Кара пулат

(Qara pulat битеннән юнәлтелде)

Кара пулатБолгардагы 14 нче гасыр урталарында төзелгән бина­ла. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җир­гә сеңгән. Аның як-ягында кечке­нә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк диварында өстәмә тәрәзә­ләр уелган. Өченче катта һәм си­гез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында бе­рәр тәрәзәсе бар.

Кара пулат

Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны бул­ган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хө­кем ителгән кешеләрне ябып тот­каннар.

Риваять үзгәртү

Кара пулат турында бер борынгы татар риваяте бар.

1396 елларда Сәмәрканд әмире Аксак Тимер гаскәрләре Шәһри Болгар яулап алынган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Аларның берсе хан кызы була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый…

Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап- ак кимнән хан кызы пәйда була.[1]

Кара пулат турында риваятькә багышланган «Кара пулат» операсы 2015 елда Тинчурин театрында сәхнәштерелә (либретто — Ренат Харис, музыка - Эльмир Низамов).[2]

Чыганаклар үзгәртү

  1. http://tinchurinteatr.ru/?p=3524
  2. http://www.azatliq.org/content/article/26791745.html