Рауза Кастрова
Рауза Әхмәт кызы Кастрова (1911 елның 13 сентябре, Касыйм — 2012 елның 3 августы, Мәскәү) — Мәскәү татарларының күренекле вәкиле, мемуарчы, Мәскәү җәмигъ мәчетенә нигез салган Салих Ерзин оныгы.
Рауза Әхмәт кызы Кастрова | |
---|---|
Туган | 13 сентябрь 1911 Касыйм, Россия |
Үлгән | 3 август 2012 (100 яшь) Мәскәү, Россия |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Россия |
Ул 1911 елның сентябрендә Касыйм шәһәрендә хан мәйданында туа. Әбисе данлыклы Шакуловлар, әтисе Кастровлар нәселеннән. Әнисенең әтисе Салих Ерзин — Тамбов губернасы Әҗе авылы татары, көтүчедән миллионер булган кеше. 1904 елда дүрт капчык алтын биреп, ул Мәскәү җәмигъ мәчетен төзетә.
10 яшьлек чакта Мәскәүгә күчеп киткәннән соң Рауза Кастрова Кече татар урамында яши, Мәскәү җәмигъ мәчетенә йөргән, мәчет каршындагы мәктәптә Муса Бигиев дәресләрен тыңлаган. Мәскәүдә ул мәшһүр татар зыялылары Муса Җәлил,Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Ерикәй белән аралашып яшәгән булган. Аның 100нче туган көне тантаналы төстә Асадуллаев йортында 2011 елда үткәрелә.
Рауза Кастрова 2012 елның 3 августында Мәскәү каласында вафат була.
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Дмитрий Опарин Рауза Кастрова 2014 елның 17 август көнендә архивланган.
- Гульназ Бадретдин Рауза Кастрова: Эта мечеть ему всегда мешала
- Сафаров М. А. Памяти Раузы Ахмедовны Кастровой (1911-2012) 2020 елның 8 август көнендә архивланган.
- Иң өлкән Мәскәү татары Рауза Кастрова вафат
- Ушла из жизни старейшая представительница татарской общины Москвы Рауза Кастрова (рус.)
- Марат Сәфәров: Рауза Кастрова турында ликсә