Зәки Зәйнуллин

(Zäki Zäynulin битеннән юнәлтелде)

Зәки Лотфулла улы Зәйнуллинтатар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001). Милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып таныла[чыганагы?].

Зәки Зәйнуллин
Туган телдә исем Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин
Туган 10 июль 1933(1933-07-10)
Башкортстан АССР, Стәрлебаш авылы
Үлгән 4 март 2021(2021-03-04) (87 яшь)
Стәрлебаш авылы [1]
Яшәгән урын Каюм Насыйри урамы, Казан[2]
Милләт татар
Һөнәре язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе
Балалар улы Зөфәр, Латвия мөфтие [3]
Бүләк һәм премияләре Гаяз Исхакый премиясе (2006)
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Зәки Зәйнуллин 1933 елның 10 июлендә Башкортстан Республикасының Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылында игенче гаиләсендә туган. 1950 елда үз авылларындагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул бер ел ат җигеп колхозда эшли, аннары 1951-52 уку елында шул ук районның Куганакбаш җидееллык татар мәктәбендә математика, физика фәннәре һәм рус теленнән балаларга дәресләр бирә.

1952 елда гаскәри хезмәткә чакырылып, Иркутск шәһәрендә өчьеллык хәрби авиация-техника училищесында укый, училищены тәмамлагач, 1955—1958 елларда техник-лейтенант сыйфатында Ленинград хәрби округы авиация частьларында реактив ИЛ-28 бомбардировщикларын техника хезмәте белән тәэмин итү эшендә була.

1958 елда, хәрби белемен арттыру теләге белән, Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесына янәдән укырга керә һәм, 1963 елда аны уңышлы тәмамлап, 1967 елга кадәр гаскәри базаларда атом, су тудыргыч бомбаларын эксплуатацияләү буенча хәрби инженер булып хезмәт итә. Бер үк вакытта ул ракета техникасына бәйле фәнни тикшеренүләр алып бара, 19671970 елларда Ригадагы Югары хәрби ракета инженерлары училищесының адъюнктурасында укып, ракета двигательләренең ныклык һәм ягулык хасиятләренә караган фәнни тикшеренүләре нигезендә диссертация яклый һәм хәрби-техник фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

19701978 елларда 3әки Зәйнуллин СССР Стратегик ракета гаскәрләренең Рига һәм Серпухов (Мәскәү өлкәсе) шәһәрләрендә урнашкан хәрби лабораторияләрендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978—1988 елларда ул— Рига Югары хәрби ракета инженерлары училищесында укытучы, өлкән укытучы һәм, 1985 елда докторлык диссертациясен яклаганнан соң, профессор, фәнни төркем җитәкчесе хезмәтендә. Аның хәрби-фәнни хезмәт эшчәнлеге ракета двигательләре ныклыгын һәм ягулык төрләрен өйрәнүгә караган дистәләрчә гыйльми казанышлары һәм ачышлары белән тамгаланган.

Латвия халык фронты уздырган форумнарда, җыеннарда актив катнаша, аларның сәяси программаларын, аерым алганда, Латвиядә бердәнбер дәүләт теле латыш теле булырга тиеш, дигән таләпләрен яклап чыгышлар ясый. 1988 елда Латвия халык фронты канаты астында республикада яшәүче татарларның «Идел» исемендәге милли җәмгыятен оештыручыларның берсе була. 3әки Зәйнуллин 1988 елның декабрендә үзе теләп отставкага чыга һәм 1989 елның маенда Казанга күченеп кайта.

Сәяси эшчәнлек үзгәртү

3әки Зәйнуллин татар зыялылары арасында көчәеп барган милли-азатлык хәрәкәтенә кушылып китә. Ул төрле юнәлештәге милли фирка-җәмгыятьләр (Татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» фиркасе, «Суверенитет» комитеты һ.б.) оештырган митингларда, пикетларда актив катнаша, кайнар чыгышлар ясый, газеталарда кыю фикерле мәкаләләрен, мөрәҗәгатьләрен бастыра, интервьюлар бирә, 1991 елның маенда бер төркем милләтпәрвәр фикердәшләре (Фәүзия Бәйрәмова, Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановлар һ. б.) белән бергә Татарстан территориясендә Россия президентын сайлауны уздырмаска дигән таләп белән Казанның Ирек мәйданында ачлык вахтасында тора.

Иҗтимагый-мәдәни «Мәрҗани» оешмасының президенты буларак ул, сөргеннән туган җирләренә әйләнеп кайткан Кырым татарларына ярдәм итү максаты белән, халык арасында кием-салым, төрле көнкүреш әйберләре җыюны оештырып, аларны зур КамАЗ машиналарына төятеп, Кырымга илтеп кайта. 1992 елның августында Ичкериянең беренче президенты Җ. Дудаев чакыруы белән Грозный шәһәрендә кунакта була, Ичкерия Дәүләт шурасы алдында чыгыш ясый.

Әдәби иҗат үзгәртү

Иҗтимагый-сәяси активлык белән беррәттән, бу елларда 3. Зәйнуллинның әдәби иҗаты белән ачылып китә.

Авторның балачак һәм үсмерчак хатирәләренә киң урын бирелеп, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соңгы авылдагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктырткан һәм фронттагы канлы сугыш эпизодларын да үз эченә алган «Галимулла бабай күгәрченнәре» (журнал басмасы 1990), «Сугыш алды малайлары» (1991), «Каршы таулар», «Урам» («Үрләр аша» повесте белән башланган трилогиянең икенче, өченче кисәкләре, 1993), «Ата нигезе» (1997), «Эстәрлебаш фетнәсе» (2002), «Арбалы үгез» (2003) повестьлары, маҗара жанрында язылган «Ат караклары» (1996) романы белән «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле киң планлы тарихи роман-кыйсса һәм дистәләгән хикәяләре дөнья күрә.

Язучы иҗатындагы икенче зур бер тематика — ул Совет Армиясе, хәрбиләр, хәрби уку йортлары курсантлары, укытучылар, илнең кораллы көчләрен яңа төр кораллар белән тәэмин итүче хәрби инженерлар, уйлап табучылар, галимнәр тормышы, шулар турындагы әсәрләр — «Полковникны озату» (1991), «Ракета училищесы» (1997), «Атом полигоны» (1998), «ИЛ-28» (2001) повестьлары, күп санлы хикәяләр һәм публицистик язмалар — шулар җөмләсеннән. Алар вак эпизодларына кадәр диярлек чынбарлыкта булган реаль вакыйгаларга, авторның үз биографиясенә бәйле истәлекләргә, үз кичерешләренә нигезләнеп язылганнар. 1939— 1940 еллардагы совет-фин сугышына багышланган, әсир төшкән татар солдатының язмышы һәм аңа фин офицерының мөнәсәбәте аша сугыш чынбарлыгын психологик-әхлакый яссылыкта тасвирлаган «Гарасатлы юллар» (2002) повестен да шушы төркем әсәрләр рәтенә кертергә мөмкин.

Татар тарихы, бигрәк тә туган авылы Эстәрлебаш төбәгенең үткәне, бу төбәктән чыккан, яки анда яшәгән күренекле шәхесләр турындагы мәгълүматлар белән кызыксына, аларны терки-туплый бара. Атаклы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәтшакир Тукаевның 1899 елда Казанда басылган һәм бер нөсхәсе 3. Зәйнуллинның үз китапханәсендә сакланган «Тарихы Эстәрлебаш» исемле китабын укыр өчен, ул махсус рәвештә гарәп хәрефләрен өйрәнә. Соңыннан бу тарихи материаллар әдипнең «Эстәрлебаш мәдрәсәсе» исемле зур гына мәкалә-очеркында[4][5] һәм «Агыйделнең аръягында» (1998) исемле күләмле роман-кыйссасын язганда киң файдаланыла.

2010 елда «1941нең арбалы хатыннары» әсәре Татар академия театрында сәхнәгә куела.[6]

Басма китаплар үзгәртү

  • Үрләр аша: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 128 б.— 15000.
  • Сугыш алды малайлары: — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 200 б.
  • Ник ямансу бу көзләр?: — Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 343 б.— 3000.
  • Агыйделнең аръягында: Роман-кыйсса.— Казан: «Идел-Пресс» нәшр., 2001.— 439 б.— 5000.
  • Һаваларда ялгыз торна:— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 352 б.— 3000.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Зәки Зәйнуллин темасы буенча бит бар

Библиография үзгәртү

  • Бикчуров Р. «Намусыма хыянәт итмәдем»: Зәки Зәйнуллин белән әңгәмә//Яңа аваз.— 1991.— № 1 (гыйнвар).
  • Юнысова А. «Мин — көрәшче!»: Зәки Зәйнуллин белән әңгәмә // Әллүки.— 1991.— 6 дек.
  • Баттал Ф. Карурманны чыккан чакта...// Мәдәни җомга.— 1997.— 27 июнь.
  • Абдуллин 3. Килер бер көн, сез моны аңларсыз//Шәһри Казан.— 1998.— 4 сент.
  • Мамаева Т. Чын полковник//Мәдәни җомга. — 1998.— 25 сент.
  • Шәрәфиев Р. Якты сагыш // Казан утлары.—1999.— № 7.— х 79—183 б.
  • Әхмәт Рәшит. Көрәшче // Казан утлары.— 2003.— № 7.— 123—126 б.-
  • Миңнуллин Т. Кылчыклы Зәки//Татарстан яшьләре.— 2003.— июль.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү