Абид
Абид (як. 1590 елда туган; якынча 1615 һәм 1658 еллар арасында эшләгән) — һинд рәссам-миниатюристы.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык | Böyek Mogollar İmperiäse[1] |
Туу датасы | 1590-еллар[2] |
Ата | Ака Риза |
Кардәш | Абу-ль-Хасан (рәссам)[3] |
Һөнәр төре | рәссам, иллюминатор рукописей |
Башкарган вазыйфа | придворный художник[d] |
Активлык чорнының башы | 1615[1] |
Активлык чоры тәмамлануы | 1658[1] |
Әсәрләр җыентыгы | Галерея Артура М. Саклера[d] һәм Королевская коллекция[d] |
Автор буларак авторлык хокуклары халәте | автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d] |
Абид Викиҗыентыкта |
Биографик мәгълүмат
үзгәртүАбид Һиндстанга сефевид Фарсы Иленнән килгән рәссам Ака Ризаның артистик гаиләсендә туган һәм үскән. Осталык башлангычларын ул әтисе һәм император Джахангирның (1605—1628) мәшһүр сарай яны рәссамы абыйсы Абул Хасан җитәкчелегендә өйрәнгән. Бу туганлык турында мәгълүматтан кала аның турында башка документаль шәһадәт калмаган.
Мөгаен, беренче әсәрләрен Абид Джахангирның император остаханәсендә барлыкка китергән, әмма шул вакыттан аның тарафыннан имзаланган бер миниатюра да барып җитмәгән. Галимнәр фаразынча Джахангир вакытында ул озак вакыт әтисе һәм мәшһүр абыйсы күләгәсендә булган. Шул чорның Абид пумаланыкы дип саналган әз әсәрләренең атрибуциясе стилистик анализда нигезләнгән.
Туганнары күләгәсеннән рәссам бары тик Джахангирның үлеменнән соң чыга. Абид тарафыннан барлык имзаланган миниатюралар император Шах-Джахан (1628—1658) вакытына карый һәм бер кулъязмада - «Падишаһнамә»дә урнашкан («Падишаһ китабы» 1636—1658 ее, Король китапханәсе, Виндзор). Бу өч томда император Шах Джаханның хөкем итү тарихы, аларның һәрберсе бер унъеллыкны колачлаган; Виндзор Король китапханәсендә Шах Джахан хөкеменең беренче унъеллыгын тасвирлаучы том сакланган, аны бизәүдә аның китапханәнең күп осталары катнашкан: Бальчанд, Рам Дас, Абид, Паяг, Лальчанд һәм башкалар. Абидка 94v һәм 192v битләрендәге миниатюралар карый. Моннан кала аның эшләре белән кулъязмадан өзеп алынган һәм тупланма җыючыларга аерым сатылган кимендә ике бит табылган.
Үзенең иҗатында Абид могол живописенда “фарсы агымы”н дәвам иткән һәм техник виртуозлык һәм нәфис төзелешләре белән фарсы живопись традициясенә хас эстетик формализм яклы булган. Рәссам симметрик композицияләрне ошаткан, аларны ул фигураларның, предметларның һәм живопись структураларының катлаулы үзара мөнәсәбәте белән тереләтеп катлаулы декоратив эффект барлыкка китергән. Ул сарай яны шәхесләрен дә, баталь сәхнәләрне дә оста итеп ясый алган.
Гәрчә аның әсәрләре бик аз сакланып калган булса да, булганнарыннан Абид Шах Джаханның иң яхшы диярлек миниатюристы булган тәэсир калдыра. Баталь да, сарай яны сәхнәләрендә дә сурәтләнгән катнашучылар портретлары шуның кадәр ачык индивидуаль һәм хасиятле ки, өйрәнүчеләр аны үз буынының миниатюристларыннан күпкә югарырак торучы итеп танырга мәҗбүр. Америка өйрәнүчесе Джон Гай билгеләп үткәнчә, сәнгате белән Абид зиннәтле ташлар җыю белән мавыккан һәм аларның ялтырау күчешенә охшаган живописьны яраткан Шах Джаханның эстетик аңлауларына туры килә алган. Император аның сорауларына шуның кадәр оста итеп җавап биргән башка рәссамны, мөгаен, таба алмас иде.
Әсәрләре
үзгәртүАбидка карый дип саналган “Җәмшид ташта яза” миниатюрасы (1605—1606 еллар, Смитсониан, Вашингтон) шагыйрь Саадиның «Бостан»ы өчен иҗат ителгән. Бу фарсы миниатюр живописендә чишмә янында бу дөньяның фанилыгы турында ташта гыйбрәтле язма калдырган борынгы патша турында тема. Яссы фигуралар, канәфер-алсу ташлар, алтын фон һәм симметрик композиция – барысы да рәссамның иртә иҗатының фарсы чыганаклары турында шәһадәт итә. Миниатюра Аграда император сараеның остаханәсендә барлыкка китерелгән, мөгаен, ул рәссамның беренче, әле өйрәнчек чагы эшләренең берсе.
«Падишаһнамә»дән миниатюраларда бөтенләй башка живописьне күрергә була. «Джахангир принц Хуррамны кабул итә» (1635-36 еллар, Король китапханәсе, Виндзор) император Джахангирның соңыннан Шах Джахан исеме астында могол тәхетенә утырган принц Хуррамны кабыл итүе (дарбар) сурәтләнгән. Кабул итү Аджмерда 1616 елның апрелендә булган һәм киләчәк императорга шул вакытта 24 яшь булган. Дарбар киң мәрмәр лоджиядә урын ала, аның астында сарай яндагылар урнашкан: аларның портретлары кырыс шәхси һәм, мөгаен, натурадан ясалган. Композиция үзәгендә гризайль белән таҗ кигән гаиләгә куллары белән өскә җир шарын күтәрә торган суфи мистигы портреты, бу, шулай итеп дөнья өстеннән хөкемнең символы булып тора.
«Хан Джахан Лодиның Үлеме» (1633 ел, Король китапханәсе, Виндзор) дигән башка миниатюрада 1631 елда Шах Джахан хөкеменә каршы түнтәрелеш ясаган фетнәче әмир үлеме сурәтләнгән. Миниатюра вакыйгадан соң бары тик ике елдан соң барлыкка китерелгән. Сәхнә драматизм тулы: җиңүчеләр – император сугышчылары, мөгаен, императорга трофей итеп китерер өчен җиңелгән дошманнарының башларын кисәләр. Миниатюраның үзәгендә моның фетнәченең үзе – Хан Джахан Лоди белән эшләнгәнен күрергә була. Гамәл типик матур фарсы пейзажы фонында булганын күрергә була, аның өске өлешендә императорның сүзсез шунда булуын билгеләүче чинараны күрергә була.
Библиография
үзгәртү- King of the World: The Padshahnama, an Imperial Mughal Manuscript from the Royal Library, Windsor Castle. (exh. cat. By M.C. Beach and E.Koch; New Delhi National Museum, London Queen’s Gallery, New-York Met. Museum.., and elsewhere; 1997-98), nos. 16 and 37.
- S.Blair and J. Bloom, « ‘Abid» in Grove Encyclopedia of Islamic Art, 2009, vol. I p 6
- Wonder of the Age. Master Painters of India 1100—1900. Exh. cat. By John Guy and Jorrit Britschgi) Metropolitan Museum of Art, Yale University Press, 2011 pp 76–79