Зур адрон коллайдеры
Зур адрон коллайдеры, кыскача ЗАК, татар тәрҗемәсе: Зур адрон бәрдергече (инглизчә Large Hadron Collider, биредә Collide - бәрдерү) - каршы килә торган нурлар бәйләмендәге коргылы кисәкчекләр тизләткече, протоннар һәм авыр ионнарны (кургаш ионнарын) тизләтү өчен һәм аларның бәрелешләр нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан кулланыла.
Зур адрон коллайдеры | |
Кыскача исем | LHC һәм БАК |
---|---|
Дәүләт |
Швейцария Франция |
Административ-территориаль берәмлек | Женева[d] һәм Эн[d] |
Хуҗасы | CERN |
Әүвәлгесе | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Киләсе | HL-LHC[d] |
Сила | 11 000 ампер[1] |
Рәсми ачылу датасы | 21 октябрь 2008 |
Урынында төзелгән | Большой электрон-позитронный коллайдер[d] |
Озынлык | 27 km[1] |
Рәсми веб-сайт | home.cern/topics/large-hadron-collider һәм public.web.cern.ch/public/en/lhc/lhc-en.html |
Зур адрон коллайдеры Викиҗыентыкта |
Коллайдер 2008 елда Франция һәм Швейцария чигендә, Женева янында Аурупаның Төш Тикшеренүләре Оешмасы яки АТТО (Conseil Européenne pour la Recherche Nucléaire яки CERN) тәҗрибәханәсендә төзелгән.
Зур адрон бәрдергече - дөньяның иң эре тәҗрибәләр җайланмасы. Аның төзелешендә һәм тикшеренүләрендә 100 артык илдән 10 мең артык галим һәм инженер катнаша.
"Зур" дип үз зурлыгы өчен аталган, тизләткечнең төп боҗра озынлыгын 26 659 м тәшкил итә, кварклардар торган кисәкчекләр - адроннарны тизләтү өчен "адрон" дип йөртелә, кисәкчекләрне бәрдерү өчен - бәрдергеч яки инглизчә коллайдер дип аталган.
Максатлар
үзгәртүЗур адрон бәрдергеченең төп мәсьәләсе - Стандарт модельдән ниндидер тапылышлырны табу.
1990 елларда физиклар өч фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлаучы Стандарт модель дигән теорияне эшкәртәләр. Гравитация элеккечә Гомуми чагыштырмалылык теориясе кысаларында тасвирлана, шуңа күрә бу ике теория бар фундаменталь тәэсир итешүләрне тасвирлый, әлегә квант гравитациясенең теориясен булдырмау сәбәпле бердәм теорияне иҗат итеп булмый.
Стандарт модель - бердәм теория түгел, шуңа күрә ул ниндидер тирән теориянең бер өлеше булып торадыр. Стандарт модельнең чикләреннән тыш теорияләр - Яңа физика дип атала, нәкъ шушы физиканы табу - Зур адрон коллайдерының төп максаты булып тора.
Хәзерге вакытта фундаменталь тәэсир итешүләрне бер теориядә берләштерү өчен берничә караш бар: кыллар теориясе, М-теория, супергравитация теориясе, элмәк квант гравитациясенең теориясе һ.б.
- Зур адрон коллайдеры бу теорияләрне расларга яки дөрес түгеллеген исбат итәргә тиеш.
- Берничә физик теорияләргә суперсимметрия төшенчәсе кирәк (суперкыллар теориясе, киңәйтелгән Стандарт модель), Зур адрон коллайдеры суперсимметрия булу-булмавын тикшерергә тиеш.
- Зур адрон коллайдеры Һиггс бозонының үзлекләрен тикшерергә тиеш, шуның өчен топ-кваркның үзлекләрен өйрәнергә кирәк.
- Зур адрон коллайдеры электрозәгыйфь тәэсир итешүнең симметриясе бозылуы механизмын тикшерергә тиеш, нәкъ шушы бозылу өчен Һиггс кыры җаваплы, кисәкчекләр ул кыр аша үткәндә үз массасына төзәтмәләрне ала. 2013 елда Зур адрон коллайдерында Һиггс бозоны ачыла, ул стабильсез һәм зур массага ия ( 120 ГэВ/c² зуррак) .
- Зур адрон коллайдерында кварк-глюон плазмасы тикшерелә.
- Суперсимметрияне табу - Зур адрон коллайдерының иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора.
- Өстәмә үлчәмнәрне табу, мини кара тишекләрне булдыру мөмкинлеген тикшерү.
Тасвир
үзгәртүТизләткечтә протоннар 14 ТэВ (14 тераэлектронвольт яки 14·1012 электронвольт) тулы энергиясендә белән бәрелешә.
Зур адрон коллайдерында 4 төп һәм 3 өстәмә детектор эшли:
- ALICE (A Large Ion Collider Experiment)
- ATLAS (A Toroidal LHC ApparatuS)
- CMS (Compact Muon Solenoid)
- LHCb (The Large Hadron Collider beauty experiment)
- TOTEM (TOTal Elastic and diffractive cross section Measurement)
- LHCf (The Large Hadron Collider forward)
- MoEDAL (Monopole and Exotics Detector At the LHC).
Фәнни нәтиҗәләр
үзгәртүЭлекке колладерлар белән чагыштырганда Зур адрон коллайдеры югарырак энергиягә ия, шул сәбәпле ул элегрәк ирешелмәслек энергия өлкәсен тикшерү мөмкинлеген бирде.
2015 елга табылган фәнни нәтиҗәләр исемлеге:
- Һиггс бозоны һәм аның массасы 125,09 ± 0,21 ГэВ табылган
- протон-протон бәрелешләре 8 ТэВ энергиясенә кадәр тикшерелгән
- протоннар һәм антипротоннар ассиметриясе булмавы күрсәтелгән
- атом-төш бәрелешләрендә кварк-глюон плазмасы хасил булуы табылган
- кваркларның контакт тәэсир итешүе чикләре табылган
- адроннар агымының хасил булуы вакыйгалары тикшерелгән
- топ-кваркның булуы расланган
- теориядә фараз ителгән яңа кисәкчекләр табылган: , , , , X(4140)
2015 елга нәтиҗәсез тырышулар да бар, әлегә табылмаган:
- җиңел кара тишекләр
- тәэсирләнгән кварклар
- суперсимметрияле кисәкчекләр
- лептокварклар
- элегрәк билгесез тәэсир итешүләр
Сылтамалар
үзгәртү- Дрёмин И. М. Физика на Большом адронном коллайдере // УФН : журнал. — 2009. — Т. 179, № 6.
- Иванов И. Столкновение на встречных курсах // Вокруг света : журнал. — июль 2007. — № 7 (2802).
- Коллинз Грэм. Фабрика открытий — специальный репортаж «В мире науки», май 2008, № 5
- Фрейзер Гордон. Время искать Хиггс (с предисловием и послесловием переводчика статьи Н. Никитина)
- Большой адронный коллайдер — научно-популярный проект, посвящённый БАК
- Большой адронный коллайдер — как устроен и зачем он нужен — видеосюжет с переводом на русский
- Большой адронный коллайдер. Справка. РИА Новости (9 октября 2009). әлеге чыганактан 2012-02-04 архивланды. 2012-01-14 тикшерелгән.
- Россия в эксперименте ATLAS 2013 елның 27 октябрь көнендә архивланган. — официальный сайт российских участников проекта
- Участие ИФВЭ в разработке и изготовлении оборудования для LHC 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
- Создание торцевых адронных калориметров детектора CMS 2009 елның 9 март көнендә архивланган. — ОАО «НИКИЭТ»
- Что такое LHC@home? 2010 елның 4 гыйнвар көнендә архивланган. — перевод страниц проекта LHC@Home
- LHC Homepage(ингл.)
- LHC@home(ингл.) — добровольная программа, которая использует время простоя компьютера любого пользователя для моделирования поведения частиц в LHC
- The ultimate guide to the LHC(ингл.) — официальный FAQ по LHC, подготовленный ЦЕРН
- CERN Document Server: CERN PhotoLab — коллекция фотографий ЦЕРН, в том числе БАКа
- CERN webcast service 2012 елның 21 июнь көнендә архивланган. — веб-трансляции ЦЕРН
- Большой адронный коллайдер в Google Street View
- Большой адронный коллайдер как инструмент развития математики