Абу-ль-Хасан (рәссам)

Абу-ль-Хасан (1588 елда туган, 1600—1630 елларда эшләгән) —һинд рәссам-миниатюристы. Абул Хасан сарай яны живописецы Ака Ризаның гаиләсендә ул киләчәк император Джахангирның принц Сәлимнең китапханәсе белән идарә иткәндә туган. Малай сәләтләрен шактый иртә күрсәткән: балачагыннан аның “Изге Иоанн” (1600 ел, Ашмолеан Музее, Оксфорд) рәсеме сакланган, ул аны изге фигурасын Альбрехт Дюрер гравюрасыннан күчермә ясап ясаган. Бу Абул Хасанга 12 яшь кенә булганда ясалган рәсем, яшь рәссам әтисе өйрәткән фарсы живописе кысаларында белем алганга карамастан Европа гравюрасы һәм Европа күләм чагылдыру ысуллары белән мавыкканына шәһадәт булып тора. “Экзотик” Европа живописе белән мавыгуның башка мисалы булып рәссам тарафыннан ике ел соңрак, ундүрт яшендә ясаган (1602г, РФА Шәрыкъ кулъязмалары Институты, Санкт Петербург) “Диалектика” миниатюрасы тора. Аның өчен башлангыч нокта булып Ян Санделерның Мартен де Вос “Диалектика”сы мотивлары буенча барлыкка китерелгән гравюра тора. Абул Хасан булдырганча кадәр Европа манерасын имитацияләгән, калкулыклар һәм кечерәюче кеше гәүдәчекләре барлыкка китергән пространство тирәнлегеннән җентекләп күчермә ясаган. Әмма соңыннан пейзаж сурәтләнешенең бу ысуллары аңа кирәк булмаган, чөнки хөкемгә килгән падишаһ Джахангир фарсы матурлык аңлавында ләззәт тапкан: алтын фоннар һәм күбрәк орнаменталь, ә чын түгел үсемлекләр белән яссы пейзажлар.

фар. ابوالحسن
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Böyek Mogollar İmperiäse
Туу датасы 1589[2]
Үлем датасы 1630 елдан иртә түгел яки елдан соң түгел1658
Ата Ака Риза[3]
Кардәш Абид[1]
Һөнәр төре рәссам
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Әсәрләр җыентыгы Музей Ашмола[d][4], Галерея искусства Фрир[d], Метрополитен-музей[d], Музей Ага-хана[d], Музей искусств округа Лос-Анджелес[d] һәм Лувр музее
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Commons Creator бите Abu'l-Hasan (artist)
 Абу-ль-Хасан Викиҗыентыкта
Абул Хасан. Агачта тиеннәр. як. 1610. Һиндстанның язмалары һәм шәхси документлары идарәсе, Лондон.
Абул Хасан. Джахангирның тәхеткә утыруының бәйрәм ителүе. Икеләтә миниатюраның сул өлеше. 1618, РФА Шәрыкъ белеме Институты, Санкт Петербург.
Падишаһ Джахангир сорарга килүчеләрне Агра фортында “Джарока” тәрәзәсендә кабул итә. як. 1620 ел, Ага Хан Музее, Женева.
Абул Хасан. Карт мөсафир. як. 1618—20, Ага Хан Музее, Женева.

1604 елда Абул Хасан “Анвар-и Сухаили” кулъязмасын («Канопус Йолдызлыгы», 1604—1610 елларда башкарылган, Британия китапханәсе, Лондон) иллюстрацияләүдә катнашкан. Уналты яшьлек рәссам анда тагын бер миниатюраны “Дабшалим патша Бидпай браминга зиярәт кыла” миниатюрасын ясаган, анда персонажларның тере, натуралистик сурәтләнешен аның әтисе Ака Риза өчен типик гадәти әкияти фарсы пейзажы белән кушкан.

Рәссамның яшүсмер чагының иң мәшһүр әсәре – “Агачта тиеннәр” миниатюрасы (як. 1605—07 еллар., Лондон, Һиндстанның язмалар һәм шәхси документлар идарәсе), анда рәссам платан ботаклары буенча сикерүче 12 тиенне сурәтләгән. Абул Хасан монда предметларның күләмен чагылдыру осталыгын күрсәткән – моны сунарчы фигурасыннан да, агач сурәтләнешеннән дә, тиеннәрнең үзләреннән дә күреп була. Шул ук вакытта бөтен сәхнәнең арт өлеше типик фарсы бизәлеше булып тора: алтын фон һәм төсле ташлар. Мөгаен, бу композициянең моделе Абд ас-Самадтан алынган, аның охшаш сәхнә белән миниатюрасы “Муракка-и Гульшан” альбомында саклана (1555—1556 еллар, Гөлестан сарае китапханәсе, [[Тәһран]). Язмадан Абул Хасанга эшендә мәшһүр рәссам-анималист Мансур булышканы билгеле, әмма аның бу миниатюрада катнашу дәрәҗәсе мәгълүм түгел. С. К. Уэлч фараз итүенчә Мансур барлык тиеннәрне ясаган. Әмма сакланып калган “Таплы вилохвостка” рәсеме буенча (1610—15, Метрополитен Музее, Нью-Йорк) Абул Хасан бер дә Мансурдан калышмаган һәм хайваннар дөньясын үзе оста итеп сурәтләгән. Элек “Агачта тиеннәр” миниатюрасының сюжетын гади ау рәсеме итеп санаганнар, әмма болай укылыш логик түгел: сунарчы бер кайчан да тиенне буш кул белән тота алмый. Хәзер сюжетның мәгънәсе аллегорик характерга ия дип фараз итәләр: яраклы булмаган ысуллар белән яман эш бәхетсезлеккә дучар – мондый укылыш файдасына сунарчы агачка менә алмый торган факт сөйли. Яшь останың бу шедевры китапханә хезмәтчеләре тарафыннан да, табигать белемен яраткан падишаһның үзе тарафыннан да югары бәяләнгән булган. Мөгаен, шуңа күрә як. 1608 елда Даулат яшь Абул Хасанның портретын өлкән коллегалар портретлары арасында ясарга карар кылган, китапханәнең иң яхшы осталарын сурәтләгән бу бит падишаһ Джахангир тарафыннан аның “Муракка-и Гульшан” альбомына кертелгән булган. Портреттан Абул Хасан сулагай икәнен белеп була. 1607 һәм 1615 ел арасында периодтан безгә кадәр аның пумаласыныкы дип санарга мөмкин берничә генә эш барып җиткән. 1615 елдан соң рәссам үзенең иң зур дан чорына керә, шул вакытта бүген мәгълүм әсәрләрнең төп корпусы иҗат ителә. Аларның кайберәүләре элек югалтылган кулъязмаларның аерым битләре булып тора, мәсәлән, “Саади үзенең шигырь китабын тәкъдим итә” (1615 ел, Уолтерс Галереясы, Балтимор), я аерым битләр булып тора, мәсәлән “Карт мөсафир” (1615—20, Ага Хан Музее, Женева) – Ходайга баручы карт арган кешенең искиткеч портреты; башкалар императорның мемуар китабы – “Джахангирнамә” өчен булган. Рәссамның триумфы булып бу кулъзяма өчен разворот ясау булган, аның ике миниатюрасында Абул Хасан “Джахангирның тәхеткә утыруын бәйрәм итү”не » (1618 ел, РФА Шәрыкъ белеме Институты, Санкт-Петербург) сурәтләгән. Тантанада булган дипломатлар һәм сарай яны кешеләре арасында күп портретларны күреп була, мәсәлән, инглиз короле Яков I илчесе сэр Томас Роуны һәм дин әһеле Эдвард Перрины. Бу миниатюра падишаһ Джахангирны шул хәтле сокландырган ки, шул ук 1618 елны ул рәссамга “Надир ас-Заман” (Чор Могъҗизасы) титулын биргән. Абул Хасан падишаһның фавориты булган һәм, мөгаен, император китапханәсенең җитәкчесе итеп билгеләнгән булган, бу вазыйфада ул әтисен алмаштырган. Соңрак Джахангир мемуарларында шулай дип язган: “Бу көнне “Чор Могъҗизасы” титулы бирелгән рәссам Абул Хасан минем тәхеткә утыру темасына картинаны – “Джахангирнаме” өчен фронтисписны ясаган һәм миңа тәкъдим иткән булган. Бу һәртөрле мактауга лаек булганга күрә ул минем чиксез алкышымны алган. Аның эше бик маһир ясалган булган, ә картинасы – заманның шедеврларның берсе булган. Бүген аңа көндәшләр дә, тиңнәр дә юк.. Мин принц булганда, аның әтисе Гераттан Ака Риза миңа хезмәткә кергән, әмма аның әсәрләрен әтисе эшләре белән чагыштырырга мәгънә юк... Минем бәйлелегем ул шул дәрәҗәгә җиткәнче мин аны тәрбияләвем белән аңлатыла. Ул чынлап та Надир ас-Заман булган».

Рәссамның күтәрелүе аңа иң сәяси әһәмиятле һәм сарай яны сәнгатендә нәзек темалар бирем итеп бирелүенә хезмәт иткән. Андыйларга, хосусан, аллегорик портрет жанры караган, ул башка төрле әйтү белән императорның хөкеменә, куәтенә һәм дәрәҗәләренә дан җырлаган. Абул Хасан пумаласына берничә шундый портрет карый: «Джахангир символик рәвештә Малик Амбарны үтерә» (як. 1615—20 еллар, Честер Битти Китапханәсе, Дублин), «Император Джахангир һәм шаһ Аббасның аллегорик сурәтләнеше» (як. 1618, Фрир Галереясе, Вашингтон), «Джахангир шаһ Аббасны кабул итә» (як. 1618, Фрир Галереясе, Вашингтон), «Принц Хуррамның фетнәсен бастырган Джахангир» (1623, Галерея Фрир, Вашингтон), «Джахангир ярлылыкны бетерә» (як. 1625, Лос Аджелес, округ музее) һәм башкалар. Шаһ Аббас белән бәйле сәяси аллегорияләрдә Фарсы иле белән дустанә мөнәсәбәт теләве күренә, шулай да һичшиксез өстенлек төсмере белән (Джахангирны арслан символлаштыра, ә Аббасны – сарык бәтие). Шулай да Фарсы иленең Һиндстан белән “мәңге дуслык” хыялы чынга ашмаган: 1622 елда фарсылар моголлардан Кандагарны яулап алганнар.

Аллегорик рәсемнәрдән кала Абул Хасан Джахангирның династик һәм гадәти портретларын да ясаган һәм шулай ук аның гаиләсе сурәтләнеше белән картиналарны һәм император тормышына бәйле башка сюжетларны. Асалда, рәссам аның күзаллаулары һәм кәефләре чагылдыручысы булган. Джахангир белән шулкадәр көчле бәйләнеш, мөгаен, 1628 елда хөкүмәт алышынгач рәссам эшсез калуга сәбәп булган. Хөкемгә әтисе белән озак каршылык нәтиҗәсендә килгән яңа император Шах Джахан әтисе-көндәшенең шәхси рәссамына битараф булган, гәрчә Абул Хасан сарай янында торышын сакларга тырышып Шах Джаханның берничә портретын ясаса да. Бу тырышулар нәтиҗәсез булган, күрәсең, Шах Джахан күбрәк аның энесе Абидны яраткан. Аның хөкеменең беренче елларында барлыкка китерелгән яңа императорның берничә портретыннан кала, Абул Хасанның бүтән эше мәгълүм түгел.

Абул Хасан күп нисбәтләрдә бик консерватив живописец булып калган. Гәрчә ул портретта Европа табигыйлыгын үзләштерсә дә, ул ары бармаган һәм ул натурализмны башкага карата куллана башламаган – аның миниатюраларында пейзажлар һаман да яссы булып кала биргән. Аның даны ул император Джахангирның портретисты һәм фикерләре чагылдыручы статусына ия булганында нигезләнгән һәм шунда аңа чынлап та тиңнәр булмаган.

Библиография

үзгәртү
  • M.C. Beach. «The Mughal Painter Abu’l Hasan and Some English Sources for His Style», The Journal of the Walters Art Gallery, 38 (1980) pp 6–33
  • A. Okada, «Painters of Mughal Pomp and Grandeur. Abu’l Hasan.» in «Indian Miniatures of the Mughal Court», Harry N. Abrams Inc., Publishers, New York, 1992, pp 170–184
  • S.C. Welch, India: Art and Culture 1300—1900, Prestel, Munich, 1999, pp 185–188, 215—216
  • S.Blair and J. Bloom, «Abu’l Hasan» in Grove Encyclopedia of Islamic Art and Architecture, 2009, vol. II pp 7–8
  • Wonder of the Age. Master Painters of India 1100—1900. Exh. cat. By John Guy and Jorrit Britschgi. Metropolitan Museum of Art, Yale University Press, 2011 pp 73–75

Искәрмәләр

үзгәртү