Ака Риза
Ака Риза, шулай ук Ака Риза Херави, Ака Риза Мешхеди буларак мәгълүм (як. 1560 ел, Мәшһәд, Иран - як. 1610[3] яки як. 1621[4]) — Бөек Могол чоры фарсы килеп чыгышлы һинд рәссамы.
Җенес | ир-ат[1] |
---|---|
Ватандашлык | Böyek Mogollar İmperiäse |
Туу урыны | Мәшһәд[2] |
Балалар | Абу-ль-Хасан (рәссам)[2] һәм Абид[1] |
Һөнәр төре | рәссам |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Активлык чорнының башы | 1592[2] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1604[2] |
Әсәрләр җыентыгы | Музей искусств Нельсона-Аткинса[d], Художественный музей Сан-Диего[d], Гарвардский художественный музей[d] һәм Arthur M. Sackler Museum[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Commons Creator бите | Aqa Riza |
Ака Риза Викиҗыентыкта |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүАка Риза, мөгаен, Мәшһәдтә туган (кимендә, шулай дип аның улы рәссам Абул Хасан шулай мәгълүмат бирә, гәрчә император Джахангирның “Мемуарлар”ында аның исеме Мерв һәм Герат белән бәйле – моннан “Херави” нисбәсе). Өйрәнүчеләр аның иртә миниатюраларында Тахмасп I (1524—1576) хөкеме вакытында шаһ китапханәсендәгегә якын манераны күрәләр, шуңа күрә ул беренче адымнарын фарсы остаханәсендә ясаган дигән фараз бар. Илләмәгәр аның Фарсы Илендә ясалган әсәрләре билгеле түгел. Шулай ук яшь рәссам ни сәбәпле Сефевид Фарсы Иленнән киткәне дә мәгълүм түгел. 1580-енче елларның икенче яртысында Ака Риза император Әкбәрнең улы – принц Сәлим (Джахангирның) “альтернатив сарай яны” урнашкан Кабулга килә. Мөгаен, бу 1588 елга кадәр бераз гына вакыт калгач булган, чөнки бу елды рәссамның үзен “хана-зад”, ягъни “сарай янында туган” (сарай янында туган югарырак статуска ия булган) дип атаган улы Абу-ль-Хасан туган. Ака Ризаның исеме мәңгегә принц Сәлим белән бәйле, чөнки рәссам тәхетктә бөтен катлаулы юлында кронпринцка тугъры булган. Әтисеннән аермалы буларак, яки аңа каршы килеп, принц Сәлим фарсы художество манерасын ошаткан һәм Ака Риза император Әкбәр һәм киләчәк варис арасында мөнәсәбәтләр кискен фазага кергәнче аның яраткан рәссамы булган. Әтисе белән улы арасында аерма шулай ук живопись туплау формасында булган: Әкбәр китапханәсендә иллюстрацияләнгән манускриптларга заказ биргән һәм шуларны саклаган, ә Сәлим аерым әсәрләрне муракка-альбомнарга тупларга яраткан, анда фарсы һәм могол миниатюралары “экзотик” темаларга Европа гравюралары белән янәшә торган.
Күпмедер вакыт рәссам Әкбәр башкаласы Аграда эшләгән, әмма аның анда булуы озак булмаган һәм ул тиздән фетнәче кронпринц Сәлимнең “альтернатив сарай яны” урнашкан Аллахабадка киткән. Бу Әкбәр сарай янын Аграга күчергәндә, ә кронпринц гаскәре белән Аллахабадка киткән һәм анда фетнәче “сарай яны”н барлыкка китергәндә 1599 елда булган. Бу сарай янында сәнгать остаханәсе барлыкка китерелгән булган, анда җитәкчесе Ака Ризадан башка Мансур, Мирза Гулам, Нанха һәм Бишан Дас кебек мәшһүр осталар эшли башлаган. Аллахабадта ателье булу дәверендә кимендә өч манускриптка иллюстрация ясалган булган: Әмир Хөсрәү Дәһләвинең “Диван”ы (Дехлеви поэзиясенең антологиясе; 14 миниатюра; 1602-1603 еллар, Уолтер Галереясе, Балтимор, “Радж Кунвар” (“Патша улы”, фарсы теленә, мөгаен, һинд теленнән тәрҗемә ителгән билгесез авторның поэмасы; 51 миниатюра; 1603-1604 еллар, Честер Битти Китапханәсе, Дублин һәм “Әнвәр-и Сухаили” (“Канопус йолдызлыгы”; 36 миниатюра; 1604-1610 еллар, Британия китапханәсе, Лондон). Шул ук вакытта император гаиләсендә ызгышлар дәвам иткән. 1602 елда принц Сәлим император Әкбәрнең иң яхшы гаскәр башларының берсе “Әкбәр-намә” авторы галим тарихчы Абул Фазлны үтергән. Карт император моның белән килешергә мәҗбүр булган, чөнки аның яраткан улы Данияль 1603 елда сәрхушлектән үлгән һәм Әкбәрнең Сәлимнән башка туры варислары калмаган. 1605 елда Әкбәр үзе үлгән. 1605 елның 24 октябрендә Сәлим Аграда могол тәхетенә Джахангир тәхет исеме астында утырган, фарсычадан бу “дөньяны яулап алучы” дигән сүз. Шуннан соң Аграга Ака Риза җитәкчелегендә “альтернатив китапханә” дә күчкән. Өйрәнүчеләр санавынча, тәхеткә утырудан соң Джахангирның ошатулары тиз үзгәргән һәм Ака Ризаның күбрәк архаик фарсы манерасы аны канәгатьләндерми башлый. Рәссам Аграда остаханәне озак түгел җитәкләве ихтимал. Яңа императорда фаворда Ака Ризаның улы - Абу-ль-Хасан булган, аның әзрәк бер билгеле һәм күбрәк синтетик манерасы Джахангир тарафыннан югары бәяләнгән булган һәм ул аңа “надир аль-заман” титулын биргән, гарәпчәдән тәрҗемәдә бу “чор могъҗизасы”. “Тузук-и Джахангири” мемуарларында император Джахангир ике живописецны чагыштырганда Абу-ль-Хасанны мактый: “Герат шәһәреннән аның әтисе Ака Риза мин принц булган чактан миндә хезмәт иткән. Әмма аның (Абу-ль-Хасанның) әсәрләрен һәм әтисенең эшләрен чагыштырып булмый Чынлап та ул “чор могъҗизасы” булган. Шулай да, Ака Риза император китапханәсендә эшләвен дәвам иткән, ә аның күбрәк традицион фарсы стилистикасы якынча 1610-1620 еллар арасында янә популяр булып киткән. Мәгәр, экспертлар Ака Риза могол сарай янына шулай ук Сефевид Ираныннан килгән коллегалары Мир Сәед Али һәм Абд ас-Самад кебек фарсы каноннарын дәвам иттерүдә алай ук консерватив булмаган дип билгеләп узалар.
Әсәрләре
үзгәртүАка Ризага күп булмаган санда әсәрләр карый. Рәссам эшләренең төп корпусы ике урында тупланган: “Муракка-и гульшан” буларак мәгълүм альбомда, аны император Джахангир 1599 һәм 1609 еллар арасында туплаган һәм Лондонда, Британия китапханәсеннән “Әнвәр-и Сухаили” манускриптында. “Муракка-и гульшан”ның күпчелек өлеше Тәһранда Гулистан сараеның Китапханәсендә саклана, әмма альбомнан битләрнең бер өлеше төрле музейлар һәм шәхси тупланмалар буенча таралган. Шулай ук Ака Риза тарафыннан имзаланган яки аңа атрибутланган берничә бит бар, аларны ул император Джахангирның ниндидер башка альбомнары өчен барлыкка китергән. Датасы булган эшләр 1592 елдан 1605 елга кадәр чорны колачлый. Имзаланган миниатюраларда Ака Риза исеме янында “голам”, “морид” яки “банда” дип имза куя, ягъни “хезмәтче”, “өйрәнчек” яки “кол” һәм “тугъры” эпитетын өсти.
“Муракка-и гульшан” альбомында миниатюраларының гомуми тезелеше фарсы живописена тартыш, бердәнбер “могол” хасияте итеп аның персонаж йөз битләрен сурәтләү өчен яктылык-күләгә моделировкасын куллануны әйтеп була. Бу альбомның бер битендә маргиналь рәсемнәр бераз прогрессиврак күренә, анда рәссам могол һәм европалы киемнәрендә фигуркалар ясаган. “Әнвәр-и Сухаили”да биш миниатюра Ака Риза имзасына һәм 1604-1605 даталарына ия; алар шулай ук композициядә дә, кочагында сюжет барган очракларында табигать сурәтләнешендә дә фарс стиле белән тезелгән. Сарай биналарында күренешләр XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы фарсы живописе өчен хас деталь тулы. Мәсәлән бу манускриптның иң яхшы миниатюраларның берсе “Йәмән патшасы бәйрәме”ндә бәйрәм итү урыны типик фарсы стилендә бизәлгән: келәм бизәкләре, диварлар капланган чынаяк кирпечләр һәм чәчәк атучы агачлар – барысы да матурлык белән ләззәт һәм рәхәт кәефен тудырырга тиеш. Ака Риза аерым битләрдә ясаган портретлар күп кешеле сәхнәләр кебек үк шул ук фарсы рухы белән тезелгән. “Тал астында утыручы көяз әфәнде” миниатюрасында (як. 1600 ел, Нәфи сәнгать музее) музыкаль корал белән көяз ирнең типик сефевид портретын күрергә була, ул типик фарсы табуретында типик фарсы агачы астында утыра. Андый портретның типы XVI—XVII гасыр фарсы живописендә күп кәррә кабатланган булган. Шул ук дәрәҗәдә рәссамның килеп чыгышы урыны белән бәйләнешне башка портретлар да күрсәтә: “Сыбызгыда уйнаучы ир-ат” (як. 1595 ел, Бостон, Нәфис сәнгать музее), “Алтын хәмер касәсе белән ир-ат” (як. 1600 ел, Саклер Музее, Гарвард), “Бакчачы принц Сәлимнең портреты” (як. 1600 ел, Сәнгать Музее, Сан Диего). Аның соң эшләре шулай ук бер билгеле күренә, гәрчә ул битләрнең яктылык-күләгә моделировкасы кебек могол новацияләрен сеңергә тырышса да, моны “Агачтан төшкән егет” миниатюрасында (як. 1610 ел, Метрополитен Музее, Нью-Йорк) күрергә була. Анда агачка кош оясын тар-мар итәр өчен менмәкче, әмма егылып төшкән малай сурәтләнгән. Драматик ишарәләр һәм йөзләрнең сурәтләнешендә психологизм Ака Риза традицион фарсы декоративлыгын могол реализмы белән кушып Джахангирның яңа ошатуларын канәгатьләндермәкче икәне турында шәһадәт итә. Хөкемдарына тугърылыкны аның соң эшләрен ул “Ака Риза Джахангири” дип имзалавы исбатлый. Сәнгатьтә бер билгеле фарсы ориентациягә карамастан, Ака Риза гаять зур сәләтле оста булган, аның иҗади эшчәнлеге китап миниатюрасы чикләреннән тыш колач алган: 1605 елда аның Аллахабад диварларыннан тыш Хөсрәү Багх паркында төзелгән Джахангирның хатыны Шах Бегамның төрбәсе бизәлеше өстендә эшләве мәгълүм. Джахангирның шул вакытта яраткан хатыны фарсы килеп чыгышлы Нур-Джахан гүзәл булуы кызык, ул, мөгаен, иҗаты Ватаны турында искә төшерү булган Ака Ризаны яклаган. Император Джахангирның яраткан олы улы Абу-ль-Хасаннан башка, Ака Ризаның кече улы - Абид шулай ук шактый уңышлы рәссам булган.
-
Сыбызгыда уйнаучы ир-ат. як. 1595 Бостон, МФА
-
Алтын хәмер касәсәе белән ир-ат. як. 1600 Сәнгать Музее, Гарвард
-
Принц Сәлимнең бакчачы портреты, як.1600, Сан Диего сәнгать Музее.
Әдәбият
үзгәртү- M.C. Beach, «The Gulshan Album and Its European Sources». Museum of Fine Arts Bulletin (Boston), 63, 1965, pp 63–91
- Priscilla P. Soucek, «Persian Artists in the Mughal India: Influences and Transformations» in Oleg Grabar’s «Muqarnas: An Annual on Islamic Art and Architecture» Vol.5 1988, pp 175–179
- A. Okada, «Persian Aestheticism at the Mughal Court. Aqa Riza» in «Indian Miniatures of the Mughal Court», Harry N. Abrams Inc., Publishers, New York, 1992, pp 104 −111
- Wonder of the Age. Master Painters of India 1100—1900. Exh. cat. Metropolitan Museum of Art, Yale University Press, 2011 pp 71–72
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Union List of Artist Names — 2019.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 https://iranicaonline.org/articles/aqa-reza-heravi
- ↑ ANONIMO. Grove Encyclopedia of Islamic Art & Architecture: Three-Volume Set. — Oxford Usa Professio, 2009-01-31. — 1697 с. — ISBN 9780195309911. 5 август 2017 елда.архивланган
- ↑ John Guy, Jorrit Britschgi. Wonder of the Age: Master Painters of India, 1100-1900. — Metropolitan Museum of Art, 2011. — 226 с. — ISBN 9781588394309. 5 август 2017 елда.архивланган