Плесецк (космодром)

Плесе́цк космодромы (1-нче дәүләт сынау космодромы) — Русия космодромы. Архангельскидан 180 км төньяктарак, Төньяк тимер тимер юлының Плесецкая тимер юл стансасы тирәсендә урнашкан. Космодромның гомуми мәйданы 176 200 гектар тәшкил итә.

1-нче дәүләт сынау космодромы
Great emblem of the Plesetsk Cosmodrome.svg
Тип

Һава-космик саклану гаскәрләре

Аерымлык билгеләре

Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Плесецк
Урынлашу

РусияFlag of Russia.svg РусияАрхангельск өлкәсе, Мирный

Нигезләнгән

15 июль 1957

Плесецк (Русия)
Red pog.png
Плесецк
Commons-logo.svg [[:Commons:Category:Commons-logo.svg Plesetsk Cosmodrome Викиҗыентыкта|Викиҗыентыкта]] төркем

Административ һәм торак үзәге Мирный шәһәрендә урнашкан. Космодром территориясе административ ягыннан Мирный шәһәр округына карый.

ТарихҮзгәртү

 
2016
 
2015

Плесецк космодромы Салкын сугыш дәвамында 1957 елда яшерен «Ангара» объекты буларак нигезләнгән. Төп максаты:   ССРБ территориясеннән җибәрелгән кыйтгаара ракеталарының   АКШка ирешә алу мөмкинлеген булдыру. 1964 елның азагына кадәр ракеталарның 4 төре өчен 15 җибәрү җайланмасы төзелде һәм хәрби кизүлеккә (ягъни дежурлыкка) куелды.

Беренче космик җибәрү 1966 елда башкарылган.

1970-1990-елларда космик җибәрүләр саны буенча Плесецк дөньяви беренчелекне саклап калган — 1957—1993 еллар эчендә биредән 1372 җибәрү башкарылган (Байкоңгыр космодромыннан - 917)

Махсус техниканы үзләштерү вә илнең саклану сәләтен ныгыту эшендә зур казанышлар өчен космодром Кызыл Байрак ордены (22 март 1968) һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (18 гыйнвар 1977) белән бүләкләнгән.

ИнфраструктураҮзгәртү

  • 6 старт комплексы
  • 8 монтаҗ вә сынау комплексы
  • 2 тәэмин итү вә нейтрализацияләү комплексы
  • электр тапшыру линияләре — 135 км
  • җылы белән тәэмин итү торба үткәргечләре — 95 км
  • тимер юллар — 125 км[1]

«Плесецк» космодромының тимер юллары — идарәчелекләргә караган тимер юлларының иң зурысынннан берсе. Мирный шәһәрендә урнашкан стансасыннан көн саен пассажир поездлары кузгалып китәләр. Гадәттә, бу поездларның пассажирлары — хезмәт урынына үтүче офицерлар.

Шулай ук карагызҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү