TED (ингл. Technology, Entertainment, DesignТехнология, Күңел ачу, Дизайн сүзләренең беренче хәрефләреннән торган кыскартмасы) -  Sapling Foundation шәхси табышсыз оешмасы тарафыннан "Ideas Worth Spreading" ("Таратырылырга хакы булган фикерләр" яки "Таратырырлык фикерләр") слоганы астында глобаль дәрәҗәдә оештырылган конференцияләр тупланышы.[2]

TED Conferences, LLC
Таратырылырга хакы булган фикерләр
Нигезләү
Richard Saul Wurman һәм Harry Marks[1]

1984 ел

www.ted.com
Билл Клинтонның TED 2007 конференциясендәге чыгышыннан фотографиясе
TEDGlobal 2012 at the Edinburgh International Conference Centre

Барлыкка килүе үзгәртү

1984 елда бер тапкыр уздырылу өчен оештырылган вакыйга[1] буларак оештырылган TED 1990 елыннан еллык конференцияләр сериясенә әйләнә.[3] Силикон үзәнендә барлыкка килгән TED башлангычта технология һәм дизайнга өстенлек бирсә, вакыт узуы белән күп фәнни, мәдәни һәм академик мәсьәләләренә багышланган чыгышларны да тәкъдим итә.[4]

Конференцияләр үзгәртү

TED'ның төп гомуми конференциясе ел саен Канаданың Ванкувер шәһәрендә, аның  беректәше булган TEDActive конференциясе шул ук Британ Колумбия провинциясенең Вистлер (Whistler) каласында уза.[5][6] 2014 елга кадәр икесе дә АКШның Калифорния штатында — берсе Лонг Бич, икенчесе Палм Спрингс калаларында уздырыла иде.[7] Төньяк Америка, Аурупа һәм Азия буйлап оештырылган TED вакыйгалары интенет аркылы җанлы карау мөмкинлеген бирә; фән һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр һәм практик тәҗрибәгә нигезләнгән төрле темаларга багышланучы чыгышлар еш хикәя сөйләү килешендә оештырыла.[8] Чыгыш ясаучыларга үз фикерләрен аудиторияга белдерү өчен максимум 18 минут бирелә.[9]

Чыгыш ясаучылар үзгәртү

TED'ның элекке кунаклары арасында Билл Гейтс (2009, 2010, 2011, 2013, 2014, 2015), Тим Бернерс-Ли (2009, 2010, 2014), Google нигезләүчеләре Сергей Брин һәм Ларри Пэйдж (2004, 2013/2014), Гордон Браун (2009, 2009), Джеймс һәм Дэвид Кэмероннар (2010), Джимми Картер (2015), Мәләлә Юсәфзәинең әнисе (2014), Билл Клинтон (2007), Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс (2005), һәм күп санлы Нобель бүләге җиңүчеләр бар.[10] TED'ның әлеге кураторы буларак элекке санак өлкәсендә журналист һәм журнал чыгаручы британ Крис Андерсон (Chris Anderson) хезмәт итә.[11]

Оешма үзгәртү

TED эшчәнлеге әлегә төрле керем чыганакларыннан каплана — конференциядә катнашу билетлары, корпоратив иганәчелек, фондлар ярдәме, лицензияләүдән һәм китапларны сатудан керемнәр.[12][13]

TED'ның ~140 хезмәткәрләре Нью-Йорк һәм Ванкувер шәһәрләрендә урнаша.[14]

Веб-сәхифә үзгәртү

2006 елның июнь аеннан башлап[1] чыгышлар Creative Commons Attribution-NonCommercial-NoDerivsthrough лицензиясе нигезендә TED.com сәхифәсендә бушлай карауга чыгарыла.[15] 2015 елның февраль аена сәхифәгә чыгарылган чыгышлар саны 1,900 узып чыга.[16] 2011 елның июненда 500 млн карауны,[17] 2012 елның нояберендә исә 1 млрд чиген уза.[18][19]

Ачык тәрҗемә проекты (OTP) үзгәртү

TED кураторы Крис Андерсон белдергәненчә, 2009 елның май аенда башланган TED Open Translation Project проектының максаты "платенабызның инглизчә сөйләшмәгән 4.5 млрд кешегә ирешә алу."[20] Проект рәсми игълан ителгәндә 40 телдә чыгарылган 300 тәрҗемәне 200 ирекле ясады;[21] 2015 елның май аена 107 телдәге 70,000 субтитрлар[22] 38,173 ирекле тәрҗемәче тарафыннан ясалган.[23]

TED Татарча үзгәртү

TED видеоларын татар теленә тәрҗемәләр проектын Татар Википедиясенең элекке бюрократы Рашат Якупов башлады,[24] сайтта ничек кирәкле телдә субтитрларны кабызуны белмәгәннәре өчен язмаларны YouTube видео-файллар саклагычында TED татарча кертеп табып була.[25][26][27][28][29]

Соңгы арада http://giylem.tatar/ такымы шулай ук TED ED проектының кайбер видеоязмаларын татарчалаштыра башлады.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Hefferman, Virginia. Confessions of a TED addict, The New York Times (January 23, 2009). 20 декабрь 2014 тикшерелде. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «addict» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. TED Talks. PeAndMe.com. December 20, 2014 тикшерелгән.
  3. "What's the big idea?"
  4. TED Talks. Mashable.com. әлеге чыганактан 2014-12-13 архивланды. December 20, 2014 тикшерелгән.
  5. TED’s next chapter is Vancouver’s. The Globe and Mail (March 2014). December 20, 2014 тикшерелгән.
  6. TED’s next chapter is Vancouver’s. Huffington Post (April 2, 2013). December 20, 2014 тикшерелгән.
  7. The next chapter: TED headed to Vancouver in 2014, TEDActive hitting the slopes of Whistler. TED Blog (February 4, 2013). February 5, 2013 тикшерелгән.
  8. "Here's Why TED and TEDx are Appealing".
  9. «TED-Ed». http://www.uwgearup.org. 2016 елның 2 гыйнвар көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-01-02, retrieved 2015-08-09 
  10. Speakers. TED: Ideas Worth Spreading. TED Conferences, LLC. February 6, 2009 тикшерелгән.
  11. Chris Anderson is the curator of TED. DumboFeather.com (2011). December 20, 2014 тикшерелгән.
  12. How TED Works. 18 May 2015 тикшерелгән.
  13. Technology, Entertainment and Design (TED): A case study on how complimentary on- and off-line approaches can build community and cultivate platformsfor innovation and creativity. American University. 18 May 2015 тикшерелгән.
  14. Who we are — Our organization — About — TED. June 19, 2015 тикшерелгән.
  15. "TEDTalks usage policy".
  16. TED Talks List, TED. 1 февраль 2015 тикшерелде.
  17. "TED profile".
  18. "TED reaches its billionth video view!"
  19. DOI:10.1002/asi.22764
    Сез өзекне кулдан яисә бот ядәмендә куя аласыз.
  20. TED Open Translation Project. February 12, 2015 тикшерелгән.
  21. "Jimmy Wales: The birth of Wikipedia".
  22. "OTP 2014 Annual Report" TED.com, retrieved 22 May 2015.
  23. "Amara.org TED Team stats" 2015 елның 22 ноябрь көнендә архивланган. Amara.org, retrieved 22 May 2015.
  24. (рус.) Рашат Якупов: «Нет, татарский язык отнюдь не «кухонный» и не «колхозный», Бизнес-Онланй, 27.07.2014
  25. Дерек Сиверс: Сәерме, юкмы? (TED татарча)
  26. Лаура Трайс: Рәхмәт әйтергә онытма (TED татарча)
  27. Мэт Катс: 30 көн эчендә яңа гадәт кертү (TED татарча)
  28. Джок Черч: Зирәклек түгәрәге
  29. Шимпәй Такахаши: креативлыкны үстерү уены