Рус телле радиолар
(Rus radioları битеннән юнәлтелде)
Бу мәгълүмати исемлектә рус телендә тапшырулар алып баручы радиостанцияләр турында мәкаләләр тупланыла.
Бу исемлек чикләрендә радио термины булсын гади радиодулкыннары һәм/яки интернет аша тапшыручы оешмаларны билгели.[1]
Үз тапшыруларны бары тик яки зур өлештә русча алып барган радиолар
үзгәртүМәгълүмати радиолар
үзгәртү- Радио Свобода — Азат Европа радиосы/Азатлык радиосының рус хезмәте.
- «Татарстан» радиосы — Россия-1 телеканалының Татарстан Республикасындагы бүлегенең җирле һәм региональ радио хезмәте, рус һәм татар телләрендә якынча тигез дәрәҗәдә чыга.
- Төркия авазы — Русча — Төркия авазының рус хезмәте.
- Эхо Москвы — үзәге Мәскәүдә, Россия Федерациясе өлкәләрнең җирле редакцияләре әзерләгән яңалыклар һәм программалар өчен вакыт каралган.
- BBC Русча — BBC Бөтендөнья хезмәтенең (ингл. BBC World Service) рус телле бүлеге.
Мәгълүмати-күңел ачу радиолары
үзгәртү- Raadio 4 ( Эстониянең дәүләтенә караган рус-телле радио) — эстон, поляк, беларус, украин, татар һәм чуаш телләрендә тапшырулар да чыга.
Тематик каналлар
үзгәртү- Jesus Coming FM Russian — Һиндстан'ның халыкара шәхси христиан интернет-радиостанциясенең рус каналы.
Үз тапшыруларны өлешчә русча алып барган радиолар
үзгәртүБу тапшыруларының 50% тан азрагын рус телендә ясаган радиостанцияләр исемлеге.
- Болгар радиосы (элекке Яңа гасыр радиосы) — 5% вакыты рус телендәге тапшыруларга багышланган.
- Чуашстан милли радиосы — Чуашстан республикасы хөкүмәтенә караган Чуашстан милли телерадиокомпаниясенең радио хезмәте, чуаш, рус һәм татар телләрендә чыга.