Янкә

Сарытау өлкәсендә татар авылы
(Yänkä битеннән юнәлтелде)

Янкә авыл – Сарытау өлкәсендәге татар авылы. Яковлевка авыл советы үзәге. Оз елгасы буенда урнашкан.

Янкә
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Яковлевское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Яковлевское сельское поселение[d]
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00 һәм SAMT[d][2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 191 метр
Почта индексы 412613
Беренче язма телгә алу 1740
Карта

Белешмә үзгәртү

Базар-Карабулак районында урнашкан Янкә авылы – Сарытау өлкәсендә иң зур татар авылы булып тора. Авылда ике меңләп кеше яши. Барысы да диярлек татарлар. Авылның яртысы Тугушев фамилиясен йөртә. Башка фамилияләр – Кудашев, Дамаев, Акчуриннар.

Икътисад үзгәртү

Авылда “Яковлевское” кооперативы эшли, өч меңнән артык мөгезле эре терлек үрчетелә, шулар арасында 500 сыер. Сөтне эшкәртү белән дә шөгыльләнәләр. Соңыннан инде, аны Сарытауга, Пензага озаталар. 25 тән артык шәхси эшмәкәр бар. Җомга саен бөтен район Янкә (Яковлевка) базарына җыела. Анда Пензадан, күрше районнардан килгән эшмәкәрләр үзләре җитештергән әйберләрне сатуга куялар. “Долина” һәм “Колос” ачык акционерлык җәмгыятьләре бар. Күршедә яшәгән авыллар бетеп барганлыктан, аларның җирләрен дә эшкәртәләр. Халык эчми диярлек, эшче кулларга кытлык юк.

Авылдан уңышлы эшмәкәрләр чыккан. Алар авыл тормышында катнашып тора.

Мәгариф үзгәртү

Мәктәпләре 1930 елда ачыла. 1949 елда 7-еллыкка, 1962 елны – 9-еллыкка, 1966 елда – тулы урта мәктәп итеп үзгәртелә. Бүген Яковлевка авылының өч катлы мәктәбе буш тормый. Мәктәптәге балалар саны 234.[3] Абдул авылыннан 22 бала килеп йөри, Репьевка авылыннан 7 бала автобус белән китерелә. Мәктәпне тәмамлаганнарның 70-80 проценты югары уку йортларына керә. 1951 елны мәктәптә татар телендә укытуны тыйганнар. 1990-нчы еллар җиткәч, татар теле яңадан керә башлады.[4]

Дин үзгәртү

Инкыйлабка кадәр Янкәдә 3 мәчет булган, 1930 елны аларны сүтеп, бер башлангыч мәктәп итәләр.

1999 елда авыл халкы җыелып ике катлы таш мәчет төзегән. Мәчеткә йөрүчеләр күп.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Авыл тарихында иң билгеле шәхес – Советлар берлеге герое Идрис Муса улы Кудашев.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү