Изаил Зарипов
Изаил Зарипов, Изаил Харис улы Зарипов (1927 елның 27 феврале, ТАССР, Сарман районы, Нөркәй — 1999 елның 17 декабре, Әлмәт) — татар язучысы, журналист.
Изаил Зарипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Изаил Харис улы Зарипов |
Туган | 27 февраль 1927 Зур Нөркәй, Сарман районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ |
Үлгән | 17 декабрь 1999 (72 яшь) Әлмәт |
Милләт | татар |
Һөнәре | язучы, журналист |
Бүләк һәм премияләре | Шамил Бикчурин премиясе (1989)[1] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1927 елның 27 февралендә Сарман районы Нөркәй авылында туган. 1999 елның 17 декабрендә Әлмәттә вафат. Энесе Марсель Зарипов — язучы.
Петровка, Җәзикәү мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1968) тәмамлый.
1944-1951 елларда хәрби хезмәттә.
Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында, «Нижневартовскнефть» идарәсендә, Бөгелмә бораулау идарәсендә хезмәт куя.
1954 елдан журналистика эшендә. Нефтьчеләр тормышыннан язылган очерклары белән республика һәм үзәк гәҗит-журналларда катнаша.
«Знамя труда» (Әлмәт , 1954–1957 еллар), «Комсомолец Татарии» (1957-1960 еллар), «Заветы Ильича» (Лениногорск , 1962-1963 еллар) гәҗитләрендә, «Татарская нефть» журналында (1960-1962 еллар) эшли.
Лениногорск телестудиясендә (1963-1968 еллар), Татарстан телерадиокомитетында (1968-1975 еллар) хәбәрче.
ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1985 ел).
Чыганаклар
үзгәртү- Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 80 бит.