Хөсни Кәрим

татар язучысы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе
(Xösni Kärim битеннән юнәлтелде)

Хәниф Кәрим белән бутамагыз.

Хөсни Кәрим
Туган телдә исем Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов
Туган 15 декабрь 1887(1887-12-15)
Уфа губернасының Бөре өязе Тумырҗа авылы
Үлгән 25 декабрь 1965(1965-12-25) (78 яшь)
Милләт татар
Һөнәре язучы, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе

 Хөсни Кәрим Викиҗыентыкта

Хөсни Кәрим, тулы исеме Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов (1887 елның 15 декабре1965 елның 25 декабре) — татар язучысы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1887 елның 15 декабрендә хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Тумырҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. 14 яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: җәен төрле яллы эшләрдә бераз акча туплап, кышларын мәдрәсәдә укый. 1911 елда Уфада «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач, хосусый әзерләнеп, гимназия программасы буенча рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота, аннары 1914 елның җәенә кадәр Әстерхан шәһәренең хөкүмәт карамагындагы рус-татар мәктәбендә балалар укыта. Әстерхандагы газеталарның берсендә басылган фельетоны өчен полиция эзәрлекли башлагач, Хөсни Кәрим туган якларына кайта һәм Бөре өязенең Байкыбаш авылы мәктәбендә мөдир һәм укытучы булып эшли башлый, ә 1915 елдан шул ук өяздәге Богдан авылында яңа ачылган төбәк китапханәсенә мөдир булып күчә. Октябрь инкыйлабыннан соң тәҗрибәле мөгаллимне Бөре өязенең мәгариф эшләре җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул өяз авылларында яңа мәктәпләр ачу, укытучылар хәзерләү курслары оештыру, укытучыларның беренче өяз съездын үткәрү буенча зур эшләр башкара.

1919-1924 елларда Хөсни Кәрим Уфада шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты нәшрияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар–башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, татар–башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли. 1922 елда аны Уфа шәһәр советына депутат итеп сайлыйлар. 1924 елда Х. Кәрим Казанга юридик мәктәпкә укырга килеп, укуын тәмамлагач, Казанда яшәргә кала һәм 1926–1936 еллар арасында Главлит җитәкчесе, Татарстан Үзәк Башкарма комитетының читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радиокомитетының әдәби – музыкаль тапшырулар секторы мөдире хезмәтләрендә була. 1936 елда, каты авырып китү сәбәпле, Хөсни Кәрим актив җәмәгать эшләреннән читләшергә мәҗбүр була. Соңыннан Совет хөкүмәте аңа союз күләмендәге персонал пинсә билгели.

Ул 1965 елның 25 декабрендә вафат булды.

Хөсни Кәрим — шактый зур әдәби мирас калдырган язучы. Аның иҗат эшчәнлеге 1907 елларда, «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук башлана. 1910 елда «Атна кич, яки Шакир хәлфә» исемле ике пәрдәле драма әсәре басылып чыга. Шул вакыттан башлап татар телендә чыга торган төрле газета–журналларда аның йөзләрчә хикәя, шигырьләре, очерк, публицистик мәкаләләре, фельетоннары басыла, үзе исән чагында дистәдән артык китабы дөнья күрә. Хөсни Кәримнең үз заманындагы актуаль темаларга багышлап язган күләмлерәк әсәрләреннән «Җан исәбен алганда» (1927), «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) повестьлары әле хәзер дә тарихи әһәмиятләрен югалтмаганнар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

 
Викиөзек эчендә Хөсни Кәрим темасы буенча бит бар

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү