Роскосмос

(Roskosmos битеннән юнәлтелде)

Роскосмос яки Галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе «Роскосмос» (рус. Государственная корпорация по космической деятельности «Роскосмос») — Россиянең галәми программалары өчен җаваплы дәүләт корпорациясе.

Роскосмос
Тармак Россия галәми тармагы[d]
Нигезләнү датасы 25 февраль 1992
Логотип
Сурәт
Рәсми исем Государственная корпорация по космической деятельности «Роскосмос»[1]
Кыскача исем Роскосмос
Менеджер/директор Остапенко, Олег Николаевич[d]
Дәүләт  Россия
Әгъзалык Галәми агентлыкларара космик чүп мәсьәләләрендә координация комитеты[d][2] һәм Халыкара галәми мәгълүмат тапшыру системалары консультатив комитеты[d]
Оештыру-хокук формасы дәүләт корпорациясе[d]
Гомүми бурыч 35 000 000 000
Үз сәрмаясы 186 500 000 000 ₽[3]
Гомуми керем 26 999 900 000 ₽[4]
Саф керем 4 191 000 000[5]
Операцион керем 2016 ₽[6]
Моның хуҗасы Старсем[d], Роскосмос геопорталы[d], Академик Н. А. Пилюгин исемендәге автоматика һәм прибор төзелеше фәнни-җитештерү үзәге[d], Роскосмос телестудиясе[d] һәм Энергомаш ФҖБ[d]
Штаб-фатирының урнашуы Йолдыз шәһәрчеге[d], Мәскәү өлкәсе, Россия
Мещанский районы[d]
Мәскәү, Россия
Роскосмос, Мәскәү, Россия
Илкүләм галәми үзәк[d], Мәскәү, Россия
Хезмәткәрләр саны 175 000[7]
Әүвәлгесе Росавиакосмос[d]
Алыштырган ССРБ гомуми машиналар төзү министрлыгы[d] һәм ССРБ галәми программасы[d]
Рәсми веб-сайт roscosmos.ru(рус.)(ингл.)
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 201 646
 Роскосмос Викиҗыентыкта

2015 елның 28 декабрендә Россия Федераль галәми агентлыгы нигезендә үзгәртеп корылган.

Роскосмос идарәсе Мәскәүдә, ә Галәми очышлар белән идарә итү үзәге Королев шәһәрендә урнашкан. Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге Мәскәү өлкәсенең Йолдыз шәһәрчегендә урнашкан.

Галәми аппаратларны җибәрү җайланмалары Байкоңгыр галәм аланында, Плесецк галәм аланында (пилотсыз очышлар өчен) һәм төзелә торган Көнчыгыш галәм аланында урнашалар.

Тарих үзгәртү

1992 елның 25 февралендә Россиянең галәми агентлыгы булдырыла.

1999 елда Россиянең галәми агентлыгыннан Россиянең һава-галәми агентлыгы яңадан корыла.

2004 елда Россиянең һава-галәми агентлыгыннан Роскосмос Федераль галәми агентлыгы төзелә.

2015 елда Роскосмос Федераль галәми агентлыгыннан Роскосмос галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе корыла.

Бурычлар үзгәртү

Астрофизика үзгәртү

  • «Спектр-Р (Радиоастрон)» — астрофизик тикшеренүләр өчен җибәрелгән радиотелескоп (2011 елдан)
  • «Спектр-РГ» — халыкара орбиталь астрофизик күзәтүханә, Галәмне гамма һәм рөнтген диапазонында тикшерәчәк (2017 елда)
  • «Нуклон» — галәми нурларны тикшерүче җайланма, 2014 елдан «Ресурс-П» № 2 иярченендә урнаштырылган

Пилотлы галәми аппаратлар үзгәртү

Ракета ташучылар үзгәртү

  • «Протон-М» — авыр ракета ташучы, 2001 елдан
  • «Ангара» — модуль төрендәге ракета ташучылар гаиләсе, 2014 елдан
  • «Союз-ФГ» — Р-7 гаиләсеннән ракета ташучы, 2001 елда — беренче очыш, төп максат — «Союз-ТМА» галәми корабын Халыкара галәми станциягә җибәрү
  • «Союз-2.1в» — җиңел ракета ташучы, 2013 елдан

Планеталар тикшерү үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү