Гарәп хәлифәлеге
Гарәп хәлифәлеге яки Гарәп хәлифәте (гарәпчә خلافة إسلامية — Ислам хәлифәте) — VII—IX гасырларда гарәп яулары нәтиҗәсендә килеп чыккан һәм хәлифәләр белән җитәкләгән теократик Ислам дәүләте.
VII гасырда пәйгамбәр Мөхәммәд Хиҗазда Хәлифәтнең башлангыч нигезен - мөселман өммәтләр җәмгыятенә нигез сала.
610 елдан пәйгамбәр Мөхәммәд вәгазь итү эшчәнлеген башлый.
623 елда Мөхәммәд җитәкләгән гаскәр Ислам динен саклау һәм тарату максатыннан Мәккәдәге мәҗүси кабиләләргә каршы сугыш башлый.
630 елда Мөхәммәд гаскәре Мәккә шәһәрен ала. 632 елга бөтен Гарәпстан ярымутравы Мөхәммәдкә буйсына.
Мөхәммәд үлгәннән соң, гарәп гаскәре Азиядә, Африкада, Аурупада зур биләмәләрен яулап ала.
Гарәп һөҗүмнәреннән Иранда Сасанид дәүләте, Гассанид дәүләте, Вестготлар патшалыгы, Кавказ Албаниясе, Хәрәзем, Согд, Синд дәүләте җимерелә. Византия империясе Мисыр, Сүрия, Месопотамия, Крит, Мальта, Сицилия, Родос, Эгриси, Фәләстинне югалта.
Гарәп гаскәрләре франкларга каршы сугышларда Пуатьега кадәр җитә, хәзәрләргә каршы сугышларда Дон яки Днепрга кадәр җитә, көнчыгыш яуларда Раҗастан һәм Таласка кадәр җитә.
Дәверләр
үзгәртүГарәп Хәлифәлегенең тарихы өч төп дәвергә бүленә:
- Рәшидия Хәлифәте (الخلافة الراشدية) яки Гадел Хәлифәлек (632—661)
- Өмәвиләр хәлифәте (661—750)
- Габбәсиләр хәлифәлеге яки Багдад Хәлифәте (750—1258)
Төрле чорларда башкаласы төрле урында булган:
Төп мәкаләләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- http://bibliotekar.ru/encW/100/25.htm
- http://sekrets.ru/sobytyasrednevekovya/arabskiezavoevaniya.html 2018 елның 31 май көнендә архивланган.
- Daniel, Elton L. (2010). "The Islamic East". In Robinson, Chase F. The New Cambridge History of Islam, Volume 1: The Formation of the Islamic *World, Sixth to Eleventh Centuries. Cambridge University Press. ISBN 9780521838238.
- Donner, Fred M. (2014). The Early Islamic Conquests. Princeton University Press.
- Edward Gibbon, The History of the Decline and Fall of the Roman Empire, Chapter 51
Бу — тарих буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |