Гала Дали

(Ğala Dali битеннән юнәлтелде)

Гала Дали, тугандагы исеме Елена Иван кызы Дьяконова, соңрак Галина Дмитрий кызы Дьяконова (рус. Галина Дмитриевна Дьяконова, фр. Gala Dalí, 1894 елның 26 августы, Казан1982 елның 10 июне, Франция, Пуболь) — модель, рәссам Сальвадор Далиның хатыны (1958 елдан) һәм музасы.

Гала Дали
Туган телдә исем Елена Иван кызы Дьяконова
Туган 26 август 1894(1894-08-26)
Казан
Үлгән 10 июнь 1982(1982-06-10) (87 яшь)
Пуболь, Франция
Күмү урыны Замок Пуболь[d]
Яшәгән урын Замок Пуболь[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Франция Франция
Һөнәре модель
Җефет Поль Элюар[d] һәм Salvador Dali
Өйдәш Макс Эрнст[d][1]
Балалар кызы Сесиль

 Гала Дали Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Доминик Бона китабы

1894 елның 26 августында Казанда чинауник Иван Дьяконов гаиләсендә туган. Тугач бирелгән исеме Елена була. Әнисе Антонина Деулина кызын, яратып, Галина-Гала дип йөртә. Абыйлары Вадим һәм Николай, сеңлесе Лидия, әниләре үрнәгендә, аны Галя дип йөртә башлыйлар. Әлеге исем кызның үзенә дә охшый. Гаилә Казанның Зур Кызыл урамында яши. Елена-Галина Казанның Ксения гимназиясендә укый. 1905 елда, Галинага 11 яшь тулганда, әтисе Иван Себергә алтын приискасына бәхет эзләргә киткән җиреннән үлеп кала. Әнисе Мәскәү адвокаты Дмитрий Илья улы Гомбергка кияүгә чыга. Гаилә яшәргә Мәскәүгә күченә. Акыллы һәм сөйкемле үги әтисе тиктормас холыклы үги кызы белән дуслык урнаштыруга ирешә, шуңа күрә Елена-Галина, үз теләге белән документларында атасының исемен Дмитрийга алыштыра.

Мәскәүдә гимназиядә бик тырышып укый, гуманитар фәннәрне ярата, бигрәк тә чит телләрне җиңел үзләштерә. Классик музыка, шигърият, театр белән тулган мохиттә тәрбияләнә. Мәскәүдә Трехпрудный тыкрыгында яшәүче профессор Иван Цветаевның өендә була, аның кызлары Анастасия (Ася) һәм Марина белән дуслаша.

Балачактан сәламәтлеге какшау булган Галина 1913 елда үпкә туберкулезы белән авырый һәм Швейцариягә дәваланырга китә.

Чит илдә үзгәртү

Эжен Грендель үзгәртү

Швейцариянең Клаведель курортында яшь шагыйрь Эжен Грендель (киләчәктә XX гасырның күренекле шагыйре, француз сюрреализмына нигез салучы булачак Поль Элюар) белән таныша, 1917 елның февралендә алар өйләнешәләр. Кызлары Сесиль туа. Парижда яшиләр. Акыллы, эшлекле һәм көчле холыклы Гала шагыйрь иренә үзенчәлекле һәм кабатланмас иҗади йөзен табарга булыша, беренче китапларын бастыруда башлап йөри, кыюсыз Эжен Грендельдән нечкә тоемлы, бик үзенчәлекле заманча шагыйрь Поль Элюарны ясый. Гаилә 1927 елда юлларында яшь (Галадан 10 яшькә яшьрәк) каталонияле экстравагант рәссам һәм сынчы Сальвадор Дали очраганчы, бик бәхетле яши.

Сальвадор Дали үзгәртү

 
С. Дали. «Гала тәрәзәдә»
 
С. Дали. «Гала Градива» (Алга әйдәүче)

Сальвадор Дали 1944 елда язган «Сальвадор Далиның яшерен тормышы» китабында[2], беренче очрашканда Гала аны әллә ни җәлеп итмәвен, бары тик аның акыллы йөзенә игътибар итүен язган. Икенче очрашканда, икесендә дә мәхәббәт уты кабына. Классик мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килә. Поль Элюарның Гала белән аерылышасы килми, аңа бер-бер артлы шигырьләр багышлый, «кыз туганым, дустым, сөйгәнем, серем» дип атый, бергә калуны үтенә. Галага багышланган шигырьләре дөнья шигъриятенең алтын фондына кергән. 1932 елда гына француз суды аларны аера. Гала күпчелек вакытын Сальвадор Дали белән үткәрә. Рәссамның тормыштагы дустына, сөяркәсенә әйләнә, бухгалтеры һәм менеджеры була. Гала белән кушылгач, Сальвадор Дали барлык элекке дуслары (шул исәптән, испан шагыйре Ф.Г. Лорка) белән араны өзә, башка хатын-кызлар белән дә элемтәләрен бетерә. Галаның, киресенчә, күп санлы баш иючеләре һәм, кагыйдә буларак, үзеннән яшьрәк сөяркәләре була. Дали хатынының элемтәләре турында хәбәрдар була. Барыбер Гала белән канунлы никахка керү турында кайгырта, католик чиркәве кануны буенча никахлашырга рөхсәт сорап, Рим папасына мөрәҗәгать итә. Поль Элюар исән вакытта, чиркәү рөхсәт бирми. 1958 ел[3] да гына Дали белән Гала законлы никахлаша. Сальвадор Дали хатынына бик күп санда картиналар, сыннар багышлый, аның өчен Гала муза гына түгел, алиһә дәрәҗәсендә була, картиналарында ул аны мадонна кыяфәтендә сурәтли.

Сугыш елларын һәм сугыштан соңгы елларны АКШта үткәрәләр. Америкада хатыны Галаның даими ярдәме белән Далиның сюрреалистик иҗаты зур данга күмелә, рәссам гений дәрәҗәсенә күтәрелә.
1940 елларның ахырында Аурупага кайталар.

Галаның вафатыннан соң (1982 елнң 10 июне), аның васыяте буенча, Порт-Льигаттан ерак булмаган үзләренең Пуболь кальгасында, үтә күренмәле капкачлы табутта җирли. Далиның (хатыны үлгәннән соң 7 елдан вафат була) үзен җирләмиләр, бәлзәмләп Дали театрына (музей) экспонат итеп куялар. Табутына якын урынга Кадакес курортында беренче очрашкан җәйдә бергә утырып йөзгән «Гала» көймәсен китереп куйдыра.

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Книга первая. К.: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
  2. Делассен С. Гала для Дали. Биография супружеской пары. М.: Текст, 2008.
  3. Бона Д. Гала — муза Дали. М.: Русич, 2002. ISBN 5-8138-0314-9.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү