Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте

дини оешма (Майкоп, Адыгея, Россия)

Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының Диния нәзарәте (адыг. Адыгэ Республикэмрэ Краснодар Чӏыгумрэ ыс мыслъымэнхэм я дин Iофшӏэпӏэ, рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Республики Адыгея и Краснодарского края, ДУМ РА и КК) ― Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының үзәкләштерелгән бәйсез төбәк оешмасы. Диния нәзарәте Майкоп җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә.

Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнары Диния нәзарәте
адыг. Адыгэ Республикэмрэ Краснодар Чӏыгумрэ ыс мыслъымэнхэм я дин Iофшӏэпӏэ
офис:

385000
Россия байрагы Россия,
Адыгея,
Майкоп, Совет ур., 200 (Майкоп җәмигъ мәчете)

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти Әскарби Карданов

Нигезләү
мөселманнарның беренче съезды карары

1991 ел

http://dumraikk.ru

Тарих үзгәртү

Адыгея һәм Краснодар крае мөселманнарының төбәк нәзарәте 1991 елның 20 апрелендә Адыгеяның Кызыл Гвардия районы Адамий(рус.) авылында узган мөселманнарның беренче съездында оештырыла. Әлеге съездның урыны төбәк мөселманнарының соңгы рәсми корылтае 1927 елда шул ук авылда уздырылу билгесе итеп сайланган [1]. Съезд эшендә Адыгея Республикасының һәм Краснодар краеның мөселманнар күпләп яши торган барлык торак пунктларыннан делегатлар катнашкан. Съездда төбәк Диния нәзарәтенең беренче мөфтие итеп иорданиядән чиркәс репатрианты Мос Чениб сайланган.

1993 елның 13 мартында Адыгея Республикасы һәм Краснодар крае мөселманнарының чираттагы корылтаенда төбәк Диния нәзарәтенең Уставы кабул ителгән[2].

1998 елның 25 апрелендә, 2002 елның 20 ноябрендә, 2004 елның 24 ноябрендә һәм 2008 елның 12 ноябрендә төбәк Диния нәзарәтенең Уставы съездлар карарлары белән тулыландырылган.

Эшчәнлек үзгәртү

Төбәк Диния нәзарәте үз эшчәнлеген мөселманнар съездында кабул ителгән Устав нигезендә Адыгея һәм Краснодар крае территориясендә Ислам динен төгәл тоту һәм киңрәк тарату максатында алып бара.

Устав нигезендә төбәк Диния нәзарәте түбәндәге чаралар үткәрә:

  • Адыгея һәм Краснодар крае мәчетләрендә Ислам нигезләрен һәм гарәп телен укыту;
  • Адыгея һәм Краснодар крае гражданнарын рухи-әхлакый тәрбияләү буенча уздырылучы төрле чараларда катнашу;
  • Төбәк Диния нәзарәте Башкарма комитеты һәм шурасы эшләрен, шулай ук мөселманнар съездларын даими рәвештә үткәрү;
  • Адыгея Республикасының һәм Краснодар краеның мөселманнар күпләп яши торган барлык торак пунктларында мөселманнар белән очрашулар уздыру;
  • семинарлар, конференцияләр үткәрү һ. б.;
  • Ислам әдәбиятын нәшер итү;
  • төрле массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау.

Хәзерге вакытта төбәк Диния нәзарәтенә 12 район һәм 3 шәһәр мөселман дини оешмасы, Адыгеяда 40 җәмгыять һәм Краснодар краенда 7 җәмгыять керә.

Рәисләр үзгәртү

  • 1991-1995 елларда – Мос Чениб
  • 1995-1997 елларда – Сәет Хуако
  • 1997-1998 елларда – Аслан Евтых
  • 1998-2000 елларда – Әскарби Хачемасов
  • 2000-2002 елларда – Әнвәр Шумафов
  • 2002-2013 елларда – Нурби Емиж
  • 2012 елның 24 ноябреннән – Әскарби Хаҗиби улы Карданов

Басма органнар үзгәртү

Төбәк Диния нәзарәте айга бер мәртәбә «Свет» газетасын, шулай ук «Азан» һәм «Нур» телетапшырулары әзерләп чыгара.

Төбәк Диния нәзарәте тарафыннан «Исламның сүнмәс уты», «Фәннәр призмасы аша Исламга караш» һ. б. китаплар нәшер ителгән [3].

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү