Бөтендөнья пәрәвезе

Интернетка тоташтырылган санакларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан гиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмки
(Web битеннән юнәлтелде)

Бөтендөнья челтәре белән бутамагыз.

Бөтендөнья пәрәвезе
Нигезләнү датасы 12 март 1989[1][2]
Логотип
Сурәт
Кыскача исем WWW һәм TTT
Иҗтимагый мираска күчү датасы 30 апрель 1993[3]
Йогынтысын кичергән Enquire[d][4], The Interactive Encyclopedia System[d][5] һәм HyperCard[d][6]
Ачучы яки уйлап табучы Tim Berners-Li һәм Роберт Кайо[d]
Ачыш датасы 1990
Схематик иллюстрациясе
ACM коды (2012) 10003260
 Бөтендөнья пәрәвезе Викиҗыентыкта
Бөтендөнья Пәрәвезе эмблеммасы

Бөтендөнья пәрәвезе (ингл. World Wide Web) — Интернетка тоташтырылган компьютерларда сакланучы һәм бер-берсенә бәйле булган документлардан һиперсылтамалар ярдәмендә файдаланырга мөмкинлек бирә торган үзара бүленешле система. Ул шулай ук веб (ингл. Web «пәрәвез») дип тә атала һәм язуда WWW аббревиатурасы белән билгеләнә.

Бөтендөнья пәрәвезен йөзләрчә миллион сервер тәшкил итә. Аның күпчелек ресурслары һипертекст технологияләренә нигезләнгән. Интернетта урнаштырылган һипертекстлы документларның һәркайсы веб-бит (веб-сәхифә) дип атала. Уртак тема һәм дизайн аша берләштерелгән һәм шулай ук, гадәттә бер үк серверның виртуаль хәтерендә сакланып, бер-берсе белән үзара бәйләнештә торган сылтамалар ярдәмендә тоташтырылган веб битләре тупланмасы веб-сайтларны барлыкка китерә. Веб-битләрен ачу өчен махсус програмнар — гизгечләр (браузерлар — ингл. browser) кулланыла.

Бөтендөнья пәрәвезе мәгълүмат технологияләрендә һәм Интернет үсешендә чын инкыйлаби үзгәрешләр китереп чыгарды.

Көндәлек сөйләмдә Интернет турында сөйләгәндә нәкъ менә Бөтендөнья пәрәвезе турында сөйлиләр. Әмма ул бер үк нәрсә түгел икәнен аңларга кирәк. Интернет — компьютер челтәре[7][8][9], ә Бөтендөнья пәрәвезе — мәгълүмат системы[7][8].

Төзелеш һәм принциплар

үзгәртү
 
Википедия тирәли Бөтендөнья пәрәвезе

Интернет нигезендә бик күп төрле бирелмәләр тапшыру системнары эшли, шуның берсе — Бөтендөнья пәрәвезе. Ул үзара һиперсылтамалар белән тоташкан документлар системы (челтәре).

Шәхси адреска ия булган һәрбер аерым документ веб-бит дип атала.

Һәрбер Web-бит шул ук компьютерда яисә челтәрнең башка компьютерында сакланучы башка битләр белән күптөрле бәйләнешкә ия була ала. Тоташ сызыклар белән веб-серверлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр, ә пунктир белән веб-документлар һәм алар арасындагы бәйләнешләр күрсәтелгән. Веб-сервер ул — WWW-ның сервер-програмы эшләп тора торган компьютер. Аның диск хәтерендә веб-битләр саклана. Веб-серверның домен исемендә кече домен исеме, гадәттә, www дип билгеләнә.

Веб-бит (документ) эчендә төрле мәгълүмат була ала: текст, рәсем, яздырылган тавыш. Һәрбер бит исеме .htm яки .html киңәйтелешкә ия булган аерым файлда саклана.

Һиперсылтама — «пәрәвездәге» башка биткә күчү күрсәткече белән бәйләнгән билгеле бер ачкыч сүз яисә документтагы объект ул. Һәм документлар «пәрәвезе». Гадәттә, һиперсылтаманың сурәте биттә ничек тә булса аерылып күрсәтелә, мәсәлән, төс яисә ассызыклау белән. Һиперсылтамага тычкан күрсәткечен төбәгән вакытта ул имән бармак белән төбәп күрсәтүче кул рәвешенә керә. Әгәр бу вакытта тычканның сул төймәсенә бассагыз, күрсәткеч буенча бәйләнгән текстка күчеш башкарылачак. Һиперсылтамалар кулланылган текст һипертекст дип атала.

WWW хезмәте кулланган протокол HTTP (ингл. HiperText Transfer Protocol — һипертекстны тапшыру протоколы) дип атала. Аның төп билгеләнеше — һиперсылтамаларны эшкәртү, клиентларга документлар эзләү һәм тапшыру.

Веб-сайт — үзара бәйләнгән (гадәттә, тематик яктан) битләр (веб-сәхифәләр) бергәлеге. Сайт нинди дә булса кешегә яисә оешмага карый. Веб-сайт челтәр хезмәтләре провайдерының веб-серверында оештырыла. Теләсә кайсы сайтның, үзенә күрә титул битен хәтерләтүче баш бите бар. Кагыйдә буларак, баш бит сайт хуҗасын күрсәтеп тора һәм сайтның төрле бүлекләренә сылтамаларны эченә ала.

URL-адрес. Челтәр компьютер киңлегендәге адреслау системы турында сөйләнелгән иде инде. Бу — IP-адреслар, домен адреслары. Интернетның мәгълүмат ресурслары киңлегендә үз адреслау системы кулланыла. Ул URL (ингл. Uniform Resource Locator) — ресурсларның универсаль күрсәткече дип атала. Һәр веб-бит яисә файл өч кисәктән торган уникаль URL-юлламага ия: керү өчен кулланылучы протокол исеме; ресурс сакланучы сервер исеме; серверда файлның (юлның) тулы исеме.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Өстәмә әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү