Музыкаль сәләтләрен фортепианода әйбәт уйнаган анасыннан алган. Спендиаровның бала чагыннан ук күп төрле сәләтләре ачыла. Җиде яшеннән ул көй чыгара, тугыз яшьтән фортепиано белән скрипкада уйнарга өйрәнә башлый.  1890 елда, гимназия тәмамлаганнан соң, Мәскәүгә күчә, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына укырга керә, биш елдан университетның юридик факультетын тәмамлый

1896 елда Н. А. Римский-Корсаков белән Спендиаров өчен хәлиткеч очрашу була. Римский-Корсаков аның композиторлык талантын югары бәяли һәм аны Петербург музыкантлары даирәсенә тәкъдим итә. Аннан соңгы елларда Спендиаров романслар, хор әсәрләре, оркестрлы вокал әсәрләре, инструменталь һәм оркестр пьесалар яза.

Соңгылары арасында ике «Кырым эскизлары» дәфтәре (1903 һәм 1912) белән «Өч пальма» (1905) дигән симфоник картинасы аерылып тора. Спендиаров Кырымда төпләнә, сирәк-ара Мәскәүгә, Петербургка, Тифлиска бара, анда дирижерлык итә. Ул рус мәдәниятенең билгеле эшлеклеләре — А. П. Чехов, Л. Н. Толстой, Ф. И. Шаляпин, А. М. Горький (аның поэмасы буенча бас һәм оркестр өчен «Балыкчы белән фея» дигән балладасын яза, 1902) белән аралаша; остазы Н. А. Римский-Корсаков, шулай ук А. К. Глазунов белән бик нык дуслаша.

Бала чагында Спендиаров Украинаның һәм Кырымның халык музыкасы белән таныша. Күп санлы украин һәм кырымтатар халык җырларын язып ала.  1921 елда «Украин сюитасы»н һәм Тарас Шевченконың «Васыять» дигән шигыренә музыка яза.

XX гасырның 20 елларында әрмән сәнгате белән кызыксынуы көчәя. 1922 елда Совет Әрмәнстан хөкүмәте Спендиаров Ереванга күчәргә һәм республиканың музыкаль тормышына җитәкчелек итәргә тәкъдим ясый. Бу чорда Спендиаров композиторлык, педагогик һәм музыкаль җәмәгатьчек тормышы активлаша. Халык әрмән музыкасының асылына тирән үтеп кергән Спендиаров оркестр өчен «Ереван этюдлары» (1925) һәм «Алмаст» операсын — әрмән музыкаль театрының иң якты әсәрләренең берсен — иҗат итә.

Композиторның башка әсәрләреннән симфоник оркестр өчен Концер вальсы (1906), тавыш һәм оркестр өчен «Бэда-вәгазьче» (1907) әсәре (М. И. Глинка премиясенә лаек булган) танылу алган.

1928 елның 7 маенда Ереванда вафат була. 

 
Комитас, Хачатурян, Сарьян, Тертерянин, Спендиарянин, Горка, Аветисян, Орбеть, Симонянин
 
Почта маркасы ССРБ, 1971 ел
  • 1971 елда Спендиаровка багышлап СССР почта маркасы чыгарыла. 
  • 2000 елда Спендиаровка багышлап Әрмәнстан почта маркасы чыгарыла. 
  • Еревандагы Әрмән академия опера һәм балет театры А. Спендиаров исемен йөртә.
  • Ереванда Спендиаровның йорт-музее бар.
  • Кырымдагы Ялта шәһәрендә Спендиаров урамы бар. 1972 елдан Ялта музыка мәктәбе дә аның исемен йөртә. 
  • Кырымдагы Судак шәһәрендә үзәк урамнарның берсе Спендиаров урамы дип атала. 

Гаиләсе

үзгәртү

Спендиаровның кызы Марина репрессияләнә; 1950-нче еллар башында ул Слюдянкада тоткыннарның үзешчән түгәрәгенең сәнгать җитәкчесе була[3][4].Атасы турында китап яза, ул «Жизнь замечательных людей» сериясендә басылып чыга. 

Спендиаровның кызы Елена билгеле авиаконструктор Владимир Мясищевта кияүдә була. Алар 1927 елда өйләнешә. 1930 елда кызлары Мария туа.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү
  • Әрмән ССРның халык артисты (1926)
  • М. И. Глинка исемендәге премия (1908, 1910, 1912).

Төп әсәрләре

үзгәртү

Сәхнә әсәрләре

үзгәртү
  • «Алмаст» операсы (София Парнок либреттосы)
  • «Җеннәр патшасының җиде кызы» балеты

Оркестр музыкасы

үзгәртү
  • Концерт вальсы (1906)
  • Оркестр өчен концерт увертюрасы 
  • Оркестр өчен «Кырым эскизлары» сюитасы — беренче һәм икенче дәфтәрләр (1903 һәм 1905)
  • Лермонтов буенча «Өч пальма» симфоник картинасы (1906)
  • «Ереван этюдлары» (1925)

Вокаль-симфоник музыка

үзгәртү
  • «Алла кошчыгы» квартеты (Пушкин шигыренә)
  • «Фәләстин ботагы» квартеты (Лермонтов шигыренә)
  • «Балыкчы белән фея» (М. Горький шигыренә)
  • «Ҡыҫылмаған һыҙат» элегиясе (Н. А. Некрасов шигыренә)
  • «Бэда-вәгазьче» (1907)

Башкалар

үзгәртү
  • «Berceuse» менуэты;
  • романслар.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 Спендиаров Александр Афанасьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. Ильзен-Титкова Юлиана Алексеевна. 2012 елның 2 март көнендә архивланган.
  4. Хава Волович. 2016 елның 13 октябрь көнендә архивланган.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Спендиаров, Александр Афанасьевич // Большая советская энциклопедия : [в 30 к.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969-1978.
  • Биография на сайте Энциклопедии фонда «Хайазг»
  • Спендиаров Александр Афанасьевич

Әдәбият

үзгәртү
  • Спендиаров А. А. Письма. — Ереван, 1962
  • Спендиаров А. А. О музыке. — Ереван, 1971.
  • Спендиаров М. А. Спендиаров. — М. : Молодая гвардия, 1964. — 208 с. — (ЖЗЛ; Вып. 380). — 65000 экз.
  • Спендиаров М. А. Жизнь музыканта. М.: «Детская литература», 1971.— 112 с.— 100 000 экз.
  • Спендиаров М. А. Летопись жизни и творчества А. А. Спендиаров. — Ереван, 1975.