Аббас Галләмов

россияле политолог, спичрайтер

Аббас Галләмов, Аббас Радик улы Галләмов (рус. Аббас Радикович Галлямов, 1972 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Чиләбе) ― россияле политолог, политтехнолог, публицист һәм дәүләт эшлеклесе. 2008―2010 елларда ― РФ премьер-министры Владимир Путинның спичрайтеры. Башкортстан Республикасы Президенты хакимиятенең җитәкчесе урынбасары (2010―2014). Сәяси фәннәр кандидаты.

Аббас Галләмов
Туган телдә исем Аббас Радик улы Галләмов
Туган 30 май 1972(1972-05-30) (51 яшь)
СССР, РСФСР, Чиләбе
Яшәгән урын Тел-Әвив[1]
Милләт башкорт
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты һәм Русия дәүләт хезмәте академиясе[d]
Һөнәре политтехнолог, спичрайтер
Эш бирүче Уң көчләр берлеге[d]
Сәяси фирка Уң көчләр берлеге[d][2]
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре нәмзәте[d][3]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1972 елның 30 маенда Чиләбе шәһәрендә туган.

1995 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын, 2001 елда РФ Президенты каршындагы Россия дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Сәяси фәннәр кандидаты. Диссертация темасы: «Заманча сәяси процесста лидер һәм лидерның имиджы: концептуализация һәм медиатизация проблемалары»[4].

2001―2002 елларда ― «Уң көчләр берлеге»[d] («Союз правых сил») партиясенең матбугат хезмәте башлыгы[5].

2002―2008 елларда ― Россия Президенты каршындагы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары.

2008―2010 елларда РФ Хөкүмәтенең халык алдында чыгышлар әзерләү департаментында эшли, РФ премьер-министры Владимир Путинга чыгыш текстларын (спичрайтер) әзерли[6].

2010 елда Галләмов Башкортстанга кайта, анда 2014 елга кадәр Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов Администрациясе җитәкчесе урынбасары булып тора[7].

2017 елның июлендә Красногорскиның Иҗтимагый палатасына керә[8].

Политтехнолог буларак төбәк сайлау кампанияләрендә катнаша, 2018―2019 елларда Россия Федерациясенең Үзәк сайлау комиссиясе[d] фәнни-эксперт советы составына керә[9].

2020 елда «Яңа кешеләр»[d] («Новые люди») партиясенең эксперт советына керә[5].

Галләмовның публицистикасы «Ведомости»[10], Forbes [11], Republic[12] басмаларында чыга. Хәзер Аббас Галләмов сәяси аналитик булып тора, рус телле интернет-басмалар эфирында даими күренә[13] [14] һәм берничә халыкара ММЧда комментарийлар белән чыгыш ясый[15] [16] [17] [18]. Үзенең Telegram-каналын алып бара.

2023 елның 10 февралендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгы Галләмовны чит ил агентлары исемлегенә кертә [19].

2023 елның мартында Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы Галләмовны эзләүгә игълан итә[20]. Шул ук вакытта РФ Тикшерү комитетының аңа каршы «РФ Кораллы көчләрен дискредитацияләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатуы билгеле була. Бу «Грошi» YouTube-каналы (Украинаның 1+1 телеканалы проекты) экспертына биргән, 2022 елның апрелендә дөнья күргән интервьюсы белән бәйле, анда ул Бучадагы коточкыч вакыйга һәм Краматорск вокзалын утка тоту турында сөйләгән[21].

Аббас Галләмов фикеренчә, «2023 елның көзендә Путинны сайлаучыларның аз өлеше хуплаган. 2024 елгы президент сайлауларда җиңгән очракта, Путин легитим президент булудан туктый»[22].

2024 елның 4 мартында Мәскәүдәге Басман район мәхкәмәсе Аббас Галләмовны читтән торып кулга алу карары чыгарган. Галләмовны гаскәр турында «ялган мәгълүмат» таратуда гаеплиләр[23].

Шәхси тормышы үзгәртү

Өйләнгән. Дүрт бала атасы[24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.fanpage.it/esteri/non-cedete-al-ricatto-del-gas-o-si-rischia-la-guerra-mondiale-parla-un-ex-collaboratore-di-putin/
  2. https://svpressa.ru/persons/abbas-gallyamov/
  3. https://www.forbes.ru/profile/408919-abbas-galyamov
  4. Аббас Галлямов о главных темах башкирской политповестки — Реальное время (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 «Дело всей жизни Путина рухнуло, его похоронил “ближний круг”» Политолог Аббас Галлямов — о том, когда в России начнутся перемены и кто их может начать (2211-03-28). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  6. Экс-спичрайтер Кремля предупредил о возвращении 90-х после ухода Путина (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  7. Каменева, Ульяна (2010-09-22). В Башкирии назначен замруководителя администрации президента Читайте на WWW.UFA.KP.RU: https://www.ufa.kp.ru/online/news/743876/. әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  8. Депутат Мария Кожевникова и Аббас Галлямов займутся Красногорском — Город55 (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  9. Центризбирком пригрозил разогнать свой экспертный совет (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  10. Аббас Галлямов (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  11. Аббас Галлямов (ru). әлеге чыганактан 2022-10-03 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  12. Аббас Галлямов | Republic (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  13. «Он эту речь повторяет 2,5 месяца». Что говорят о кадрах, на которых похожий на Пригожина мужчина вербует заключенных (ru) (2022-09-15). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  14. Формат режима: лишь бы не свергли (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  15. BBC Radio 5 Live - In Short, Putin's former speechwriter: 'He's the victim of his own system' (en-GB). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  16. Hopkins, Valerie. With Attacks on Ukraine, Putin Gives Hard-Liners What They Wanted, The New York Times (2022-10-10). 11 октябрь 2022 тикшерелде.
  17. The Mixed Feelings of Russian Voters - FPRI (en-US) (2018-03-15). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  18. Russia seeks to outlaw jailed Kremlin critic Navalny's political movement (en) (2021-05-17). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.
  19. Минюст внес в список иноагентов Земфиру и Дмитрия Гудкова (ru). әлеге чыганактан 2023-02-10 архивланды. 2023-02-10 тикшерелгән.
  20. МВД объявило в розыск политолога Аббаса Галлямова. әлеге чыганактан 2023-03-27 архивланды. 2023-03-27 тикшерелгән.
  21. Против политолога Галлямова возбудили дело о военных «фейках» из-за интервью украинским журналистам (ru). әлеге чыганактан 2023-06-06 архивланды. 2023-06-06 тикшерелгән.
  22. YouTube сайтында Путин повторит речь Ельцина? Галлямов раскрыл секреты выборов-2024 в РФ @skalpel_ictv (20 октября 2023 года)
  23. Политолога Аббаса Галлямова заочно арестовали по делу о фейках. РБК, 4.03.2024(рус.)
  24. Валерия ПАНАЕВА (2017-11-10). Уфимский политолог Аббас Галлямов стал многодетным отцом (ru). әлеге чыганактан 2022-10-11 архивланды. 2022-10-11 тикшерелгән.