Александр Полосухин

Александр Полосухин ( 6 (19) октябрь , 1901 ел - 4 сентябрь, 1965 ел ) - Совет физиологы, Казакъ ССРның Фәннәр академиясе академигы (1954 ), Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе (1944 ).

Александр Полосухин
Туган 19 октябрь 1901(1901-10-19)
Тәтеш, Татарстан АССР
Үлгән 4 сентябрь 1965(1965-09-04)[1] (63 яшь)
Алматы, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Пермь дәүләт университеты
Һөнәре физиолог

Биография үзгәртү

Александр Порфирьевич Полосухин 1901 елның (19) октябрендә Россия империясенең Казан губернасы Тәтеш өязендә туган.

Пермь университетының медицина факультетында белем ала, шунда ук 1932 елда анда аспирантураны тәмамлый.

1933 - 1937 елларда Свердловск медицина институты кафедрасында эшли.

1937-1938 елларда Сочи медицина институтында кафедра мөдире булып эшли. 1938 елдан алып, Алма-Атадагы Казакъ медицина институтының физиология кафедрасы мөдире. 1944 елдан Казакъ ССР Фәннәр академиясе физиология институты директоры.

1955- 1965елларда Казакъ ССР Фәннәр академиясенең вице-президенты .

1965 елның 4 сентябрендә вафат була. Алма-Ата шәһәренең Үзәк зиратында җирләнгән.

Төп фәнни хезмәтләре үзгәртү

  • Шок патогенезын өйрәнү нигезендә шокка каршы сыеклык тәкъдим итә.
    • Полосухин А. П. Экстероцептивная и интероцептивная регуляция кровообращения, дыхания и лимфотока. — М., 1952.
    • Полосухин А. П. Материалы по регуляции венозного кровообращения. — М., 1955.
    • Избранные труды. — Алма-Ата, 1967.

Мактаулы имеинәре һәм бүләкләре Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе «Хөрмәт Билгесе» ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Ленин ордены

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү