Риф Хәйретдинов

(Rif Xäyretdinov битеннән юнәлтелде)

Хәйретдинов Риф Галәветдин улы — галим, тарих фәннәре докторы.

Риф Хәйретдинов
Туган телдә исем Хәйретдинов Риф Галәветдин улы
Туган 25 гыйнвар 1935(1935-01-25)
Балтач районы, Кенәбаш авылы
Үлгән 19 гыйнвар 2007(2007-01-19) (71 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре тарихчы-галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

1935 елның 25 гыйнварында Кенәбаш авылында туган. 1950 елда Кенә җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Арча педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач 1954 елда Яңа Салавыч авылына башлангыч мәктәп укытучысы итеп җибәрелә, бер үк вакытта мәктәпнең мөдире була. Бер елдан ул туганнары яши торган Магнитогорски шәһәренә китә һәм калибровка заводында эшли. Шушыннан Совет Армиясе сафларына алына, 1955-1958 елларда хәрби хезмәттә була, полк мәктәбен тәмамлап, взвод командиры урынбасары булып хезмәт итә.

Армия сафлары белән хушлашкач Р.Хәйретдинов кабат Магнитогорски шәһәренә кайта, 41-нче мәктәптә укыта. 1959 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, университетны тәмамлагач шунда ук аспирантурада кала. 1963 елда диссертация яклап тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. 1960-1980 елларда — үзе укыган факультетта ассистент, өлкән укытучы, доцент.

1979 елда Р.Хәйретдинов Ленинград шәһәрендә докторлык диссертациясе яклый һәм Казан төзүче-инженерлар институтына кафедра мөдире итеп билгеләнә.

1986 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетында Татарстан тарихы кафедрасы ачыла һәм тарих фәннәре докторы Р.Хәйретдинов шушы кафедраның мөдире итеп билгеләнә. Хәзер дә галим әлеге кафедраны җитәкли. Бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университеты каршындагы гуманитар фәннәр укытучыларының белемен күтәрү институтының Казан филиалы җитәкчесе.

Р.Хәйретдинов зур фәнни эш алып бара. Ул 200дән артык фәнни хезмәт авторы, биш китабы дөнья күрде. Фәнни хезмәтләре Казан, Мәскәү, Киев, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендә басылды. Галимнең хезмәтләре татарлар арасында милли-сәяси хәрәкәт, Татарстан дәүләте төзелеше, татар мәдәнияте тарихы, татарларның шәрык халыклары белән элемтәләре һәм башка актуаль темаларга багышланган.

Р.Хәйретдинов яшь галимнәр тәрбияләүгә һәм үстерүгә зур игътибар бирә. Аның җитәкчелегендә 15 фән кандидаты, 3 фән докторы хәзерләнде.

Фәнни-педагогик эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен 1991 елда Р.Г.Хәйретдиновка Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде. Россия фәнни стипендиясе стипендиаты була.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү